Элина Борһанова: «Миңа дәрвиш булу ошый!»
«Рәссам – илһамланучы түгел, ә илһамландыручы». Сальвадор Далиның әлеге фикере белән күпләрегез килешмәскә дә мөмкин. Ничек инде рәссам үзе илһамланмыйча гына, башкаларны сокландырырлык әсәрләр иҗат итә ала ди?
«Рәссам – илһамланучы түгел, ә илһамландыручы». Сальвадор Далиның әлеге фикере белән күпләрегез килешмәскә дә мөмкин. Ничек инде рәссам үзе илһамланмыйча гына, башкаларны сокландырырлык әсәрләр иҗат итә ала ди? Журналыбызның әлеге санында укучыларыбызны «Газиз юл» картинасы белән таныштырырга булдык. Картинаның авторы – яшь рәссам Элина Борһанова. Ул Әлмәт кызы. Элинаның абстракт экспрессионизм стилендә иҗат ителгән әсәрләре кемгәдер илһам чыганагы булып торуына һич кенә дә шигебез юк.
Тәэсирле импрессионизм
– Элина, пумала тотарга сине нәрсә мәҗбүр итә? Гомумән, рәссам һөнәре белән кайчан кызыксына башладың?
– Кулыма пумала алырга мине илһам дулкыны өнди. Үземдә сәнгать куәсе тойганда, берәр фикер белдерергә ашыгам. Моны күңелемдәге физик һәм эмоциональ тойгылар, ниндидер дулкынлану, киеренкелек, күңел нечкәрү халәте буларак сизәм. Күз алдына төсле, фактуралы образлар килә. Шул мизгелдә уземнең кичерешемне буяу һәм киндер рәвешендә әйтергә тиешле дип хис итә башлыйм.
– Классик рәссамнардан күбрәк кемнәр иҗатына өстенлек бирәсең, сокланасың?
– Мине рәссам-импрессионистларның иҗаты, бигрәк тә бу хәрәкәтнең башында торучылар илһамландыра. Әлеге юнәлеш XIX гасырның азагы – XX гасыр башындагы сәнгатьтә иң зур агымнарның берсе булган. Франциядә барлыкка килгән һәм аннан соң бөтен дөнья буйлап таралган. Клод Моне, Эдуард Мане, Ренуар, Писсарро, Сислей һәм башкаларның баштарак иҗатларын танымаганнар, чөнки алар ул чактагы канун һәм кагыйдәләргә каршы килгән. Импрессионизм «тәэсир» дигәнне аңлата, һәм миңа бу бик якын. Әле үз стилемне эзләүгә карамастан, соңгы берничә елда, нигездә, «абстракт экспрессионизм»га тартым стильдә язам, картиналарымны да еш кына импрессионизмга охшаталар.
«Халыкның күргәзмәләргә йөрмәвендә дәүләт сәясәте сәбәпче»
– Элина, яшерен-батырын түгел, гади халык күргәзмәләргә йөрми диярлек. Күргәзмә ачылышларында рәссамнарны, шул исәптән «урындагы»ларны да сирәк күрәбез.
– Халык хәзер рәсем сәнгатеннән бизде дигәндә, бәхәсләшеп карар идем: соңгы елларда мәдәният һәм сәнгатькә яшьләр күбрәк тартыла, заманча сәнгать күргәзмәләренә йөриләр. Халыкның музей һәм күргәзмәләрдә еш булмавына дәүләтнең гомуми сәясәте сәбәпче, бигрәк тә мәдәният өлкәсендә. Кешеләрне сәнгатькә дәүләт дәрәҗәсендә дә, җәмгыять дәрәҗәсендә дә җәлеп итәргә кирәк. Әлбәттә, кешеләрнең тормыш-көнкүреше югарырак булган саен, мәгърифәтчелек дәрәҗәсе дә зуррак. Бу – шәхсән минем фикер.
– Яшь рәссамнарны рухландырып, аларны иҗатка ымсындырып торуның нинди юллары үтемле?
– Һәр иҗатчының үз илһам чыганагы бар. Еш кына бу – иҗтимагый яшәеш һәм шәхси тормыш. Рәссам – чынбарлыкны үзенчә аңлый торган кеше. Аның тирә-юнендәге хисләр, вакыйгалар турында уйланулары булырга мөмкин. Ул иҗат кешесенең идеяләре һәм тойгылары белән бәйле.
Гүзәллеккә омтылучы гыйлемгә юл таба
– Элина, безнең мәктәпләрдә рәсем дәресләре дә тиешле дәрәҗәдә укытылмый. Авылларда бигрәктә. Шәхеснең зәвыгын тәрбияләүдә мөһим юнәлешләрнең берсе булуын истә тотсак, бу күренеш куркыныч тоела хәтта. Матурлыкны күрә белмәүче, җимерүче буын тәрбияләнә дип уйламыйсыңмы?
– Әйе. Кайчагында дөньяга моңсу караш белән текәләм. Бигрәк тә мәгариф, мәдәният һәм сәнгать, хәтта тарих өлкәсендә без белем җитмәүдән җәфа чигәбез.
Шул ук вакытта үземне «кирәкле кешесенә барып җитәр әле» дип тынычландырам. Ягъни гүзәллеккә омтылучы, тынгысыз, белемле кеше һәрвакыт гыйлемгә һәм мәгърифәткә юл табачак. Өстәвенә, күп нәрсә үзебездән тора. Өлкәннәр кызыксынучан һәм сизгер, иҗатка һәм белемгә ачык булырга тиеш, ул чакта балалар үзләре яши торган әйләнә-тирә мохиттән үрнәк алачак. Һәм, әлбәттә инде, дөньяны да рәсем, музыка, җыр, кул эшләрен үстерү юлы белән мөмкин кадәр үзгәртергә мөмкин.
– Нинди төсләргә өстенлек бирәсең? Картиналарың реализмнан ераграк. Ни өчен нәкъ менә шушы юнәлеш сине җәлеп итә? Фикерләреңне ачып бирү өчен уңайлыракмы әллә?
– Кылкаләм остасыннан яраткан төсе турында сорау – музыканттан аның яраткан нотасы турында сораган кебек. Барлык төсләр дә матур, бу безнең аларны кайда һәм ничек куллануыбызга бәйле. Шәхсән картиналарыма килгәндә, еш кына хисләремә якын төсләрне сайлыйм. Минем, күп кенә рәссамнар кебек үк, билгеле бер төсләр һәм техникалар чоры булгалый. Зәңгәр картиналар, аннан «кызыллар чоры», «төрле төстәге чор» булды. Хәзер күңел пастораль төсләргә тартыла. Бу да – тәҗрибә. Үз калебемне тыңлыйм. Әгәр дә ул миңа кайбер кичерешләрне һәм хисләрне абстракция рәвешендә белдерергә яхшырак ди икән, шулай эшлим дә. Кайчагында сүзләр яки нинди дә булса символлар, образлар яки кеше сурәтләрен терким. Әмма барысы да эшнең идеясенә бәйле.
Иң мөһиме шул: нинди «төс чоры» киләсен мин беркайчан да алдан белмим.
Ялгызак иҗат
– Кемгәдер остаханәдә иҗат итү кызыклы, кемгәдер иҗат ителгән картинаны күргәзмәгә куйгач, тамашачының бәя бирүе күңелле. Сиңа ничегрәк?
– Иҗат итүе тансык. Картиналарны шактый сирәк язам, кайчак максатсыз, сәбәпсез, дигәндәй. Модага яки трендларга карамыйм, үземчә уйлыйм, үз эчке хакыйкатемне тыңлыйм. Башкача булдыра алмыйм. Әйе, соңыннан минем дә картиналарымны күрсәтәсем, сатасым, таныласым килә. Тик эш барышында бернәрсә турында да уйламыйм. Югыйсә, үз-үзеңә генә түгел, иҗатка карата да бу гадел булмас иде.
– Татарстанда берничә Рәссамнар берлеге бар. Алар эшчәнлегеннән хәбәрдар торасыңмы? Нишләп берничә, дип уйлыйсың?
– Дөресен генә әйткәндә, әлегә бер генә оешмада да әгъза түгел. Бу җәһәттән миндә – ялгызак иҗаты. Зур күләмле арт-фестивальләр үткәргәндә, пиар белән шөгыльләнгәндә, берләшүгә, күмәк иҗат итүгә омтылдым омтылуын. Тик картиналарны язганда, миңа дәрвиш булу зарур. Әлегә теге яки бу берлекне сайлау читенрәк.
– Элина, кылкаләм осталары, гадәттә, заказга да эшли. Иң кызыклы һәм акчалы заказың нинди булды?
– Диварлар бизәү белән инде ун ел шөгыльләнәм, рәсемнәрне заказга бик сирәк ясыйм. Иң кыйммәтле заказ бер эшкуардан алынган иде: картинаның озынлыгы ике метр, ә гонорары җитмеш мең сум тирәсе бәяләнде. Италиядәге Гарда күлен яратып сурәтләдем.
Иң кызыклы заказ дигәннән... Биш көннән ачылырга тиешле балалар бакчасы диварларын бизәвебез истә уелып калды. Бинаның дүрт катында да диварларга рәсем төшерергә кирәк иде. Бер төн эчендә команда җыйдым. Иң гаҗәбе: без рәсем ясаганда, бинада ремонт эшләре дә барды. Төзүчеләр аяк астыбызда баскычларга бетон һәм плитә салды. Берьюлы йөзгә якын төзүче һәм берничә рәссам!!! Барысын да өч көн эчендә ясап өлгердек!
Сәнгать яшьләргә ачык булырга тиеш!
– Пандемия чорын ничек уздырасың?
– Яңа һөнәрләр үзләштерергә менә дигән вакыт! SMM өлкәсен өйрәндем, социаль челтәрләрдә блог үстерү буенча онлайн консультацияләр үткәрәм. Акчаны шулай да эшли башладым.
Әле тагы бизәнү әйберләре һәм аксессуарлар темасы белән кызыксынам. Барысы да хобби буларак башланды, әмма хәзер үз брендымны үстерәм. Эксклюзив бизәнү әйберләрен кулдан эшлим һәм шулай ук аларны социаль челтәрләр аша сатам. Картиналарны да ташламадым, тик аларны сирәгрәк, бары тик илһам килгәндә генә язам.
– Нинди зур проектларда катнашканың бар?
– Иң зурысы: өч ел дәвамында барган OPEN ART FESTIVAL проекты. Ул Казанның танылмаган яшь рәссамнарын берләштерү идеясеннән генә туган иде. Үз кулларым белән OPEN ART дигән табличка ясадым. Ә аннары бу зур фестиваль бөтен паркка күчте. Анда хендмейд товарлар сату җәелдерелде, музыкантлар катнашында сәхнә гөрләде, мастер-класслар өчен зур зона булдырылды. Әлеге проектта акча да, дан да эшләмәдем, үз акчамны, көчемне һәм күп вакытымны сарыф иттем. Тик проектны уңышлы дип саныйм, чөнки үз хыялымны тормышка ашыра алдым: сәнгатьтән ерак кешеләрне һәм иҗатчыларны берләштердем. Ун оештыручы һәм унбиш рәссамнан торган зур бердәм команда булдыра алдым.
Ниһаять, эшләремне Мәскәүдә дә күрделәр. А3 галереясендә картинам урын алды. 2016 елда Бөтенрусия сәнгать конкурсында минем картина III урынга лаек дип табылды.
Хәзер декор һәм бизәнү әйберләрен күбрәк ясыйм, китап язам һәм «өстәл»гә яңа картиналар идеясен уйлап йөрим. Башкарасы гамәлләр, иң куанычлы иҗади минутлар алда әле дип өметләнәм!
Фотолар Элина Борһанованың шәхси архивыннан алынды
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев