Хайваннар һәм... рәсемнәр
Текстны сәләтле эколог, энтузиаст һәм натуралист Алсу Жукова әзерли, ә рәсемнәрне буягыч итәргә уйладык. Балаларны рәсемнәр белән генә түгел, шулай ук кызыклы биремнәр белән дә җәлеп итәргә телибез. Китап быел җәй көне рус һәм татар телләрендә чыгачак!
Рәссам Мария Кирикованың «Түбән Кама» милли паркы өчен әзерләгән «Кырмыскалык» («Муравейник») исемле өстәл уены дөнья күрде. Уен тарихы һәм андагы искитмәле биологик төгәллек белән сурәтләнгән тереклек ияләре белән танышып чыкканнан соң, авторның үзе белән дә аралашырга теләк туды.
Безнең белешмә:
Мария Кирикова – рәссам-график, Рәссамнар берлеге әгъзасы. 1983 елда Новополоцк шәһәрендә (Белоруссия) туа, балачагы һәм уку еллары Ижауда (Удмуртия) уза. Удмурт дәүләт университетының сәнгать һәм дизайн институтын тәмамлый, шулай ук Финляндиядәге Һельсинки университетында белем ала. Хәзерге вакытта рәссам Мәскәү өлкәсенең Королёв шәһәрендә гомер кичерә. Фәнни рәсем төшерү белән шөгыльләнә (анималистика, ботаника).
Өч айда тулы бер «Кырмыскалык»
Узган елгы җәйнең шактый үзенчәлекле шартларга туры килүе кайберәүләрне борчуга салса, икенчеләрне яңа эшләргә илһамландырган. «Муравейник» уенының тарихы да җәй көне, музейлар һәм зоопарклардан читтә йөрергә мәҗбүр булган вакытта башланып китә. Күршедә генә урнашкан мәктәп ишегалдындагы тырыш бөҗәкләрне һәм өйдәге кырмыска фермасын күзәтеп, өч ай дигәндә, яңа уен барлыкка килә. Шушы вакыт эченә өч йөздән артык кырмыска рәсемен төшерү, уенның төп каһарманнары турында мәгълүмат җыю, мирмекологлар (кырмыска белгечләре) белән аралашу, документаль фильмнар карау һәм уенның фәнни төгәллеген тәэмин иткән башка эшләр дә керә. Уенның берничә үзенчәлеге бар: аны шул ук вакытта буягыч итеп тә кулланырга була, уен барышында балалар һәм олылар, үзләрен кырмыскалар урынына куеп, аларның гаҗәеп дөньясы белән дә таныша ала. «Гыйлем» фән һәм мәгърифәт үзәге уенны татар теленә дә тәрҗемә итәргә өлгергән, шуңа хәзер «Кырмыскалык»ны туган телебездә дә рәхәтләнеп уйнарга мөмкин.
Кызыклы уен, китаплар әзерләнә
– Мария, мондый универсаль уенны булдыру идеясе ничек туды?
– Балаларның кайчак примитив сюжетлы һәм сыйфатсыз графикалы өстәл уеннары уйнап утырулары кыргый тоела. Минем өчен хайваннар дөньясы шулкадәр кызыклы ки, рәсем төшерүем дә нәтиҗәдә әзер рәсем алу өчен түгел, ә күбрәк әзерлек барышына, объектны өйрәнүгә кайтып кала. «Муравейник» белән дә нәкъ шулай булды. Кырмыскалар, аларның искитмәле тормышы турында китаплар уку, мирмекологлар белән аралашу белән дә бик мавыгып киттем. Ахыр чиктә үземне бөҗәкләрнең үзтотышы турында курс эше якларга әзерләнгән кеше итеп хис итә башладым. Новосибирск мирмекологлары, биология фәннәре докторлары Жанна Резникова һәм Татьяна Новгородова киңәшләре уенның теория өлешенә әзерләнергә ярдәм итте. Биолог булмагач, катлаулырак, әлбәттә, әмма әйтеп бетергесез кызыклы булды.
– «Түбән Кама» милли паркы белән тагын нинди проектлар башкарасыз?
– Хәзерге вакытта мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен милли паркта тереклек иткән хайваннарга багышланган китап әзерлибез. Текстны сәләтле эколог, энтузиаст һәм натуралист Алсу Жукова әзерли, ә рәсемнәрне буягыч итәргә уйладык. Балаларны рәсемнәр белән генә түгел, шулай ук кызыклы биремнәр белән дә җәлеп итәргә телибез. Китап быел җәй көне рус һәм татар телләрендә чыгачак!
Натурадан рәсемнәр
Мария Кирикова рәсемнәрен натурадан, фотосурәтләр кулланмыйча ясый. Казан (Идел буе) федераль университетында беренче-өченче курсларда укыганда үземә дә, биолог буларак, дистәгә якын альбом тутырып, фәнни рәсемнәр төшерергә туры килде. Микроскоп аша карар өчен әзерләнгән препарат, бөҗәк коллекцияләре, кайчандыр тере булган башка хайваннарның рәсемнәрен ясауны әзме-күпме күз алдына китереп була...
– Мария, ә әйләнә-тирәбездә «чабып» йөргән тере җан ияләре белән ничек эш итәргә? Ничек ясап өлгерергә? Натуралист булуның нинди үзенчәлекләре бар?
– Элек хайваннарны ясарга ничектер кулым да бармый иде, биш ел дәвамында ботаника иллюстрацияләре ясау белән шөгыльләндем – үсемлекләр бит инде бик хәрәкәтләнми. Бөтенләй хәрәкәтләнмиләр дип әйтә алмыйбыз: бәпчекләре ачыла, чәчәкләр шиңә, җимешләр чери – һәм болар барысы да безнең күз алдында бара. Яшел «натурщик»ларга (үсемлекләргә), шиңмичә озаграк сакланыр өчен, салкында төн кунарга туры килгән: чәчәккә күмелгән ботаклар тулы суыткычны күз алдыгызга китереп карагыз әле! Фотосурәттән карап ясау башыма да килмәде. Бер дә кызыклы түгел бит алай! Җәнлекләрне иң элек карачкыларга карап кына ясый идем. Бәхетебезгә, Мәскәүдә искиткеч тупланмаларга ия булган берничә музей бар. Аннан орнитологлар түшкәләрне дә бирә башладылар. Җан өрү өчен, зоопаркка эскизлар ясарга бардым. Шулай итеп һәр рәсем өчен дә әзерлек исемлеге тупланды: сөякләр, карачкылар, түшкәләр тупланган зоомузей, ә натурадан эскизлар әзерләү өчен – зоопарк һәм биостанция. Каргаларны бик якын күрәм, урамда алар артыннан чабып, ясарга күнегеп йөргән чаклар да булды. Элек, натурадан ясаганда, бернәрсә дә килеп чыкмый иде, берничә елдан, хайваннарның үзтотышларын өйрәнгәннән соң гына тиз ясарга өйрәндем.
– Мәскәү зоопаркы белән дә хезмәттәшлек итәсең икән...
– Мәскәү зоопаркы профессиональ вакытлы әдәбият бастыра, «Зоопарк һәм питомниклардагы ерткыч кошлар» исемле еллык җыентык та шулар исемлегендә. Кошлар коллекциясенең иллюстрацияләре зоопарк өчен ясалган беренче рәсемнәрем булды. Бервакыт «Кошлар йорты» павильонындагы мөгезле козгыннарны күреп, бөтен дөньямны оныттым. Мәскәү зоопаркы бу кошларны үрчетү эшләре алып бара. Көньяк мөгезле козгыннары (рус.: кафрские рогатые вороны) – Кызыл китапка кертелгән кошлар, Африкада тереклек итәләр. Һәм дөньядагы иң зур зоопарклар аларның резерв популяциясен булдыру белән шөгыльләнә. Кыргый табигатьтә яшәүче кошлар юкка чыга калса, дип башкарыла бу эшләр. Африканың мөгезле козгыннарны саклау фонды өчен эшләр әзерлим, ә натурщиклар сыйфатында зоопаркыбыздагы кошлар хезмәт итә.
Дөньяны хыялыйлар тота
– Тормышыңдагы һөнәри эшчәнлеккә бәйле иң әһәмиятле вакыйга?
– Ижау рәсем студиясенә килгән көнем. Миңа ул вакытта алты яшь иде. Мәдәният йорты чормасындагы зур булмаган бер бүлмәдә узды ул. Минем яшьтәгеләр кабул да ителми торган чак. Укытучым Вадим Петрович миңа «моны алыргамы, юкмы?» дип карап торды да берәр нәрсә ясап күрсәтүемне сорады. Шунда ук үрмә гөлләр һәм маймыллар тулы куе джунгли ясап куйдым. Һәм мине алдылар! Гуашь исе аңкып торган, киң күңелле укытучылы бу студия рәссам булу хыялының берәр кайчан тормышка ашачагына өмет уятты.
– 2014 елда үзең дә Королёв шәһәре балалары өчен түләүсез сәнгать түгәрәге оештыргансың. Мондый түгәрәкне ачуга нәрсә этәрде? Дөнья энтузиастлар җилкәсендәме, ничек уйлыйсың?
– Энтузиаст һәм хыялыйлардан башка без күрергә гадәтләнгән кешелек дөньясы да булмас иде сыман. Искиткеч проект иде ул! Балалар белән рәсем ясарга бик яратам. Һәркем дә шөгыль сайлау мөмкинлегенә ия булырга тиеш, дип уйлыйм. Иң якындагы китапханәгә бардым да дәресләр алып барырга тәкъдим иттем. Җитәкчелек һәм китапханә хезмәткәрләре ярдәме белән барысы да килеп чыкты! Түгәрәкне махсус түләүсез ясадык. Китапханә ишегендә эленеп торган белдерүне күргән һәр бала килеп рәсем ясый алсын өчен шулай оештырдык. Мәктәптән кайтышлый, ата-аналары мәҗбүр итмичә, мөстәкыйль рәвештә кабул ителгән һәм акча мәсьәләсенә кайтып калмаган карар булсын, дип. Дәрес өчен кирәк-яраклар да мәктәпкә дип алынган әйберләр исемлегеннән читкә чыкмады. Вируслардан алып, очыштагы кошларга кадәр, Басё шигырьләренә иллюстрацияләр, йорт хайваннарының эскизлары – нинди генә табигый объект ясамадык. Бик күңелле иде! Кызганычка, хәзер рәсем ясау һәм белем бирү арасыннан икенең берсен сайларга туры килә. Кайчан да булса бу ике өлкәне кабат берләштерә алырмын, дип өметләнәм.
– Иҗат кешеләренә иртәме-соңмы торгынлык чоры белән очрашырга туры килә. Синең андый вакытлар булгаладымы?
– Рәсем төшерү, җан ияләре белән аралашуның беркайчан да иҗади кризиска китергәне булмады. Тирә-юнебездәге кешеләр белән яхшы, тыныч мөнәсәбәтләр кору – нәтиҗәле эш өчен иң мөһиме шул. Моңа ирешә алмыйсың икән, торгынлык башлана. Һәм ул иң беренче чиратта рәсемнәргә йогынты ясый. Ирекле рәссам эшендә иң аз дәрәҗәдә – иҗади кыенлыклар һәм күп тапкырлар күбрәк дәрәҗәдә аралашу, оешканлыкка бәйле кыенлыклар чагылыш таба. Фотолар Мария Кирикованың шәхси архивыннан
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев