Логотип Идель
Мәдәният

Креатив «кәкре»

Әгәр дә әбиемнең сату өчен матур әйберләр бәйләрлек сәләте, кулында шушы «кәкре»се булмаса, дөньяда әнием дә, мин дә булмас идек...

Асия Мөхәммәтшина – Казанда ыргак белән иң креатив әйберләр бәйләүче кул эшләнмәләре остасы, дизайнер. Аның белән мода, үзенчәлекле иҗат һәм тырышлык турында сөйләштек.  

Әбисенең ыргагы

 

– Хәлимә әбием ыргакны «кәкре» дип атый иде. Шул «кәкре»не аңа Фатиха Аитова ачкан мөселман кызлары мәктәбендә, өй эшләренә өйрәтү дәресендә биргән булганнар. Әбием шушы татар кызлары мәктәбен бик уңышлы тәмамлаган. Аннары туган авылына – әтисе Гаязетдин Усманов төзегән мәктәпкә әйләнеп кайткан һәм анда укучы кызларны укырга һәм язырга өйрәтә башлаган. – дип башлады сүзен Асия Әнвәр кызы. – 1917 елдан тормышлары нык үзгәргән. Инкыйлаб, репрессияләр, II Бөтендөнья сугышы... Әгәр дә әбиемнең сату өчен матур әйберләр бәйләрлек сәләте, кулында шушы «кәкре»се булмаса, дөньяда әнием дә, мин дә булмас идек... Ачлык узгач та, иҗаттан тукталмый ул. Күңел теләгән шөгыль дә бик мөһим. Бу «кәкре» әлегәчә безне коткарып килде... Әмма моннан берничә ел элек бер ярминкә вакытында шул йөз елдан артык сакланган ыргакны югалттым. Каядыр барып кына килдем, шул арада югалды... Бик жәл. Тик хәзер моңа фәлсәфи аңлатма табып, үз-үземне юаттым: дәү әнием мине олы юлга җибәргәндер, «Син инде хәзер мин бәйләгән әйберләргә әйләнеп-әйләнеп карамыйча, үзеңчә бәйлә», – дигәндер төсле... Ул безнең белән яшәде һәм йөз ягына чыккач кына дөнья куйды. Аның белән бәйле кул эшләнмәләрен әле дә бик кадерләп саклыйбыз.  

Брошкалары – Беренче каналда

 

– Асия ханым, һөнәрегез буенча сез иҗат кешесеме?

– Һич юк! Казан авиация институтын тәмамладым. Һөнәрем буенча мин – әни. Чөнки уку йортын тәмамлауга Искәндәр белән гаилә кордык. Ирем – программист, аңа эш табылып торды, ә мин үземне улыбыз Әхмәтне шушы җәмгыять өчен файда китерерлек, укымышлы, әдәпле, сәләтле итеп үстерүгә багышладым. Нәселебездәге күпләрнең кул эшләренә кулы ятуын белсәм дә, бераз өс киемнәре тексәм дә, бу шөгыльгә кереп китергә вакыт табылмады.
Әхмәт башта Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын, аннары Лондонда магистратураны тәмамлады. Бүгенге көндә ул Мәскәүнең бер архитектура бюросында эшли. Ә мин инде улыбыз үсеп җиткәч кенә, аның өчен борчылудан туктап, ниһаять, кулыма ыргак алдым. Иң беренче бәйләгән әйберләрем: заманча хатын-кызлар өчен аксессуарлар, кольелар, муенсалар, чәчәкле галстуклар, беләзекләр, креатив брошкалар, йөзекләр...

– Үзегезнең брошкаларыгызны Беренче каналда бара торган «Модный приговор» тапшыруында күрермен дип уйладыгызмы соң?

– Минем өчен һич тә гаҗәп тоелмады ул. Бәйләгән беренче әйберләремне үк бик заманча дип бәяләүчеләр булды. Сәнгать белгече Александр Васильев Казанга килгәч, брошкаларымны аңа үзем бүләк иттем. Чөнки аның бу тапшыруны бераз ирония белән алып баруын ошатам. Озак та үтмәде, ул бер тапшыруга әлеге брошкаларымны пиджәгенә беркетеп тә чыкты.

– Сезнең кул эшләнмәләрегезгә кемнәр игътибар итә?

– Бары тик ике категория хатын-кызлар: беренчеләре – сынлы сәнгатьне аңлаучылар, андыйлар хәйран күп; икенчеләре – бик бай ханымнар. Аларның инде бар нәрсәләре бар, ат башы хәтле бриллиантлары да... Әмма һаман нидер кирәк. Алар – үзләрен башкалардан аерып торырлык үзенчәлекле аксессуар эзләүчеләр.


 
– Нинди төр җепләргә өстенлек бирәсез?

– Бары тик үзебездә җитештерелгән «Ирис» киҗе-мамык җепләрен генә кулланам. Алар иң сыйфатлылары. Аларны берничә тапкыр, саклык белән юарга да мөмкин, юганда төсләре дә уңмый.

Үзенчәлекле коллекцияләр

 

– Сезнең коллекциягез зур! Шулар арасыннан ир-атлар өчен бәйләгән, бар бизәлеше, төс-төсмерләр бөтенлеге белән тукылган татар сөлгеләренә ошаган, катлаулы бизәкле, гаҗәеп матур түбәтәйләргә тукталыйк әле. Аларны бәйләү уе кайчан туды?

– Бездә дәү әнием тукыган борынгы Казан сөлгеләре, әнием чиккән сөлгеләр кадерләп саклана. Беркөн шуларга карап утырдым да, алардагы бизәкләрне бик ошатып, ир-ат түбәтәйләре бәйләргә керештем. Моңа кадәр төрле төсләрне берләштереп, хатын-кыз сумкаларын, баш киемнәрен генә бәйли идем инде, шуңа күрә баш киеме иҗат итә белә идем. Мондый түбәтәйләр бер атна буе бәйләнә. Алар минем үземә дә шулкадәр матур булып күренәләр, шуңа күрә дә аларны гел бәйлисе генә килеп тора. Бәйләгән кул эшләнмәләремне крахмаллаганым юк. Менә бу түбәтәйләрне дә ир-ат берничә кат бөкләп, кесәгә тыгып куя ала. Эшләнмәләремне кер юуу машинасында да юып та сынадым, төсләре үзгәрмәде дә, уңмадылар да... Өстәвенә, алар чын җептән, бик җиңелләр. Быелгы җәйге эсседә дә көн буе киеп йөрерлек. Татар түбәтәйләрен бәйләгәнче, татар тарихы темасына, татар милли формаларына бәйле мәдәни чараларда катнашканым да булды.

– Сез җирле дизайнерлар белән хезмәттәшлек иттегез, димәк?!

– Әйе. 2018 елны Казан дизайнеры Рөстәм Исхаков белән кэжуал стильдәге кием коллекциясе иҗат иттек. Ә аңа кадәр, 2016 елны дизайнер Нурия Зарипова үз кием коллекциясен күрсәтер алдыннан миңа мөрәҗәгать иткән иде. Инде әзер коллекциягә милли колорит өстәргә һәм бик җете төсләрдәге киемнәрдәге рәсемнәрне бик алгы планга ук чыгармаслык итеп аксессуарлар өстәргә кирәк иде. Бу иҗади максатны үтәп чыктым, минем өчен кызыклы хезмәттәшлек булды.

 – Сезнең бит үз коллекцияләрегез дә бик кызыклы! Менә, мәсәлән, «Ак һәм зәңгәр» коллекциягез...  

– Холкым буенча бик кызыксынучан кеше булганга күрә, бик күп укыйм, бихисап тарихи мәгълүматларга төшенәм. Дөньякүләм сәнгати мираска багышланган «Ак һәм зәңгәр» коллекциямне иҗат иткәндә, Кытай фарфоры тарихы белән бик кызыксындым. Әлеге тарих белән илһамландым һәм коллекциямне шуңа багышладым! «Ак һәм зәңгәр» – ул һәркем өчен үз карашы билгеле. Романтиклар өчен – ул Күк йөзе, болытлар, диңгезләр... Ватанпәрвәрләр өчен – сәнгать әсәрләре, эрудитлар өчен – Кытай фарфоры...  Бу тупланма төп концепциягә юнәлдерерлек Голландия музее керамика әйберләре экспозициясе нигезендә туды. Төсләр палитрасы тар, билгеле... Ләкин шулай булуга да карамастан, эш барышында мин үзем өчен көтелмәгән чишелешләр күплеген таптым, материал потенциалын үзем өчен үземчә ачтым. Моннан кала, минем әле атаклы рәссам Ван Гогка, мәшһүр иллюстратор, дизайнер Леон Бакстка, аларның әсәрләренә багышланган кул эшләнмәләрем дә бар. Леон Бакстның әсәрләрен үз күзләрем белән күреп сокланыр өчен 2016 елны аның тууына 150 ел тулу уңаеннан Мәскәүнең Пушкин музеенда ачылган күргәзмәгә дә барган идем. Ә Ван Гог әсәрләренә багышланган эшләнмәләремне иҗат итү өчен аның әсәрләре белән шулай ук Пушкин музеенда, Санк-Петербург «Эрмитаж»ында, Лондон милли галереясында һәм дә Шотландиянең милли галереясында таныштым. Һәрбер рәссамга, дизайнерга күп әсәрләр белән танышу мөһим, шуңа күрә мин дә бихисап күргәзмәләргә йөрим, тормыш кайный.

– Коллекцияләрегезне кайда да булса күрергә мөмкинме?

– Билгеле. Зөя утрау-шәһәрчеге дәүләт музей-тыюлыгы өчен иҗат ителгән коллекциямне ТР Мәдәният министрлыгы сатып алды инде һәм хәзер ул шушы музей-тыюлыкта экспозицияләнә.
 
– «Казан» коллекциягез иҗат итү өчен сезне нәрсәләр илһамландырды?

– Татар башкаласына багышланган коллекциям артканнан-арта бара. Ул әле төгәлләнмәде дә. Биредә мин милли кием элементларын чагылдырдым. Түбәтәйләр, хәситә, яка чылбыры, татар беләзекләре... Аларда татарларга хас булган һөнәрчелек тә, күн мозаикасы да, туку да, зәркәнчелек тә һәм Казанның төп тарихи вакыйгалары да чагылыш тапты инде.

Коллекцияләр иҗат иткәндә сайлап алган темамны бик тирәнтен өйрәнәм. Моның өчен фәнни мәкаләләр, монография, китаплар укыйм, татар мәдәниятенә кагылышлы күпсанлы альбомнар белән танышам. «Казан» коллекциясен иҗат итә башлагач, Мәскәүнең Грановитая палатасына бардым. Андагы Болгар һәм Казан зәркәнчелеге белән бәйле бизәнү әйберләрен, Мономах бүреген карадым. Аларның барысы да Казан яулап алынгач, бездән алып кителгән тарихи әйберләр бит. Шулай ук Санкт-Петербургның Русия этнография музеендагы Идел буе татарларына багышланган күргәзмәдә, Мәскәүнең Шәрык мәдәнияте, ТР Милли һәм «Казан Кремле» музейларында да булдым.


 
Мода һәрчак кабатланып тора

 

– Сез инстаграм сәхифәгездә иҗат әйберләрегезне дөньякүләм Мода йортлары иҗат иткән аксессуарлар белән чагыштырып, аларның бер-берсеннән һич тә калышмавын раслыйсызмы?

– Әйе. Әмма бу чагыштырулар бары тик анализлау йөзеннән генә. Чөнки мода һәрчак кабатланып тора. Әйтик, мин инде моннан берничә ел элек үк  бәйләгән кул эшләнмәләремнең бик якынча чагылышын бүгенге зур Мода йортлары дефилелары вакытында еш күрәм...
 
– Асия ханым, һәрбер хатын-кызның берәр яраткан шөгыле булуы мөһимме?

– Билгеле. Чөнки бу – тирә-юньдәге матурлыкны арттыру! Күпләр схемалар буенча гына күчереп бәйли, ләкин шәхсән миңа күчереп бәйләү рухи ләззәт китерми. Мин шундый иҗатчы-дизайнер инде, нинди дә булса әйберне үземә уйлап табырга һәм аның бәйләнешен дә үземә чишәргә кирәк! Һәрбер дизайнер үз эшләнмәләренең башкаларныкыннан аерылып торуын тели. Эшләнмәләремнең мондый үзенчәлекле ягы бар, Асия Мөхәммәтшина иҗатыннан икәне бер караштан ук күренә. Чөнки утыздан артык төс кулланам, аларны бер-берсенә бик килешле итеп яраклаштырам. Иҗат әсәрләремне бик еш кына әйләнә буенча бәйлим. Эшләнмәләремдә төеннәр дә юк дәрәҗәсендә. Муенса, беләзекләрдәге үзенчәлекле, кирәкле озынлыкта җайлап булырлык каптырмалар да башка осталарның кул эшләреннән аерып тора. Һәм аларның уң яклары белән сул яклары да бертөсле дәрәҗәдәге гаять тә пөхтәлектә! Билгеле, мондый югары сыйфаттагы кул эшләнмәләрен иҗат итү өчен бик күп, бик күп сәгатьлек тырышлык таләп ителә.   

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев