КОЛЛЕКЦИЯСЕНДӘ – ТӘРӘЗӘ ЙӨЗЛЕКЛӘРЕ
Мәскәү янындагы Лобня шәһәрендә яшәп иҗат итүче һөнәри фотограф Иван ХАФИЗОВ – ил тарихындагы агач архитектура мирасы белән бәйле агач тәрәзә йөзлекләре проекты белән бар илгә мәгълүм шәхес.
Мәскәү янындагы Лобня шәһәрендә яшәп иҗат итүче һөнәри фотограф Иван ХАФИЗОВ – ил тарихындагы агач архитектура мирасы белән бәйле агач тәрәзә йөзлекләре проекты белән бар илгә мәгълүм шәхес.
Һәр шәһәрдә тәрәзә йөзлекләре эзли
Иван Хафизов Казанда үскән. Аңа ун яшьләр тирәсендә, гаиләсе Мәскәү янына күченгән. Әүвәл Мәскәү дәүләт педагогика университетының математика факультетын тәмамлаган, аннан соң педагог-психолог һөнәренә укыган. Әмма башка һөнәр буенча хезмәт куя башлаган, сәнәгать предприятиеләренә компьютерлар урнаштыручы IT-компаниядә эшләгән.
2006 елның җәендә эш буенча Энгельс шәһәренә баргач, шәһәр күренешләрен фотога төшерергә вакыт тапкан ул. Менә нәкъ шул шәһәрдә беренче тапкыр агач тәрәзә йөзлекләренә игътибар иткән, «алар гади генә, әмма барысы да төрле төсләрдә иде», дип искә ала фотограф бу вакытны. «Минем әлеге фотолардан сайлап, өч коллаж төзисем килде. Ясадым да оныттым. Берникадәр генә вакыт үткәч, дусларым белән Ярославль өлкәсенә бардык, шул Бөек Ростов, Мышкин, Углич, Борисоглебский бистәсенә велосипедлы сәяхәткә баруымда да юлда очраган йортлардагы матур тәрәзә йөзлекләрен тагы фотоларга төшердем. Аннары эштә башланган бик тә җитди кыскартуларга эләкмәс өчен, барлык командировкаларга да үзем барачакмын, дидем. Әлеге тәкъдимемне тыңлагач, җитәкче: «Син үз акылыңдамы? Талчыгырсың бит!» – диде. Әмма үзе шунда ук бик теләп риза да булды. Эшем буенча илебезнең нинди генә өлкәләренә барып чыксам да, тәрәзә йөзлекләрен фотосурәткә төшерүемне дәвам иттем. Чөнки инде агач йөзлекләрнең фотоларыннан коллекция тупларга булдым. Коллекцияләрне ошатам мин, мәктәптә укыганда ук нәрсә дә булса җыя идем: значоклар, кесә календарьлары, маркалар...»
Виртуаль музей ача
Навашино, Муром, Чиләбе, Злынка, Краснодар, Екатеринбург, Чита, Рязань, Воронеж, Красноярск, Иркутск... Командировкалар буенча күп шәһәрләргә барырга туры килгән Иван Хафизовка. Беренче дүрт өлкәдә төшерелгән йөзлекләрнең бер-берсенә охшамаганлыкларына да игътибар итә ул. «Беренче тапкыр күргән, үзем өчен яңа шәһәрдә агач йортларны ничек эзләп табарга икән дип, янгын сүндерүчеләрдән махсус карта да сорадым, әмма аларда мондый карталар юк булып чыкты, – дип искә ала фотограф егет. – Кайчак туган якны өйрәнү музейларында да төгәл җаваплар алып булмый, бу чакларда шәһәр картасына карап, үз эчке сиземлегемне, логикамны эшкә җигә яисә башкалар киңәшләрен тыңлый идем. Әмма киңәшләр тыңлап барган урыннарда да борынгы йортка түгел, заманча кибетләргә тап булган очраклар да булды. Шундый мәлләрдә мин: «Их, нигә үткән заманга барып кайтып булмый икән!» – дип уфтана идем».
Берничә дистә шәһәрдә төшерелгән тәрәзә йөзлекләре фотоларын, интернет киңлегенә куеп кына калмыйча, 2010 елны «Тәрәзә йөзлекләренең виртуаль музее»н ача ул. Бу музей – агач йөзлекләр белән бәйле дөньядагы бердәнбер виртуаль музей! Максаты да изге: Русия һәм аңа якын илләрдәге агач йөзлекләр коллекциясен булдыру һәм аларны: төрләреннән, иҗат ителгән чорларыннан, төсләреннән, гади яисә катлаулы, тәрәзә яңаклары булу-булмауларыннан чыгып квалификацияләү һәм махсус каталог төзү. Моңа ирешү өчен шушы махсус сайт-музейны булдыра һәм социаль челтәрләрдә дә әлеге теманы алга этәрә. Инстаграм сәхифәсендә укучылары саны йөз меңгә җитә язган. Әлеге тема күпләр өчен кызыклы тема булып чыга, рәхмәт әйтеп язучылар да күп, ди. Эшчәнлеге хакында Русия телевидение каналлары өчен генә түгел, хәтта гарәп телевидениесе өчен дә махсус тапшырулар төшерелгән.
Нобель премиясе лауреатларына бүләк
Иван башта бу төр фотоколлажын АКШның берничә фотобанкына куеп саткан, әмма бу аңа хак алып килмәгән. Дөрес, аның фотолары белән кызыксынган чит ил кешеләре аларны сатып та алгалаганнар. Ниһаять, бер көн Алмания кешеләре йөзлек фотосын тәбрикнамә итеп бастырган, ә Русиянең ике туристы аны сатып алып, Иванның үзенә салган. Шуннан соң ул аларны тәбрикнамә рәвешендә дә нәшер итә һәм фотоларын Яңа ел өчен календарь итеп тә бастыра инде. Мондый календарьлары – хәзер инде һәр Яңа ел алдыннан көтеп алынган бүләк. «Аларның төсле һәм аклы-каралы вариантлары бар», – ди ул. Ә менә бер вакыт аларны алып, дөньядагы Нобель премиясенә лаек булган шәхесләргә дә бүләк итеп чыкканнар.
Краудфандинг ысулы белән китап
Иван Хафизов агач тәрәзә йөзлекләре темасына багышлап китап та бастырган. «Тәрәзә йөзлекләре. Үзәк Русия» («Наличники. Центральная Россия») дип аталган китап инде исемнәре гасырларда югалган меңнәрчә агач уючыларга һәм язылмаган тарихларга багышланган. Китабын ул краудфандинг ысулын кулланып нәшер иткән. «Крауд-кампаниядә кешеләргә нәрсә дә булса тәкъдим итәргә кирәк. Мин йөзлекләрне фотога төшерәм, дидем. Беренче җыелган акчага өч өлкәгә экспедициягә барып, бик күп фотосурәтләр төшереп кайттым. Шушындый беренче тәҗрибәмнән соң, әлеге ысул белән йөзлекләргә багышланган өр-яңа китап чыгарырга телим, дидем һәм башкалар да минем тәкъдимемне хупласын өчен атаклы язучы, җырчы, дизайнер, топ-блогерлардан бу хактагы видеомөрәҗәгатьләрен дә яздырттым. Нәтиҗәдә, зур сумма җыелды һәм мин, ниһаять, йөзлекләргә багышланган китап нәшер иттем».
Тарихны да өйрәнеп була
Якташыбыз тәрәзә йөзлекләре хакында мәкаләләр дә яза, фотоальбомнар да нәшер итә. Йөзләрчә кала-салаларга, кечкенә авылларга махсус экспедицияләр оештырыр алдыннан, «Русиянең тарихи шәһәрләре исемлеге»н барлап чыга ул, кайсы шәһәрләрдә борынгы агач йортлар саклануы хакында аңа башкалар да әйткәләгән.
Йөзлекләр белән агач йортларны гасырлар буе бизәгәннәр, ә Русиядә XVII гасырда – пыялалар куланыла башлагач кына пәйда булганнар. Алар буенча тарихны да өйрәнеп була. «Илебездә борынгы, агач йортлы шәһәрләр саны дүрт йөздән артык. Аларда символлар да җитәрлек: аждаһалар, Су анасы, совет власте символлары... – дип фикерләрен җиткерә Иван. – Төмәндә, мәсәлән, барокко, ампир стилендәге үтә сыйфатлы йөзлекләр дә иҗат иткәннәр икән. Ә Томскидагы Татар урамында урнашкан сәүдәгәр Әхмәдулла Әхмәтов йорты?! Искиткеч бит ул! Әлеге йорт бизәлешендәге татар милли бизәкләренә барокко архитектура стиле дә, итальяннарның таш ую ысуллары да өстәлгән! Парадокс шунда: без Байкал, Кижи утравы, Камчатка вулканнары белән горурланабыз, ә үз янәшәбездәге үк матурлыкны, гомумән дә, күрмибез! Йөзлекләрне өйрәнүче архитекторлар, тарихчылар, фотографлар, сәнгать белгечләренең кайберләре һәм шул ук вакытта агач ую осталарының да кайберләре белән аралашам. Мондый азмы-күпме булса да йортлар сакланыр әле. Борынгы агач йортлар төбәкләрдәге туризм үсеше өчен дә кулай. Бөтен илебезне гизеп, һәммә өлкәләрдәге агач йөзлекләрне фотога төшерүем елларга сузылыр инде... Бу – четерекле, авыр хезмәт, агач яфраклары комачау итмәсен өчен язын, көзен генә юл йөрү, көн яктылыгында гына фотога төшерү... Әмма мине аңлаучылар да бар, мәсәлән, 2011 елны Украинадагы бер хостинг-провайдер проектымны иң яхшы башлангыч дип белгерде һәм айпад бүләк итте».
Мәдәни миссия
Иван Хафизов тәрәзә йөзлекләре сурәтләрен футболкаларга да бастыра, шушы темада күргәзмәләр оештыра, лекцияләр дә укый. Шөгыльләнә башлагач та, бу темадагы глобаль фәнни хезмәтләрнең бик тә аз булуын аңлаган ул. Бары тик Түбән Новгород, Владимир, Ярославль, Кострома өлкәләрендә һәм Уралдагы агач уюы хакында гына өйрәнелгән икән. Аларны бит сугышка кадәр фотога төшермәгәннәр дә, ә совет власте елларында бу хакта беркемнең башына да килмәгән... Шуңа күрә киләчәктә язылачак китаплары өчен өчен мәгълүмат туплый. Ул китапларда да Төньяк, Идел буе, Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш агач йөзлекләре фотолары, текстлары тупланачак. «Бу – минем мәдәни миссиям, – ди фотограф. – Ашыгырга да кирәк, чөнки борынгы йортлар тиз сүтелә. Мәсәлән, дусларым мин ике ел элек үткән маршрут буенча утыз алты йорт йөзлеген карарга чыгып киткән иде, шуларның нибары унҗидесен генә таптылар, калганнары инде юкка чыккан. Шунысы да бар: кешеләр өйләрен яңартканда борынгы йөзлекләрнең милли, тарихи әһәмиятен аңламыйча яндыралар. Андый чакларда күңел төшенкелегенә дә бирелеп алам... Мәсәлән, хәзер модерн стилендәге йөзлекле йортлар юк диярлек. Әнә, Норвегиядә хәтта XII гасыр төзелмәләрен дә кадерләп саклыйлар».
Сувенир тәрәзә йөзлекләре
Иван Хафизовның тагы бер искиткеч кызыклы проекты гамәлдә. 2020 елдан башлап ул агачтан, челтәрләп ясалган йөзлек модельләрен иҗат итү эшчәнлегендә. Ул аларны җитештерүне шулай ук краудфандинг ысулы булышлыгы белән җайга сала алган. «Проектымны бик күпләр ошатты, елның иң якты һәм иң үзенчәлекле крауд-компаниясенә әйләнде, аның өчен 1,5 миллион санаган идем, нәтиҗәдә, 5,3 миллион сум акча җыелды. Һәм мин нибары йөз модель генә ясамаячагымны аңлагач, үз остаханәмне булдыру турында уйладым. Остаханә өчен урын арендалап, өр-яңа ике лазер станогын сатып алдым. Җыелмаларым шушы лазер җайланмаларында, фанерадан киселеп туплана. Агач кисем-детальләр, кылкаләм, буяулар, төрле өстәмә бизәм, җилемнән торган әлеге җыелмалар куллану инструкциясе белән берлектә тармаларга салынып, сатып алучыларга почта аша юллана». Сувенир модель төрләрен ясау өчен оста берничә компьютер программасын өйрәнеп, махсус лабораторияләрдә осталык дәресләрен дә үткән.
Иван Хафизов планнарына Татарстан агач тәрәзә йөзлекләрен фотосурәтләрдә саклап калу да теркәлгән. Идел буе йөзлекләрен ул икенче томга туплаячак. Башкаланың бик күп агач тәрәзә йөзлекләре аның тарафыннан фотоларга төшерелгән инде. Ул әле үз остаханәсендә Казан Кремле янында ук урнашкан йортның агач тәрәзә йөзлеген дә кабатланмас истәлек итеп, бик тә кадерләп саклый!
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев