Чулпан Шәрифуллина: «Каллиграфик әсәрләр озак языла»
Русия һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам-каллиграф Чулпан Шәрифуллина Чаллыда яшәп иҗат итә. «Арабеска» дип аталган үз сәнгать студиясендә кечкенә балаларны һәм олыларны рәсем ясауга һәм декоратив-гамәли сәнгатькә төшендерә.
Русия һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам-каллиграф Чулпан Шәрифуллина Чаллыда яшәп иҗат итә. «Арабеска» дип аталган үз сәнгать студиясендә кечкенә балаларны һәм олыларны рәсем ясауга һәм декоратив-гамәли сәнгатькә төшендерә.
Дини гыйлем файдага гына
Чулпан кечкенәдән рәсем ясауга һәвәс була. Чаллының 1 нче балалар сынлы сәнгать мәктәбендә укыганда да, педагогика институтында белем алганда да мөгаллимнәренә сорау арты сорау яудыра: һәммә ысулга өйрәнергә теләве, кызыксынучан холкы күпләргә билгеле.
Беренче кызы тугач, читтән торып «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый ул. Анда Әхмәт хәзрәт Сабиров рәссамга гарәп каллиграфиясенә юнәлеш бирә. Әлеге мөгаллим йогынтысында Чулпан Шәрифуллина да гарәп язмаларын матур итеп язып, бизәп, беренче шәмаилләремне иҗат итә башлый.
Беренче шәмаилләре традицион орнаментлы, гадирәк композицияле була. Тора-бара үз хезмәтләрен тагын да катлауландыра һәм камилләштерә. Ислам тарихын тирәнрәк өйрәнә. Дини гыйлем алуы да бары тик файдага гына, сүрә, аятьләрне гарәп телендә укый, язмаларны аңлап яза. Татарстан каллиграфы Ришат Сәлахетдинов шәмаилләрен күреп илһамлана, соңрак үзе дә төрле дәрәҗәдәге күргәзмә һәм бәйгеләрдә катнаша башлый. «Шәмаил – гаиләм ядкяре» Бөтенрусия бәйгесендә (2016) «Заманча традицион татар шәмаиле» номинациясе буенча «Кышкы Әҗем мәчете» әсәре I урынга лаек була.
Эскизлар берничә тапкыр үзгәрә
– Шәмаилләрне сюжетлы композицияләр, натюрморт яисә пейзаж жанрлары белән дә бәйләргә уйладым, – ди Чулпан. – Шулай итеп, зур күләмле әсәрләремнең саны тагын да артты. Әмма мондый шәмаилләрне гадәти натюрмортны бер атна эчендә язган кебек җиңел генә язып булмый. Башка килгән идея хакында озак вакытлар уйланып йөрим, яңа хезмәтемнең бар асылын ачып бирерлек бер фикергә, чишелешкә киләм, аннары гына эскизларга алынам. Гарәп каллиграфиясе язуы ысуллары берничә: куфи, нәсх, рикагъ, сөлс, тәгъликъ, дивани һ.б. Яңа әсәрем өчен аларның берсен сайлап алам. Пыялага язылганчы әлеге эскизлар берничә тапкыр үзгәрә. Аннары төп эскизны көзгедәгечә итеп салып, пыяла өслеккә күчерергә кирәк. Моны кулыма нечкә каләм алып, рәсем чикләрен, контурларын тушь ярдәмендә сызып башкарам. Төсләр чишелешенең иң уңышлысын сайлыйм. Һәм бизәмне акрил буяулар яисә темпера белән буяп чыгам.
Иҗат юлым башында пыялага майлы буяулар белән дә ясый идем, әмма мондый буяулар озак кибә. Шуңа күрә акрил буяуларга тукталдым, аларның төс спектрлары да җете. Әмма пыялага күчергәндә киткән хаталарны инде пумала белән төзәтеп чыгып булмый, аларны кырып алып, яңадан буярга кирәк. Пыяланың кайбер өлешләре буш калдырыла, әлеге җирлекләрне соңрак галографик материаллар яисә төрле төсләрдәге ялтыравык фольгалар белән каплыйм. Гомумән, пыялага ясауның үз үзенчәлекләре бар. Җитди шәмаилләр тиз ясалмый. Моның өчен бик еш кына бер яисә ел ярым вакыт таләп ителә.
Образлы шәмаилләр
Чулпан Шәрифуллина шәмаилләрне төрле образлар аша да күзаллап иҗат итә. Мәсәлән, аның «Җәннәт аналарның аяк астында» хезмәте татар хатын-кызлары гасырлар буе чәчләренә тагып йөргән борынгы чулпылар сурәте аша барланган. Чулпыларның һәрберсенә ислам тарихында эз калдырган хатын-кыз исемнәре өстәлгән. Болар: Һәва (р.г.), Асия (р.г.), Мәрьям (р.г.), Хәҗәр (р.г.), Әминә (р.г.), Хәдичә (р.г.), Гайшә (р.г.) һәм Фатыйма (р.г.).
Аллаһы Тәгаләнең туксан тугыз күркәм исемнәрен язмыйча калган рәссам-каллиграфлар аз. Менә Чулпан Шәрифуллина да әлеге күркәм исемнәрне лалә чәчәкләре, умарта кортлары кәрәзләре эченә дә язып, тамашачыларның ихлас соклануларына ирешкән.
Берничә язу ысуллары кулланылган шәмаилләрдән кала, яңа эшләрендә шигырьгә дә тап булабыз. Шуларның берсе – Габдулла Тукайның «Шүрәле» әсәреннән өзек язылган картина. Андагы Кырлайга багышланган шигъри юллар гарәпчә имляда һәм төсләр дә бары тик бик якты төсмерләр аша гына берләшкән. Моннан кала ул хатын-кыз исемнәрен тугра ысулында иҗат итү тәҗрибәсенә дә ия, мондый тугралардагы исемнәр күп очракта чәчәк сурәтләре эченә урнаштырылган.
Каллиграфия тырышлык таләп итә
Каллиграфиягә өйрәтеп була, дип саный оста. Моннан дүрт ел элек ачкан сәнгать студиясенә теләп йөрүчеләр дә шуны раслый. Кечкенәләр анда рәсем ясауга, матур итеп язуга, сынлы сәнгатькә, әвәләргә, аппликацияле иҗатка өйрәнә. Каллиграфия кешедән гаять нык тырышлык таләп иткәнгә күрә, әлеге юнәлешкә төшенүне осталык дәресләре аша эзлекле рәвештә дәвам итүчеләр юк диярлек. Ләкин укучылар татар шәмаиләрен ясау техникасын кулланып, картиналар, гадәти натюрмортлар иҗат итүне бик үз итә. Әйтик, пыялаларга төрле чәчәкләр ясыйлар.
«Чулпан Шәрифуллина – Татарстанда пыяла өслеккә ясалган татар шәмаиле традицияләрен куәтләүче иң актив иҗатчы. Аның бар хезмәтләре югары осталык һәм үз картиналарындагы үзенчәлекле колориты, техник башкарылышы, исламны тирәнтен белүе, гомумән, профессионализмы белән аерылып тора. Иҗатының кыйммәтлеге шунда: бу рәссам-каллиграфыбыз дини эчтәлекле сәнгать кысаларын киңәйтеп, аны дөньяви сәнгатьнең натюрморт һәм пейзаж жанрларына якынайтты. Гомумән, Чулпан Шәрифуллина үз әсәрләре белән татар шәмаиле сәнгатенең үсеше туктап калмавын, аның дини эчтәлектә һәм бизәмнәр буенча динамик үзгәрештә булуын раслый».
ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Шәмсутов
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев