Хип-хоп «Туган тел»
Бу көннәрдә Enaecash «Идел»нең «Яңа дулкын» ютуб-каналында Тукайның «Туган тел» шигыренә яңа рэп җырын тәкъдим итте.
Бу көннәрдә Enaecash «Идел»нең «Яңа дулкын» ютуб-каналында Тукайның «Туган тел» шигыренә яңа рэп җырын тәкъдим итте.
Безнең белешмә:
Enaecash («Энекәш») – Булат Алиев. Автор һәм башкаручы. 26 яшь. Көйләр яза. Вируслы родиклар уйлап чыгара. Реклама һәм аны тарату белән шөгыльләнә. Биш ел элек lia&ben дип исемләнгән cover-төркемгә нигез сала, анда хәзер дә җырлый. Әти-әнисе теләге буенча медицина университетын тәмамлый, белгечлеге буенча – терапевт. Һөнәре буенча беркайчан да эшләмәгән. Музыканы өстенрәк күргән.
- Булат, шәһәр егете буларак, татар телендә ничек болай иркен аралаша аласың?
- Татар мохитендә яшәгәнгә. Байлар Сабасында тудым, Минзәләдә һәм Чуашиядә үстем. Кайда да әйләнә-тирәмдә гел татарча сөйләшүчеләр булды, татар җырларын, аеруча Салаватны тыңлап үстем. Мин – Салават фанаты!
- Enaecash тәхәллүсе ничек барлыкка килде?
- Барысы да тәхәллүснең инглиз телендә булуын теләүдән башланды. Ахырдан, татар сүзен алып, аны инглизчә язарга булдым, укылсын да, шәп яңгырасын да, дидем. Әүвәл «кеше» сүзен язып куйдым (инглизчә, cache сүзе акча дигәнне аңлата). Ә абыем: «Син минем энекәш бит!» – дип куйды да, шул җитә калды.
- Ә ни өчен нәкъ менә рэп?
- Хип-хоп – шактый универсаль жанр: җырлыйсың, текст та укый аласың – миңа шунысы ошый. Җитмәсә, рэп-индустрия модада һәм яшьләр арасында бик популяр.
- Ничек уйлыйсың, татар аудиториясе рэп жанрына ни дәрәҗәдә әзер?
- Музыканы дөньяның төрле телләрендә иҗат итәргә була, мин инглиз телендә дә, русча да язам, татарча язарга теләвемне дә яшермим. Татар музыкасы да үз арабызда гына түгел, ә гомумән, популяр була алуын исбатларга телим. Мәсәлән, Казакъстанда милли җырлар көннән-көн популярлаша бара, сүзләрен аңламасалар да, тыңлыйлар бит! Ютубта миллионлаган карау җыйган җырлары бар. Ә татарлар алай булдыра алмасмы? Әлбәттә, булдыра!
- Синеңчә, татар телен саклауның иң отышлы юлы нинди?
- Иҗат. Теләсә нинди: җыр, фильм, фестивальләр... Бүген шул рәвешле генә телне актуальләштерергә мөмкин. Икенчесе: ата-ананың баласы белән сабый чактан ук татар телендә сөйләшүе.
- Ни өчен үсмерләр татар җырлары тыңламый?
- Алар татар җырлары тыңлый. Әмма эстраданы түгел! Чөнки аннан искелек бөрки. Көй яңгырашы коточкыч һәм бертөрле күңелсез. Чынлыкта бүген яңа шәп татар музыкантлары бар, алар бер дигән җырлар язалар. Әмма аларны никтер күпләр белми, чөнки безгә үзеңне таныту ят нәрсә. Иҗатыңны күрсәтә дә белергә кирәк. Кайдадыр таратырга, Тик-Токта челлендж башларга... – яңа формат һәм тәкъдим итү ысулларын уйларга туры килә. Театраль куелышлар белән дә шул ук хәл бит: аларны да заманчалаштыру таләп ителә. Мин менә классикага яңа сулыш өрергә булдым. Мәсәлән, Тукайның «Туган тел»ен белмәгән кеше юк, яңа яңгырашта яшьләргә кызык булачак!
- Ун елдан иҗатыңны ничек күрәсең?
- Джастин Тимберлейк белән бергәләп татар җырын яздырырбыз, дип уйлыйм.
- Хәзерге татар блогерлары һәм музыкантлары, татарча контент җыеп популярлык казана да рус контентына күчә. Ә синең планнарың нинди?
- Мин хәзер дә русча җырлар иҗат итәм, киләчәктә дә аларны ике телдә чыгаруымны дәвам итәчәкмен. Нинди телдә булуына карамастан, үземә ошаган җырлар гына язам.
- Пандемия вакытында чыгарган юмор формасындагы «Ochpochgangbang» альбомың турында да сөйлә әле.
- Мин көләргә дә, шаяртырга да яратам, шуңа күрә музыкам да үзеннән-үзе елмаерга мәҗбүр итә. Кайчак татар музыкасыннан бөтенләй ерак булган рус танышларым да яхшы фикерләр әйтә икән, шәп бит инде! Мәзәк итеп кенә язган «Сөт» җыры сингл булды. Татар музыкасын популяр итәрлек заманча кәеф тудырасым килә. Хәзер дә төп трендларны саклап иҗат итәргә тырышам.
- Киләчәккә планнарың?
- Татарның танылган «Әпипә» һәм «Кубәләк» җырларын да яңа яңгырашта тәкъдим итәсем килә. Озакламый аларны туплап, яңа альбом чыгарырмын дип өметләнәм.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев