Логотип Идель
Мәдәният

Фламенконың тарттырылган кыллары

Фламенко көе аерым бер төрле яңгырашта һәм ул кайберәүләргә ошамый да. Аңа импровизацияләр хас, нигезендә – катлаулы ритмнар, үзенчәлекле техника, гәүдәнең кискен борылышлары, киеренке, хиссиятле җырлар, гитарачы уены... Бу гадәти биюгә түгел, ә үзгә аралашу теленә тартым, тән хәрәкәтләренең бай сүзлеге аша үз тарихыңны сөйләүгә...

Фламенко остасы Гөлсинә Галимуллина бию аша дөньяны ачу, рух ныгыту, максатчан булу хакында бәян итә. 

Белешмә: 
Гөлсинә Галимуллина тумышы белән Балтач районы Иске Салавыч авылыннан. ТР Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль хезмәте академиясен тәмамлаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләгән елларында читтән торып Казан дәүләт аграр университетының икътисад факультетында белем эстәгән. Хәзер... үзенең студиясендә фламенко биергә өйрәтә. 

Бию аша дөньяны ачу

Кечкенәдән биедем. Биергә яратканга, биюләр яздырылган бер видеокассета бүләк иттеләр. Шунда испан биючесе Мария Пахес чыгышын карап, фламенкога гашыйк булдым. 2009 елдан мин дә шушы бию төре белән җитди шөгыльләнә башладым. Башта ике ел Казандагы Анна Федорова студиясенә йөрдем, аннары Аннаның үтенече буенча, ул чит илгә укырга киткәч, бер ел буе шул студиядә дәресләр бирдем. 2012 елда беренче тапкыр Испаниягә фламенкога өйрәнергә барырга мөмкинлек туды. Фламенко бар тормышыма йогынты ясады. Бию аркылы мин дөньяны ачтым. Карашларым үзгәртте, холкым ныгытты, мине максатчан, көчле, ныклы карарлар кабул итә алучан, инициатив шәхескә әйләндерде. Аннан һәр ел саен икешәр мәртәбә Көньяк Испаниядә, Севильядә берәр ай буе көненә алты-җидешәр сәгать дәвамында бию дәресләре алдым. Биюләр бары тик испан телендә генә аңлатылды, шуңа күрә испан телен өйрәндем. Гомумән, үз карарыма карата җитди карашта булдым. Испаниядә көч түгеп өйрәнгән белемнәремне хәзер гамәлдә һәр көн кулланам. Андагы берничә мәшһүр укытучым якын дусларыма ук әйләнде, хәтта Казанда оештырылган лабораторияләргә килеп тә осталык дәресләре бирә башладылар. Испаннар үз мәдәниятләрен яратучыларга бик зур хөрмәт белән карый. Фламенкога өйрәнү өчен хәтта Кытай, Тайвань, Япониядән килүчеләр күп. Фламенко ул безнең гасырда төрле милләтләрне үзара дуслаштыру чарасы да.

Тән хәрәкәтләренең бай сүзлеге 

Фламенко көе аерым бер төрле яңгырашта һәм ул кайберәүләргә ошамый да. Аңа импровизацияләр хас, нигезендә – катлаулы ритмнар, үзенчәлекле техника, гәүдәнең кискен борылышлары, киеренке, хиссиятле җырлар, гитарачы уены... Бу гадәти биюгә түгел, ә үзгә аралашу теленә тартым, тән хәрәкәтләренең бай сүзлеге аша үз тарихыңны сөйләүгә... Бию киемнәре дә матур. Чөнки тарих буенча чегәннәрдән башланып киткән биюдә күлмәкләр дә чегәннәр киеменә бик якын. Иңнәрдәге озын чуклы испан шәле, мантон да – классик бию атрибуты, кулдагы җилпәзәләр дә... Әлеге бию бар төр хисләрне ачып салуга юнәлдерелгәч, биюченең йөз мимикасы да гел матур гына булмый. Җырлар да күңелләргә килеп бәрелә торган булып ишетелә... Аларны тыңлаганда ук кайчак мин дә өшеп киткәндәй булам. Фламенко гадәттә аяк киеме үкчәләре белән иҗат ителүче ритмга, җитез итеп кул чабып яисә кул бармакларын шартлатып биелә. Аны өйрәнгәндә үк кул чаба белеп, аяклар белән төрлечә тыпырдап биергә өйрәнү мөһим, кайчак тиз генә барып та чыкмый... Милли биюләребезне елмаеп кына биергә күнеккәнбез, бәлки шуңа күрә эмоцияләр белән баетылган фламенконы кабул итә алмыйбыздыр да. «Авызыңны ачма! Тыныч кына утыр! Сабыр гына бул!..» – дип тәрбияләделәр бит безне.  

 «Мачо» белән «эмбра» терапиясе 

Кулларга кастаньеталар – музыка уен кораллары киеп биегәндә, кул пластикасы тарая. Әмма тамашачылар кастаньеталы биюне аеруча ошата. Аларны алып кайтканыма берничә ел узды. Алар ике төрле, музыка уен коралының сул кулдагысын – «мачо», ә уң кулдагысын «эмбра» дип атыйлар. Пандемия башлангач, шулар белән биергә өйрәндем. Бу дәресләр минем өчен рухымны төшермәслек һәм актив хәрәкәт халәте бирерлек психологик терапия белән бер булды, тик әлегә кастаньенталар белән сәхнәләрдә чыгыш ясамадым әле...

Биш меңлек туфли

Беренче туфлиларымны бии башлагач ук алдым. Ул чакта хехмәт хакым сигез мең иде, туфлиларны... биш меңгә сатып алдым. Хәзер заказ биреп кайтартам. Табаныннарына, үкчәләренә махсус кечкенә кадаклар да кадакланган махсус аяк киемнәре тузып тора. Бер ел үтүгә яңа, бер пар туфли алына инде.


Булериас һәм «Чабата» 

Узган җәйдә Кабан күле янында уздырырылган перформансның үз тарихы бар. Безнең Балтач районы мари яклары белән чиктәш. Якташларым башка милләт бию хәрәкәтләрен хәтерләткән «Чабата»ны һәрчак теләп бии. Берчак бу бию исемә төште. Һәм биюче Алсу Мәгъсүмҗановага: «Әйдә әле, испан фламенкосы белән татар «Чабата»сын бергә берләштереп чыгыш ясыйбыз», – дип тәкъдим иттем. Фламенкодагы булериас стиле биюендә кабатлана торган теманың иң кечкенә өлеше алты берәмлектән тора, «Чабата»да да нәкъ шулай. Алсу теләп риза булды. Музыкантлар да таптык, баян, аккардеон, кахон һәм гитарада уйнадылар. Кабан күле янында шушы стандарт булмаган биюне биедек, шәп килеп чыкты. Алсу тамашачыларны «Чабата» биюенә өйрәтеп, осталык дәресе дә үткәрде.    

Йоламы, биюме? 

Латинча «flamma» сүзе «ялкын» дип тәрҗемә ителә. Фламенко җаны испанча «дуэндэ» сүзе белән аңлатыла, испанча ул «ут», «сихер», «хис» дигән төшенчәләрне аңлата. Биюләр мәхәббәт, шашкын хисләр, горур ялгызлык, шатлык, бәхет хакында, бу бию – психотерапия дияр идем. Фламенкода катгый кагыйдәләр юк, анда импровизацияләр, динамика, каршылыклы хисләрне ачып бирү, кайнарлык та, салкынлык та, көрәш тә күп... Кайчак ул сихри йолага, чәчәк ату могҗизасына да тиң. Күп биючеләр үз эчләрендә бию рухы барлыкка килүен ачык сизә, ул, әйтерсең лә аларны камап ук ала, эчләренә үтеп керә... Җырчылар да бу хакта ачыктан-ачык әйтә. Мин дә шундый транс халәтендә бик еш булганымны сизәм... Әйтерсең, экспрессив биюне мин түгел, ә тәнемә үтеп кергән «бию заты» бии...  
  
Мәгънәле хәрәкәтләр 

Әнием әлегә кадәр: «Кызым, нигә син татар биюләрен генә биемисең?» – дип сорый. Тик аңа һәрчак: «Җан кушуым буенча биелә торган биюем бары тик шушы инде!» – дип җавап бирәм. Яралы йөрәк ритмын биюләргә күчерә алу ошый миңа. Бу биюне сүзләр белән аңлатып бетереп булмый. Ул – горур, көчле рухлы, бәйсезләр, көрәшчеләр, протест белдерүчеләр тарихы кушылган бию дә. Фламенко биючеләр тарттырылган кылларга тиң! Һәрбер хәрәкәт мәгънә белән тулы! Билгеле, мондый биюләр өчен аерым бер төр холык таләп ителә, күп очракта аларда аерым бер сюжет линиясе булмаса да, һәркемгә аңлашыла: бу – үз идеаллары һәм прициплары булганнарның күңеленә туры килә торган сәнгать.    

Зилә Нигъмәтуллина әзерләде 
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев