Агач остасы – милли гадәт сакчысы
Электән килгән туй йолалары татарларда бүген дә саклана. Әби-бабаларыбыз әле дә традицияләребезне оныттырмыйча, гаилә корырга җыенган яшьләрне монысы болай булырга тиеш, тегесе – тегеләй, дип өйрәтеп тора.
Электән килгән туй йолалары татарларда бүген дә саклана. Әби-бабаларыбыз әле дә традицияләребезне оныттырмыйча, гаилә корырга җыенган яшьләрне монысы болай булырга тиеш, тегесе – тегеләй, дип өйрәтеп тора. Бирнә җыю, аны сандыкка туплауга берара кул селтәп карый башлаганнар иде. Кирәк-яракларыңны чемоданга тутырдың – чыктың-киттең, имеш. Бүген исә бирнә хәстәрләү, моның өчен махсус сандык сатып алу янә актуальләшә. Агач остасы Җәлил Вилданов та бу традицияне кире кайтару мөһимлеген ассызыклый. Аның төрле интерьерга туры килә торган, заманча итеп агачтан бизәкләр уеп эшләнгән сандыклары инде күп кенә өйләрнең төп бизәге.
Сандыксыз туй – туймыни?
«Сандык темасы – татарда элек-электән килгән һәм ул яшәргә тиеш. Туй сандыксыз берничек тә була алмый», – ди Җәлил Вилданов. Кияү кәләшне өйдән бирнә сандыгы белән алып китүе татар халкында булган матур гореф-гадәтләрнең берсе.
– Безнең яшьлектә кияүгә чыккан кызның сандыгы булмаса, аны күршедән булса да алып торалар иде. Чөнки бу элек-электән туй программасына кергән. Сандык сатып алу, кәләшнең дус кызлары бирнәне саклап торулары – бу безнең гореф-гадәт, матур күренеш, – дип саный оста.
Сандык кирәкми дип, кирәк-яракларны сумкага гына төяп чыгып китүләрне исә, Җәлил әфәнде татарлыгыбызга аяк чалу дип атый. Хәзерге яшьләр бу гореф-гадәтне онытса, аларның балалары бирнә сандыгының ни икәнен дә белмәячәк. Шуңа күрә бирнә сандыкларына яңадан кызыксыну уятырга тырыша ул. Туй салоннары белән эшли, үз эшләнмәләре белән буклетлар тарата. Акрынлап ихтыяҗ арта бара, традицияләр яңартыла, ди агач остасы.
Агач эшеннән башкасын белми
Җәлил Вилданов тумышы белән Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылыннан. Алар – дүрт бертуган малай үсә, барысы да рәсем сәнгатенә оста. Матурлыкны тоемлау сәләте һәркайсының тормышында кирәге чыккан. Язмабыз герое эшендә дә рәсем ясый белүдән башка һич булмый. Эшкә тотынганда пропорцияләрне чамаларга, орнамент ясаганда бизәкләрне күз алдына китерергә, аны агачка төшерергә кирәк. Гомумән, агач эше белән ул мәктәп елларында кызыксына башлаган. Күрше-тирәдәгеләргә вак-төяк корып, бу эшнең күңеленә якын булуын аңлаган. Ә Иске Казан әйләнәсен – андагы бизәкле капкаларны, тәрәзә өлгеләрен күреп кайтканнан соң, үзенең дә шундыйга өйрәнү теләге уянган. Армиядән соң Себергә юл тота ул, аннары һөнәр училищесында рәссам-агач кисү остасы эшен үзләштерә. Шуннан бирле – инде утыз елдан артык гел агач эшендә ул, башкасын белми дә. Сигез-тугыз ел элек Биектау районы Коркачык авылына күченеп китеп, иске кибет бинасын сатып алган – өе дә, остаханәсе дә шунда бүген.
Төрле йорт җиһазлары, бирнә сандыклары, кечкенәрәк сандыкчыклар, шкатулкалар, сәгатьләр, төрле-кирәк-яраклар – барысын да булдыра Җәлил оста. Берничә ел элек музыка уен кораллары да ясый башлаган. Һәрдаим үз осталыгын, күнекмәләрен үстерергә тырыша, төрле күргәзмәләрдә еш катнаша. Үзенә ярдәмгә улы Фәнил дә үсеп җиткән. Хәзер бу эштә бергәләп кайныйлар.
Кул эше күренеп торырга тиеш!
Кул эшенең үз энергетикасы бар. Агач эшләнмәләренең бигрәк тә. Бу бит тере организм – аңа кул җылысы да өстәлсә, күз явын алырлык кирәк-яраклар барлыкка килә. Җәлил Вилдановның остаханәсенә килеп керәсең дә аерым бер дөньяга эләгәсең. Бернинди ясалмалык юк. Эш мохите хөкем сөрә – агач исе, ярым әзер һәм әзер агач эшләнмәләр...
Останың агач белән эш итү алымнары вакыт узу белән үзгәреш кичерә. Беренче вакытларда Җәлил ага бар эшләнмәләрен идеаль итеп, бер генә кытыршылыгын да калдырмыйча, ялтыратып бетерергә тырышкан. Шул дәрәҗәгә барып җиткән ки, кешеләр кулдан эшләнгәнне машина эше белән бутый башлаган. Агач икәнен аңламыйча, гипс яки пластик дип уйлаучылар да булган. Хәзер оста болай булырга тиеш түгел икәнен аңлый. Кул эше күренеп торырга, табигыйлык сакланырга тиеш, ди ул. Һәм инде төп игътибарны да шуңа бирә башлаган, кешеләр арасында да нәкъ шундыйга ихтыяҗ зуррак.
Оста тормышында барысы да шома гына бармый, билгеле. Эш өчен кыйммәтле станокларга кредитлар алып, заказлары булмыйча, авыр хәлгә калган вакытлары да булган. Хәзер дә кул эшен сатып алу һәркемне кесәсенә ярашлы түгел – заказлары йә бар, йә юк. Шулай да, булганына шөкер итеп яши ул.
Җәлил Вилданов остаханәсеннән безнең репортаж:
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев