Логотип Идель
Мәдәният

Ачасырда – Каюм нигезе

Татарстанда Каюм Насыйрига нисбәтле кызыклы тарихи урыннар күп түгел. Шулай да Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында урнашкан Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография комплексы мәгърифәтче чорын сурәтли торган үзенчәлекле тарихи урын булып санала.

Татарстанда Каюм Насыйрига нисбәтле кызыклы тарихи урыннар күп түгел. Шулай да Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында урнашкан Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография комплексы мәгърифәтче чорын сурәтли торган үзенчәлекле тарихи урын булып санала. XIX гасыр ахыры, XX йөз башында яшәгән урта хәлле җир кешесе тормышын гәүдәләндергән әлеге музей чып-чып татар тормышын күрсәтә.

 

Насыйри туган нигездән

Әлеге йорт Олы Ачасырдан җиде чакрым ераклыкта урнашкан Кече Шырдан авылыннан, Каюм Насыйриның туган нигезеннән күчереп салынган.

– Аны авылыбызның мөхтәрәм кешесе Габделгани абзый сугыштан кайткач, башка чыгар өчен сатып ала һәм Ачасыр авылына күчереп сала, – ди комплексның директоры Рәзинә Гатиатуллина. – Музеебызда 1945 елда әлеге йортның сүтелгәнче төшерелгән фотосурәте дә бар. Шушы рәсемнән йортның бер җире үзгәртелмәгәнен күрергә, расларга мөмкин. Габделгани бабай әйтеп калдырганча, йортның иске нигез агачларының дүртесе алыштырылган, ә калганнары беренче халәтендәгечә сакланган.

Авылның гына түгел, бөтен республиканың горурлыгы саналган тарихи комплекста Насыйри чорына караган архитектура корылмалары, көнкүреш җиһазлары тупланган. Җиләк-җимеш бакчасы, мунча да бар. Шуңа күрә, болар барысы бергә Каюм Насыйри музее дип кенә түгел, ә бөек мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография комплексы дип атала да инде.

Комплексны булдыруда Олы Ачасырда туып үскән, хәзерге көндә Татарстан Милли музеенда өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләүче Рәмзия Әсрар кызы Абзалина тырышлык күрсәткән.

Музей 1997 елның 1 мартында ачыла. Йорт үзе үк хасиятле, ул шул чорда яшәгән татар авылы кешесенең өен тасвирлый. Хәзер инде сирәк өйләрдә генә сакланып калган зур миче дә бар. Йорт үзе ике өлештән тора: беренче як – ак як, анда ирләр ягына керү юлы, зал, аш почмагы урнашкан. Икенче як – хатын-кызлар ягы – хатын кызлар бүлмәсеннән һәм госел почмагыннан тора.

 

Үзе ясаган булуы да ихтимал

Иң истәлекле, кыйммәтле экспонатлар: секретарь-шкаф, диван-кәнәфи һәм сәке йорт белән бергә килгән. Музей хезмәткәрләре фикеренчә, әлеге җиһазларны Каюм Насыйри үзе ясаган булуы да ихтимал, чөнки галимнең кулына балта, чүкеч тотып эшләргә яратканын без яхшы беләбез. Моннан тыш, тарих белән очрашырга килгәннәр Насыйриның русча-татарча сүзлеге һәм башка фәнни хезмәтләре белән дә якыннан таныша ала. Йортта кулон рәвешендәге кечкенә Коръән дә бирегә килгән теләсә кайсы туристның игътибарын җәлеп итә торгандыр.

Шунысы кызыклы: музейга күбрәк Русиянең төрле шәһәрләреннән, хәтта чит илләрдән дә киләләр. Ни хикмәт, Яшел Үзәне районы яки Татарстанның үзеннән музей белән кызыксынучылар сирәк икән...

 

Һәркемгә ачык бербөтен дөнья

Олы Ачасырда тугыз еллык мәктәп гамәлдә. Анда укучы балалар өчен музей хезмәткәрләре төрле осталык дәресләре еш оештыра. Алар үзләре дә музей – ул мәдәни кыйммәтләрне саклау урыны гына түгел, бәлки үз халкын, аның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яраткан һәркемгә ачык бербөтен дөнья, дип раслый.

– Төрле яшьтәге аудитория өчен кызыклы программалар булдырдык: «Әбием сандыгы», «Мич янында кунакта», «Сөлге – күңелем көзгесе», «Дару үләннәре иленә сәяхәт», «Сабан туе», «Нәүрүз» кебек интерактив чаралар үткәрәбез. Туристлар, килгән кунаклар аларда бик теләп катнаша. Әйтик, почмак якта (бездә аш бүлмәсен шулай диләр) үткәрелә торган «Мич янында кунакта» дигән туристлар үзләре алдан ягылган мич янында татар халык киемнәрен киеп, төрле эшләр башкарып карый. Мичтә кызарып пешкән бәрәңге белән сыйлану, күмер үтүге һәм бәләк белән кер үтүкләп карау, кәбестә төю, киледә кипкән алма төеп карау дисеңме – кыскасы, татар халкы мич янында үти торган барлык эшләрне үз куллары белән башкарып карый. Туристларга да бу шөгыльләр бик ошый, аеруча чит ил кунаклары чын авыл тормышы белән кызыксына. Музеебызның һәр өлешендә алып барыла торган интерактив чаралар барысы да татар милләтенең гореф-гадәтләрен, көнкүрешен пропагандалауга багышланган бит. Шулай ук, тагын бер уңышыбыз – Каюм Насыйри хезмәтләренә таянып, аның эшчәнлеген дәвам итү.

Галимнең 1892 елда басылып чыккан «Чәчәкләр һәм үләннәр» хезмәтенә таянып, дару үләннәре, чәчәкләр җыеп өйрәнү һәм аны туристларга тәкъдим итү буенча беренчеләрдән булып күп эшләр башкардык. Төрле чараларда үзебез җыйган үләннәрдән ясалган чәйләрне тәкъдим итәбез, – ди Рәзинә Гатиатуллина.

 

Кияү келәте, файдалы үләннәр...

«Илаһи, ният кылдым гыйлем үгрәнмәккә, белмәгәнемне белмәк өчен, вә шәригатьне тергезмәк өчен, вә дин исламны бакый кылмак өчен». Каюм Насыйри нинди дә булса эшкә тотыныр алдыннан, менә шушы сүзләрне кабатлый торган булган.

Ишек алдында архитектура корылмалары: кияү келәте, зур базы булган ачык сарай, остаханә, җылы абзар урнашкан. Мондагы экспонатлар да – Насыйри чорының шаһитлары. Бакча артында ак мунча бар. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр бакчасы аша ак мунчага юл сузылган.

Каюм Насыйри, якташлары белдергәнчә, төгәллекне яраткан, тотынган эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкарган. Һәр эшен ният кылудан башлый торган була. «Мин күп хезмәтләремне башлап кына куям, төгәлләргә өлгерә алмыйм. Ләкин миннән соң килгән буын хезмәтләремне дәвам итәр һәм татар халкын халыкара мәйданга алып чыгар», – дип әйткән ул.

Каюм Насыйриның ерак бабасы Бәйрәш карт казып калдырган Бәйрәш чишмәсеннән авыл халкы әле хәзер дә файдалана. Казаннан туган авылына кунакка кайткан чакларда, мәгърифәтче тирә-юньдәге авылларга йөргән. Этнографик материаллар туплаган. Бу хезмәтләре китап булып нәшер ителгән.

Әле бүгенге көндә дә Насыйри язып калдырган рецепт буенча кабак боткасы пешерәләр, токмач басып аш пешерәләр. Ул язып калдырган итле ризыкларны Ачасырның уңган ханымнары яратып әзерли.

Каюм Насыйриның «Иршад әл-Әтбиха» хезмәтендә татар милли ашлары рецептлары урын алган. Укучыларыбызга әлеге китаптан галим язып калдырган мич пылавы пешерү тәртибен тәкъдим итәбез.


Мич пылавы

Җиңел ысулы ошбудыр: һәрбер матдәсенең чамасы җәмәгатеңә күрә кирәктер, әмма һәрбер пылауга яхшы сарык ите килешәдер. Беркадәр яхшы сарык ите ал, әмма симез булмасын. Бәлешкә тураган кебек итеп тура, мичтә аш пешерә торган бакыр савытыңа сал. Башта савытыңны майла, пылавың ябышмасын. Аннары ике баш суган тура, ит өстенә җәеп сал. Борыч сип, ак борыч булса, тагы да яхшырак. Чамаң белән җитәрлек итеп тоз сал, ярты лимон турап сал, унбиш данә хөрмә сал, сөягеннән аерып, яки сөяге белән булса да ярар. Бераз гадәтчә кишер тура, аз гына ваниль сал, болар өстенә су белән юмаенча ике кадак коры дөге сал, әмма дөгең бик саф булсын, бер дә дөгеңдә он әсәре булмасын. Ярты кадак сары май сал, аннан соң самавырдан чаш кайнап торган суны җибәр, ләкин самавыр  борыныннан суны кашык аркылы җибәр, дөгене казып вә чокыр итеп калдырмасын. Савытыңның капкачын яп, мичнең уртасына куй, утка якын булмасын. Бер сәгатьтән пылавың әзер булыр, алып аша. Әгәр чирәк кебек булса, кайнар су җибәр, бераз торсын.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев