Фольклорчылар Чиләбе өлкәсендә: татар авыллары һәм җанисәп
Татар фольклорын җыючылар Чиләбе якларына комплекслы экспедициягә баргач, байтак халык иҗаты әсәрләре язып кайткан.
Татар фольклорын җыючылар Чиләбе якларына чираттагы комплекслы экспедициягә баргач, байтак халык иҗаты әсәрләре язып кайткан.
Сүзне фольклорчы галим, Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИнең халык иҗаты бүлеге мөдире Ильмир Ямалтдиновка бирәбез:
“ Чиләбе өлкәсенең төньягыннан алып көньягына таба татарлар яши торган шәһәрдә һәм барлыгы 4 районның 14 авылында (Нязепетровск районы Нәзе шәһәренең үзендә һәм Арыслан, Әптерәк, Йосып (Юсупово), Постниково, Чулпан (Горшенино); Чибәркүл районы Попово, Варламово, Кундрау, Аджатар, Бишкил; Уй районы Әмин; Нагайбәк районы Париж, Кили (Кассель), Сарашлы (Остроленко) авылларында) булып, атна-ун көн эчендә ике йөз берәмлеккә якын авыз иҗаты үрнәкләре язып алдым. Чиләбе өлкәсендә яшәүче татарлар арасында авыз иҗаты жанрларыннан җырлар киң таралган...
Тарихи һәм топонимик риваятьләр язып алынды, авыл тарихларына (Әптерәк, Чулпан (Горшенино), Әмин, Сарашлы, Париж һ.б.) бәйлеләре шул авылларда яшәүче милләттәшләребезнең үзләренең үткәннәренә битараф булмауларының ачык мисалы. Халык сөйләве буенча, Башкортстанның Бәләбәй, Бакалы районнарынннан керәшен татарларын казак итеп, хәзерге Чибәркүл, Нагайбәк районы җирлекләренә күчереп утырткач, башта аларның авылларына саннар бирелгән булган. Соңрак, казак гаскәрләре Европа шәһәрләреннән җиңү яулап кайткач, авылларына Париж, Остроленко, Кассель һ.б. шундый исемнәр кушканнар. Шулай да, алар авылларын элек яшәгән авыллары исемнәре белән атап йөрткәннәр. Һәм әлеге атамалар сакланып, буыннан буынга күчеп килгән. Алар бүген дә Кассельны – Кили, Остроленконы – Сарашлы дип йөртәләр. 2016 елгы экспедициядә Парижның халык телендәге татарча атамасы Яшь авыл икәне ачыкланды”, - ди күләмле мәкаләсендә филология кандидаты Ильмир Илдар улы Ямалтдинов. Экспедиция нәтиҗәләре турында тулырак итеп “Милли-мәдәни мирасыбыз: Чиләбе өлкәсе татарлары” дигән китапның 2021 елгы икенче басмасында укырга мөмкин.
Шушы ук бүлекнең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова язганнар да берәүне дә битараф калдырмас, мөгаен:
“Чиләбе өлкәсе – татарлар күпләп яши торган төбәкләрнең берсе. Халык санын соңгы исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, биредә яшәүче халыкның 5,4% ы үзен татар милләтеннән дип саный, бу сан аларның монда күпчелекне тәшкил иткән милләтләр арасында икенче урында булуларын күрсәтә. Әле нагайбәк дип язылган туганайларның рәсми төстә татарлар исәбенә кермәгәнен истә тотсак, биредәге милләттәшләребезнең саны тагын да арта. Шуңа да Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган комплекслы фәнни экспедицияләрнең берсе нәкъ менә Чиләбе өлкәсенә булу бер дә очраклы хәл түгел. Институтыбыз – татарларны һәрьяклап фәнни өйрәнә торган академик оешма, Чиләбе өлкәсе татарлары белән кызыксыну тел, халык иҗаты, тарих, археография, сәнгать белгечләрен бергә туплады.
Чиләбе өлкәсендә көн күреп ятучы милләттәшләребездә фольклорның торышы ничек соң? Мәгърур тарихыбызны барлый- барлый, бүгенгегә таба килеп, шушы сорауга җавап эзләдем мин Чиләбе өлкәсе татар авылларында экспедициядә йөргәндә. Милләттәшләрем язмышын, биредә телебезнең, традицияләребезнең яшәү-торышын күзәтүләрем, бер яктан, куанычлы уйлар тудырса, икенче яктан, бик нык борчыды да. Булган рухи хәзинәләребезне туплап калырга әле өлгерәбез, җор телле халкыбыз, татарча сөйләшә торган әби-апаларыбыз, абыйларыбыз исәнсау әлегә. Монысы өчен шөкер дияргә була. Тагын биш, ун, егерме елдан болары да табылмас кебек.
Яшь буын, мәктәп балалары белән әңгәмә корып карыйм.
– Тукайны беләсеңме?
– ...
– «Су анасы»н да укыганың юкмыни?
– ...
Күрәм: татарча биргән сорауларымны аңлый бала, әмма ни татарча, ни русча җавап бирергә фикере юк. Бер дә булмагач, «Су анасы»н үзем сөйләп киттем. Тарак, басма кебек сүзләрне русча аңлатып барам, юкса ни турында сүз барганын аңламый.
– Бу әкиятне ишеткәнең бармы? – димен, «Су анасы»н сөйли-сөйли. Малайга унбер яшь. Тырыша торгач, ачылып китте бу:
– А! Это тот, кто расческу украл, а тот его прищемил!
«Прищемил»ы бөтенләй башка әсәрдән булмаса, җавапны ничек тә кабул иткән булыр идем. Булмады.
– Син татармы?
– Татар.
– Татар шагыйрьләреннән кемне беләсең соң?
– ...
– «Су анасы»н, «Шүрәле»не кем язган? Бу соравыма каршы, бераз уйлап торганнан соң, малай кычкырып әйтеп салды:
– А-а! Этот – Пушкин!!!
Яшь буын вәкилләре белән әлеге әңгәмәнең руслар белән катнаш авылда түгел, ә саф татар авылында – Әптерәктә булуы кәефне кырды. Яхшырак нәтиҗә көткән идем, ник дигәндә, боларның ата-ана, әби-бабалары шуның кадәр матур итеп үз телебездә сөйли торган буын бит әле, аларыннан дөнья кадәр фольклор материалы язып алуга ирештем. Ә балалары – менә шундый. Тел белмәүләре турында әйтмим дә инде, милли мәдәнияткә игътибарлары һәм гомумән ихтыяҗлары күренми яшь буынның...
Монысы бик аяныч. Бер-ике дистә елдан: «Бу җирләрдә элек үз телендә сөйли белгән татарлар яшәгән, кыз алып, кыз биргәннәр, татар-башкорт катнашып, никах туйлары уздырганнар, мулла чакырып, балаларына татар исемнәре кушканнар, бакыйлыкка күч кәндә мәетне ислам кушканча җирли торган булганнар», – дип, үткән заманда сөйләргә калырмыни? Турысын әйткәндә, бик ихтимал. Бу җәһәттән караганда, башларына «Сез – татар түгел, ә нагайбәкләр – төрки телле аерым бер халык, телегез дә нагайбәк теле» дигән фикер ныгытып сеңдерелгән. Россия законы белән алар рәсми төстә азсанлы халыклар исәбенә кертелгән.
«Нагайбакща – русща, русща – нагайбакща» дигән сүзлекләргә кадәр төзеп бастырганнар. Чынлыкта гомумтатар халкының керәшен этник төркеменә карый торган нагайбәкләр биредә рәсми рәвештә татар дип саналмыйлар, аларның балаларына мәктәпләрдә татар теле укытылмый, үз телләре дә өйрәтелми, нәтиҗәдә яшь буынга ана телен өйрәнү фәкать гаилә вазифасына гына кайтып кала...
Тупланган фольклор материаллары арасында иң зур күпчелекне авылның килеп чыгышына багышланган тарихи, урман- таулар исемен аңлатуга корылган топонимик риваятьләр, бу төбәккә генә хас үзенчәлекләре булган календарь һәм көнкүреш йолалары, милли уеннар, уен-бию җырлары, йөрәккә үтеп керә торган моңлы да, шаян да керәшен җырулары, җен-зәхмәтләр турында мифологик хикәятләр тәшкил итә. Моңа кадәр ишетелмәгән табышмаклар, бер-ике генә булса да әкият сөйләүче, дини темага хушаваз әйтүчеләр дә очрады хәтта. Информантлардан язып алынган, ягъни халык белән турыдан-туры аралашу нәтиҗәсендә тупланган фольклор үрнәкләрендә биредә яшәүчеләрнең шатлык-куанычларын да, әрнү-борчуларын да, үткәнен-бүгенгесен дә – барысын да тоемларга мөмкин. Бүгенге көндә Чиләбе өлкәсендә гомер сөрүче милләттәшләребез яшәү рәвешләре, холык үзенчәлекләре, сөйләшләре, иҗатлары белән татар милләтен үзләренә генә хас милли этник төсмерләргә бизи – безнең экспедиция тукталган авылларда язып алынган фольклор үрнәкләре шуны ассызыклый”.
Экспедициядә Лилия Хатип кызы язып алган татар фольклоры үрнәкләреннән берсен укучыга да тәкъдим итәбез.
Кияүләп йөргән чаклар...
(йола элементы)
"Кыз ягында никах укыйлар. Кияү үзенең иптәш егетләре белән кияүләп кала шунда никахтан соң. Ике-өч кич кунып кайта кияү кыз йортында. Дүртәр көн кияүләп йөргән чаклар була торганые. Шуннан кызны алып кайтабыз гармун уйнап. Килен төшерү була бу. Бал эчү була торганые инде анда. Эчәбез дә җырлыйбыз. Кияү егете булып йөрисең инде шулай. Кияүләп йөрү, диләр.
Каян кая барабыз?
Ерак түгел арабыз.
Алтын кебек кызыгызны
Алып китеп барабыз.
Шулай дип җырлый торганыек кызны алып, капкадан чыгып киткәндә".
Постниково авылында Мостаев Фәһим Камилән улыннан (1927 елгы) язып алынды.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев