Җанлы тавыш - менә дигән драйв!
Җыр – җаныбызны сафландыра, өметләрне ныгыта, рухи көчебезне баета торган илаһи бер көч. Аның асыл максаты да адәм балалары- ның күңелен, фикер һәм кичерешләрен чагылдыру. Шуңа күрәме, без матур тавышлы җырчыларга сокланабыз, яратабыз. Журналның бүгенге герое – Татарстанның атказанган артисты Айрат Ганиев. Яшь җырчының татар сәнгате мәйданында үз урыны, үз фикере бар.
Җыр – җаныбызны сафландыра, өметләрне ныгыта, рухи көчебезне баета торган илаһи бер көч. Аның асыл максаты да адәм балаларының күңелен, фикер һәм кичерешләрен чагылдыру. Шуңа күрәме, без матур тавышлы җырчыларга сокланабыз, яратабыз. Журналның бүгенге герое – Татарстанның атказанган артисты Айрат Ганиев. Яшь җырчының татар сәнгате мәйданында үз урыны, үз фикере бар.
Кечкенә чактан ук жырчы булырга хыялландым. Ижат юлым 7 яшьтән музыка мәктәбеннән башланды. Анда ун ел укып, скрипка һәм вокал классын тәмамладым. Минем өчен иң күңелле һәм дулкынландыргыч еллар: төрле бәйге һәм фестивальләрдә катнаша башладым. Үзем кебек сәнгатькә тартылган яшьтәшләрем белән аралашу, тәҗрибә туплау чоры иде бу. Вокал укытучым Гөлфия Карманованы хәзер дә хөрмәт белән искә алам. Унберенче сыйныфтан соң, ике дә уйламыйча, Казан музыка көллиятенә укырга кердем. Хәтта берьюлы ике факультетка – хор дирижеры һәм вокалга, чөнки үз тормышымны профессиональ музыка бәйләү теләгем көчле иде. Остазым Людмила Церковникова вокал серләрен өйрәтте. Казан консерваториясендә дә аңарда белем алдым. Шәкертлек елларында җәмәгать эшләрендә, республиканың иҗади тормышында актив катнаштым, көллиятнең студентлар советы рәисе, Татарстан студентлар лигасы төбәкара яшьләр оешмасының президиум әгъзасы булдым.
Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә 2014 елда «Музыкаль театр актеры» факультеты ачылды. Укуымны шунда дәвам иттем. 2014 елдан алып, бүгенгәчә мин – Казан консерваториясенең опера студиясе солисты. 2018 елда «Музыкаль театр актеры» факультетын беренче тәмамлаучылардан
булдым. Консерваториядә безгә көчле педагоглар белем бирде. Нәфис сүз жанрына да гашыйкмын. Чөнки сәхнә телен безгә данлыклы диктор Лия Заһидуллина укытты.
Казанда, гомумән Татарстанда яшьләргә иҗат итү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Үзем дә зур планнар корып яшәргә, иҗат итәргә тырышам. Әле мөмкинлекләрем, потенциалым бар, дип саныйм. Казанда туып үскәнгәдер, шәһәремне яратам. Казан, гомумән, иҗат өчен бик уңайлы кала. Биредә күпләр үзләрен бик җайлы, рәхәт хис итә. Шулай да Мәскәүгә яки башка зур шәһәрләргә чыгыш ясарга чакырсалар, рәхәтләнеп ул проектларда да катнашыр идем. Киңрәк массаларга да чыгып җырларга каршы түгелмен, чөнки татар әсәрләре шундый көчле, аларны теләсә кайсы зур сәхнәләрдә башкарырга мөмкин. Милли
татар колоритын бик тә күрсәтәсем килә.
Җырчы төрле аудиторияләргә чыгыш ясаган саен камилләшә бара. Шәхсән үзем ниндидер республикакүләм проектларда катнашуыма сөенәм. Узган ел җырчылар өчен шактый катлаулы булды. Шулай да чаралар оештырылды. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында
Казан дәүләт консерваториясенең 75 еллыгына багышланган зур концертында чыгыш ясадым. Әлеге зур тантана Илбашы Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Идел Болгарында Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан Болгарда узган концертта да дулкынландыргыч мизгелләр кичердем. Казан консерваториясендә Җәүдәт Фәйзинең “Хуҗа Насретдин” һәм Гаэттано Доницеттиның “Рита” спектакльләрен сәхнәләштердек. “Хуҗа”да Хаммат партиясен, “Рита” да Беппе образын башкардым. Ике сәхнә әсәребез дә Мәскәүдә илкүләм «Видеть музыку» театр фестивалендә тәкъдим ителде. Тормышымда шатлыклы мизгелләрнең берсе
– Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелү булгандыр.
Башка һөнәр ияләрен кимсетәсем килми, әмма җырчы – үзенчәлекле, аерымрак һөнәр. Һәр җырчының үз юлы, бер-берсен берничек тә кабатламыйлар. “Капшана-капшана”, бәрелә- сугыла дигәндәй, тәҗрибә туплыйбыз. Әмма ишетелми калырга, үз сәләтеңне танытып өлгермәскә дә бик мөмкин. Җырчы никадәр
талантлы булса да, аны тамашачы бәяләргә тиеш.
Опера студиясендә репертуар сәясәтенә игътибар зур. Татар композиторлары әсәрләре, романслар, опералар башкарабыз. Нәҗип Җиһановның “Алтынчәч”, “Түләк”, Салих Сәйдәшевнең “Наемщик», Җәүдәт Фәйзинең “Хуҗа Насретдин”, “Башмагым” әсәрләрен төрле шәһәрләрдә күрсәттек. Болар – безнең тарих, мәдәниятебез. Максат – музыкаль мирасыбызны мөмкин кадәр киң аудиториягә ишеттерү. Опера студиясенең сәнгать җитәкчесе Әлфия Җаппарова әлеге җәһәттән зур көч куя. Татар музыкасы бай, ул матур төсмерләре, затлы яңгыраш, истә кала торган гармониясе, үзенчәлекле моңы белән аерылып тора.
Үземә оперетта, музыкаль комедия жанрларында җырлау кызыклырак. Моннан тыш, концерт репертуарымны да җентекләп туплыйм. Совет чоры җырлары
шулай ук рухыма хуш килә. Рөстәм Яхин, бүгенге композиторларның әсәрләрен яратып башкарам.
Җанлы тавыш белән җырлау – иң үтемлесе. Сәхнәдә фонограммасыз җырлауның рәхәтен тою – үзе бер сәнгать. Уен коралында музыкант уйный, ә син рәхәтләнеп тамашачының күзенә карап җырлыйсың. Моннан да ләззәтлерәк сәхнә мизгеле юктыр. Оркестр булса, тагын да шәбрәк. Драйв! Бу мизгелләрдәге хисне гади тел белән генә аңлатып бетереп тә булмый. Тамашачы күңеленә үз юлын сала ул. Фонограмма бирә алмаган хисләр өермәсе тантана итә бу минутларда!
Замана артистны төрле яктан чарлый. Хәзер инде җырны өйрәнеп сәхнәдән башкару гына җитми. Медиа контент булдыру мөһим. Видео, клиплар төшерү, үз чыгышыңны төрле социаль платформаларда урнаштыру даими рәвештә барырга тиеш. Интернет зур көчкә ия. Кайчандыр радио, телевидение аша таралу
бара иде. Ә хәзер инде социаль челтәрләр аркылы да үзебезне танытабыз. Бу тамашачыга ишетелү ихтималын бермә-бер арттыра. Замана артисты әйбәт башкаручы булудан тыш, үзен яхшы гына пропагандалый белергә дә тиеш. Хәзер элеккегечә җырлап йөреп кенә булмый... Көндәшлек тә зур икәнен онытырга ярамый. Аллаһыдан бирелгән тавыш белән генә танылган җырчы булып булмый.
Башкалардан аермалы буларак, үземнең тавыш яздыру студиям дә бар. Бу мине тавыш режиссерлары, аранжировка ясаучылар эзләүдән коткара. Үз студиямдә рәхәтләнеп теләгән җырымны теләсә кайсы вакытта яздыра алам. Иҗади эш ул шулкадәр субъектив! Кайчагында сине аңларлык тавыш яздыру осталарын табуы да кыен, белсәгез иде... 2014 елдан студия эшчәнлеге белән дә актив шөгыльләнә башладым. Башка коллегаларымны, иҗат коллективларын яздырырга керештем. Композиторлар белән дә күбрәк аралаша башладым. Бу эшчәнлек җыр сәнгатенә карашымны киңәйтә. Шәхси иҗатымда җырларга аражировка ясау, сүзләрне көй белән “тоташтыруны” да үземә үзем башкарам.
Иҗат кешеләре башкалар алдында зур җаваплыкта. Иҗатыбыз белән башкаларга үрнәк күрсәтәбез. Һәр башкарган җыр, образлар югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Шуңа да сәхнә кешеләренә тиешле югары белем алу зарур, дип саныйм. Ничек инде музыка мәктәпләре, махсус көллиятләрдә белем чарламыйча гына,
сольфеджио, хор, музыка төзелеше, музыкаль әдәбият, сәхнә осталыклары укымый гына, күп санлы тамашачы алдына чыгарга кирәк?! Бу фәннәр иҗат кешесен төрле яктан рухи баета бит. Музыканы башка яктан ачарга, киң кырлы булырга мөмкинлек бирә. Музыкаль яктан соллы (компетентлы), көндәшлеккә дә чыдамрак
буласың.
Хәзерге вакытта татар музыка сәнгатендә композиторлар аз. Татарстанда кызыклы композиторлар бар. Алар – белемле, үз эшенең осталары, заманча, милли музыка язалар. Әсәрләрендә профессионализм бөркелеп тора. Алар җитди зур әсәрләр дә, шул ук вакытта матур эстрада җырлары да иҗат итә. Казан консерваториясен тәмамлаган Эльмир Низамовны белмәгән кеше юктыр. Миләүшә Хәйруллина белән уртак проектларыбыз бар, берничә композиция эшләдек. Ләкин композитор – берәгәйле һөнәр ул. Элек Советлар Союзында композиторларга ихтыяҗ күбрәк булган. Алар фильмнарга музыка язган, дәүләт заказлары килеп торган. Ә хәзер замана кануннары аларга иркен яшәргә мөмкинлек бирми. Яшь профессиональ композиторларны үстерү мөһим. Нәкъ менә алар сәнгатебез киләчәген, бүгенгесен кайгырта. Безнең дәвер аларның әсәрләре белән тарихка кереп калачак. Татарның җыр сәнгатен үстерәсе, танытасыбыз бар. Композиторларга тиешле игътибар булганда гына моңа ирешергә мөмкин.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев