Илгиз Зәйниев: Сәнгать җимне тормыштан чүпли
Халыкның ун проценты театрга йөри дип санала. Без үзебезнең халыкны тамаша сөюче милләт дип әйтергә яратабыз. Әмма бер кызыклы факт бар: шул ук тамашачы эстрада концертларына да йөри...
«Идел»нең инстаграм битендә туры эфирда алып барыла торган «Туфан самавыры»ның чираттагы кунагы – Татар Дәүләт «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, режиссер Илгиз Зәйниев. Аның белән татар драматургиясе, замана яшьләренең тормыш кыйммәтләре, үз әсәреңне сәхнәгә куюның үзенчәлекле яклары турында сөйләштек.
Язылган һәр пьеса – яңа тәҗрибә
Әдәбиятта нәрсәдер эшләр өчен, гомумән, тәҗрибәле булу кирәк. Мәсәлән, мин шигырь яза алмыйм. Ике строфалы шигырь язганчы, бер пьеса язып кую күпкә уңайлырак. Әлбәттә, җиңел эш юк инде ул, бигрәк тә иҗатта. Язылган һәр яңа пьеса – яңа тәҗрибә дигән сүз, ул нәрсәгәдер яңабаштан өйрәнүне таләп итә. Беренче әсәремне мәктәптә укыганда язган идем. «Балакаем» әсәрен Әлмәт театры сәхнәләштерде. Башта повесть итеп яздым. Ә беренче курста укыганда пьеса итеп эшләдем. Аннары берничә ел узганнан соң, әсәрләрем театрларда куела башлагач (мөгаен, исем дә роль уйный башлагандыр), Нәфисә Исмәгыйлева «Балакаем»ны сәхнәләштерде. Әлеге спектакль өчен театр республиканың Муса Җәлил премиясенә дә лаек булды.
Факт, вакыйгаларны тормыштан алып язганга күрә, әсәрең халык күңеленә дә тизрәк барып җитә. Уйлап чыгарып язып булмый. Кемдер фантазиясеннән алып бик оста яза да торгандыр... Гомумән, сәнгать җимне тормыштан чүпли. Әсәрдәге вакыйлар яшәеш, бүгенге вакыйгалар белән бәйле булмаса, кызыклы, мавктыргыч килеп чыкмый, халык күңеленә дә барып җитмәскә мөмкин.
Режиссер үзенә ошаган әсәрне сайлап ала. Фәрит Бикчәнтәев әйтмешли, әгәр дә син сәхнәгә куярга материал сайлагансың икән, димәк, ул синең өчен бүгенге көндә дөньядагы иң гениаль, шаһәсәр булырга тиеш. Әсәргә карата шундый мөнәсәбәттә булмасаң, яхшы спектакль чыгарам димә!
Үз әсәреңне куюның ике ягы бар. Мин автор буларак үз әсәремнән читләшә алам. Пьесаны спектакль чыкканчы камилләштерергә мөмкин, чөнки әсәр сәхнәдә куелганчы язылып бетмәгән дип саныйм. Репетиция вакытында да кулдан язып, артистларга таратам, ягъни соңгы көнгә кадәр мин аны үзгәртә алам. Автор буларак әсәр башта бер төрле языла, ә тере кеше белән эшли башлагач, ул бөтенләй икенче төсмер алырга мөмкин бит.
Һәр спектакльнең үз йөзе булырга тиеш
Төрле авторларны сәхнәләштерергә яратам, бу үсешкә йогынты ясый, дип уйлыйм. Әгәр дә минем ике спектакльне караганнан соң, берүк реҗиссер куйганны белмәсәләр, бик куаныр идем. Ләкин хәзер замана шундый: киресенчә, үзенең стиле белән генә шөгыльләүчеләр артты. Миңа калса, андый режиссер үзе белән генә шөгыльләнә, автор белән элемтәдә тормый, дигән сүз. Аның үз кулы, димәк, ул үзе авторлар өстеннән автор. Ә без укыганда, авторның үзенчәлеген табарга, аның белән эшли белергә кирәк, дип өйрәттеләр. Кабатланмауның иң җиңел ысулы – төрле авторлар белән эшләү. Шул вакытта гына куйган спектакльләр төрле һәм кызыклы килеп чыгачак.
Халыкның ун проценты театрга йөри дип санала. Без үзебезнең халыкны тамаша сөюче милләт дип әйтергә яратабыз. Әмма бер кызыклы факт бар: шул ук тамашачы эстрада концертларына да йөри...
Курчак театрлары белән 2016 елдан бирле хезмәттәшлек итәм. Башта Чаллы курчак театрында «Сак-Сок»ны, «Горе богатырь Косометович» (Екатерина II)ны куйдык. «Әкият» курчак театрында икенче ел эшлим. Бирегә килгәнемә һич кенә дә үкенмим.
Миңа бик вакытлы тәкъдим ясалды, дип саныйм. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан кайчан да булса китәргә кирәк иде. Үзеңә читтән дә карарга, үзгәрергә, таныш булмаган нәрсәләрне ачарга кирәк. Камал театрында барысын да эшләдем, тәҗрибә тупладым. Минем янымда андагы кебек икенче режиссер булуын теләр идем. Театрда дусларым эшли, барысы белән дә белән яхшы мөгамәләдә калдым. Эштән киткәч тә, анда спектакль чыгардым әле. Бер-беребезгә премьераларга йөрибез, аралашабыз, киңәшләшәбез.
«Әкият» курчак театрына килгәч, ике елда тамашачыга уналты спектакль тәкъдим иттек. Чагыштыру өчен: аңарчы сезонга ике-өч спектакль куела иде. Һәркайсына зур көч салынды. Сыйфатлары ягыннан да миңа алар өчен оят түгел.
Нишләп Миңнуллин әсәре? Кем соң ул безгә?
Без Туфан ага әсәрләрен карап-укып үстек. «Әлдермештән Әлмәндәр», «Әниләр һәм бәбиләр» һ.б. әсәрләрен карап, яттан белә идек. Аның спектакльләре аша театрга мәхәббәт уянгандыр да инде. Сигезенче сыйныфта укыганда «Әлдермештән Әлмәндәр»не куя башладык. Миңа Әлмәндәр образы тәгаенләнде. Шул пьесаны куйганда, кинәт кенә башыма: «Нишләп соң без Казанда яшәп яткан Туфан Миңнуллинның әсәрен куябыз, кем соң ул безгә? Үзебезнекен язып, үзебез уйнап куярга кирәк!» – дигән уй килде. Һәм шул ук төнне беренче пьесамны язарга да тотындым. Туфан абыйныкын үрнәк итеп алып, хәреф санына кадәр, әсәрнең күләмен, курсивын, диалоглар күләменә кадәр формасын тәңгәлләштереп бардым.
Казанга килгәч, Туфан абый белән берничә тапкыр күрешергә насыйп булды. «Иделем акчарлагы» бәйгесендә сөяркәләр турында пьеса язган идем. Туфан абый аны укуын укымагандыр инде, катнашучылардан карап темасын аңлаган да, «Менә бу әсәрне кем язды?», «Ничә яшь икән бу кешегә?» – дип сораулар яудыра башлады. Шул чагында дулкынлануымнан урындыгыма сеңеп беттем, нәрсә эшләргә җыена икән, дип уйга калдым. «Мин!» – дип кул күтәрергә батырчылык итмәдем. Ә ул: «Мин сөяркәләр турында илле яшемдә генә яздым. Үзегез белгән, үз яшеңә туры килгән темага, булган тәҗрибәгә таянып язарга кирәк!» – диде. Аның киңәшен аңладым һәм бер-бер артлы яшьләр темасына язам да язам. Һәркайсында персонажларым егермеләп яшь кешегә җитә. Язган берен Фәрит Бикчәнтәевка алып киләм. Өч-дүртне язганнан соң, Фәрит абый түзмәде: «Син моны кемгә язасың соң? Кайсы театрда егерме яшь кеше күргәнең бар? Боларны беркайда куеп булмый!» –диде. Шуннан соң «Мәхәббәт турында сөйләшик»не яздым... Камал театрында куелган беренче әсәрем булды. Ун ел репертуарда торды.
Иҗатта аксакал җитми
Язучылар берлегенә кергәндә дә Туфан ага фатихасын алып кердем. Ул драматург буларак, үз бәяләмәсен бирде. Аның тәкъдимнамәсе булгач, мине бертавыштан Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр. «Яңа татар пьесасы» конкурсында яшьләр өчен «Туфан Миңнуллин исемендәге премия» номинациясе бар иде. Туфан абый җиңүчене үзе хәл итә. Әсәрнең авторлары күрсәтелми, тәхәллүс белән бара, ягъни кем язганы жюри да белми. Беренче елны «Гармун» әсәре өчен бирде. Икенче елны да минем пьесаны ошаткан. Ләкин жюри аны тыңламыйча, икенче әсәрне өстен күргән. Аннан соң Туфан абый «Исемемне дә кыстырмагыз!» – дип дулаган. Премияне дә бетерде...
Үземнән олы язучылар янына барып, беренче сүз катуны өнәп бетермим, уңайсызланам. Татар әдәбе буенча, өлкән кешегә беренче кул сузу гадәте булмаган кебек. Алар белән үземне тиң куеп сөйләшә алмыйм. Олуг драматург белән соңгы күрешү театр каршында булды. Чия төсендәге машинасы ишеге ачылган, мине чакырып алды, сөйләшеп тордык. Аның уңай мөгалләмәсен сизә идем. Ул татар театрын үстерүгә һәм саклап калуга бәяләп бетергесез зур өлеш кертте. Әле аның пьесаларына елдан-ел күбрәк һәм авыр чорларда кайтачакбыз. Туфан абый булмагач, минем өчен иҗатта аксакал юк!
Курчак театры – өлкәннәр өчен туган сәнгать!
«Әкият» курчак театры өлкәннәр өчен дигән юнәлешне дә алга сөрә башладык. Балалар театры икәнен барысы да белә. Алар белән әти-әниләр дә килә бит, ә кичләрен безнең сәхнәләр буш тора. Гомумән, курчак театры балалар өчен туган сәнгать түгел. Ул өлкәннәр өчен барлыкка килгән. Бездә андый мәдәният, гадәт кенә юк. Моңа әле ияләшмәгәннәр. Без аны булдырып чыгарбыз.
«Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрен «Әкият»тә сәхнәләштерүемнең сәбәпләре шактый. Беренчедән, мин әсәрне яттан беләм. Шәүкәт абый Биктимеров уйнаган чорларны да яхшы хәтерлим. Шәүкәт абыйдан соң Әлмәндәрне уйнарлык актер юк, дип саналды.
Иҗат – зур батырлык
Иҗатта нидер эшләү, халыкка үз фикереңне белдерү, гомумән, зур батырлык. Мин аны чишенеп атып, анадан тума халык каршына чыгу белән тиңлим. Хис-уйларыңны халык хозурына тапшырасың. Бәләкәй генә шигырь язсаң да, аны өстәл тартмасында калдырмыйча, кайдадыр бастырсаң, моны да батырлык дип әйтергә мөмкин. Ә «Әлдермештән Әлмәндәр»гә килгәндә, ул – зур, көчле әсәр. Аны сәхнәгә куюымны батырлык димәс идем. Әсәрне курыкмыйча сәхнәгә чыгару гына җүләрлек катыш батырлык... Андагы могҗиза, тылсымлы эпизодларны курчак театрында тормышка ашырырга җиңелрәк тә әле. Курчак театры өлкәннәр өчен дә дигәнне алга сөрү өчен иң кулай материал булды ул. Марсель Сәлимҗановтан да качарга тырышмадык, аның интерпретациясе белән килештек.
Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр»е – яхшы әсәр, режиссер буларак шуңа алындым да. Андагы вакыйгалар укучыны борчырга, куркыртырга тиеш. Һушыңны ала, җирәнгеч уйлар китерә торган повесть. Мәктәптә укый башлаган идем, уңайсыз булгач, ташладым. Шулай бер укый башлыйм, ташлыйм. Тагын укып карыйм. Укый торгач, әсәрне форма ягыннан да, фикер җәһәтеннән дә, хәтта мизансценаларын да күрә башладым. Яки геройларда теге яки бу артистны күрә башлыйсың. Артист өчен дә куярга мөмкин. «Адәмнәр»гә алынуның сәбәпләре күп. Яхшы әсәр өчен яңа сүз, форма яки көчле герой булуы шарт.
Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты» әсәрен куйганда күпләр: «Син, җүләр, ике сәгать буе бер әбине ике чекист интектергәнен күрсәтәсеңме?» – диделәр. Ә бит анда тема бар! Мондый герой очраганы юк иде бит әле. Әсәрнең уңышына да күпләр ышанмаган иде.
Режиссер, продюсер Тимур Бекмамбетов белән ике проектта катнаштым. Ул мине «Хуҗа Насретдин» спектакле, «Девятаев» киносына сценарий авторы буларак җәлеп итте. Ишәкнең беренче монологын русча яздым, ә моңарчы русча язганым юк иде. Спектакль премьерасы Зөя утравында лаборатория барышында күрсәтелде. «Театр наций»дә курчак спектакле итеп эшләде. Аны Русиянең данлыклы артистлары тавышландырды. Хәзер без шул пьеса нигезендә мультфильм эшләргә җыенабыз. «Девятаев» фильмы буенча да үзе шылтыратты. Пандемия чорында киноның сценариен эшләдем. Аны миңа кадәр дә берничә ел дәвамында язганнар, соңгы сценаристы мин булдым.
«Әкият»тә икенче сезонга тугыз спектакль булачак дип планлаштырабыз. Әсәрләрне рус һәм татар телендә куябыз. Театрда ике труппа эшли. «Алиса в стране чудес», «Мырау батыр», «Барон Мюнхгаузен»ны әзерләргә исәп. Чакырылган танылган режиссерлар белән дә эшләргә исәп тотабыз. «Әкият»тә лаборатория оештырабыз, яңа сезонда «Шомбай фест»ны да тормышка ашырып булыр дигән нияттә торабыз. Һәрберсенең үз йөзе булырга тиеш. Яңа, моңарчы булмаган эстетик яктан үстерә торган проект булуын телибез. Кыскасы, иҗат итәр өчен мәйдан киң.
Мөршидә Кыямова әзерләде
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев