Логотип Идель
Мәдәният

МӘШҺҮР ПИАНИСТ: «КУЛЛАРЫМ АВЫРТМЫЙ!»

Моннан берничә ел элек Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Алексей Романовның «La Primavera» дәүләт камера оркестры белән берлектә башкарылган чыгышын күпләр хәтерли булыр. Тумыштан ук кул бармаклары, ике кул очы һәм бер аяк табаны булмаган килеш пианинода шулкадәр оста уйнар өчен күпме тырышлык кирәген ул үзе генә белә...

Моннан берничә ел элек Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Алексей Романовның «La Primavera» дәүләт камера оркестры белән берлектә башкарылган чыгышын күпләр хәтерли булыр. Тумыштан ук кул бармаклары, ике кул очы һәм бер аяк табаны булмаган килеш пианинода шулкадәр оста уйнар өчен күпме тырышлык кирәген ул үзе генә белә...

БЕР КӨНДӘ ТАНЫЛУ

Бүген 20 яшьлек егет... программист һөнәренә белем ала. Аның язмышын күздән кичергәндә, без Аллаһы Тәгаләнең Коръән аша иңдергән аңлатмасына тагы бер тапкыр инанабыз: «Аллаһ беркемгә дә көченнән килгәннән тыш бернәрсә дә йөкләмәс». («Әл Гыймран» сүрәсе, 286 нчы аять.)

– Барысы да 2015 елны Татарстанның халык артисты, талантлы дирижер Рөстәм Абязов җитәкләгән «La Primavera» дәүләт камера оркестры белән берлектә чыгыш ясаганнан соң башланды, – дип сөйләргә кереште сүзен Алексей. – Концертта булган бер тамашачы чыгышымның видеоязмасын интернетка урнаштырган икән.  Иртәдән кичкә кадәр миңа кемнәр генә шылтыратмады, хәтта Беренче каналдан да кызыксындылар. Ә минем хакта язарга теләгән газеталар саны тагын да күбрәк булды. Барысы да бер көндә бит әле! Котлаулар явып торды. Моңа күнегү авыр. Чөнки музыка белән җитди шөгыльләнә башлаганда, бу шөгылем үзем өчен генә булачак дип фаразлаган идем. Көйләрнең күңелемне юатачагын, дәвалаячагын бик иртә аңладым мин...

«ӘНИЕМ БУЛСАЧЫ!»

Ул үзен тудырган әнисен белми. Нарасыйлар яслесеннән соң, ятимнәр йортында тәрбияләнә. Анда, мөмкинлек булган саен, музыка тыңлый ул. Ләкин язмышы буенча ул аларны тыңлап кына утыра алачак бит... Чөнки Алексейның тумыштан ук кул бармаклары, ике кул очы һәм бер аяк табаны юк. Һәм кул очлары да төрле озынлыкта. Мондый диагноз белән туган бала бары тик:

«Мин музыка тыңларга бик яратам!» – дип кенә әйтә ала.

Алты яшендә аны бер гаилә уллыкка ала. Биредә ул алты ел тәрбияләнә. Ләкин әлеге гаилә, үз балалары туачагын белгәч, Алексейны яңадан ятимнәр йортына кайтара. Шушы, үзе өчен бик авыр көннәрендә аның теләге бер генә: «Әнием булсачы!» Кирәкле гамәлләрне дә башкара ала бит инде ул: калакны ике кулы белән тотып, ризык ашый, ручканы да ике кулы белән тотып яза, тегә, рәсемнәр ясый.

Җырлар, аеруча кыллы музыка уен коралларында башкарылган көйләрне тыңларга ярата. Тыңлаган саен, үзенең дә уйнап карау теләге көннән-көн арта гына бара. Әнисе Луиза Яшел Үзәндәге сәнгать мәктәбенә һәм балалар музыка мәктәбенә мөрәҗәгать итеп карый, әмма, биредә әле ун бармаклы балаларны өйрәтү дә кыен, ә сез, гомумән дә, бармаклары булмаганны укытырга телисез, дип җавап бирәләр. Алексей музыкага өйрәнүен үзлегеннән дәвам итә.

Казанның 4 нче сәламәтлекләре чикле балалар мәктәп-интернатында музыка укытучысы булып эшләүче Аида Әхмәтшина ул көннәрне бик тә яхшы хәтерли:

«Алексей Яшел Үзән балалар йортыннан китерелде һәм безнең мәктәп-интернатта җиденче сыйныфта укый башлады. Ул инде бары тик бер кулы белән генә клавишларга басып, көйләр уйный белә иде. Без бергәләп музыка белемен тирәнтен үзләштерә башладык. Һәр көнне шөгыльләнә торгач, яхшы гына уйнарга өйрәнде. Аннан «Возьмемся за руки, друзья!» республика фестивалендә чыгыш ясарга булдык. Композитор Мансур Мозаффаровның «Татар кызлары биюе»н уйнап, җиңеп тә чыкты!

2015 елның декабрендә Рөстәм Абязов җитәкләгән «La Primavera» дәүләт камера оркестры белән берлектә, «Звезды из завтра» музыкаль проекты кысаларында «Сумерки» кинофильмы саундтрегын уйнап, зур сәхнәдә чыгыш ясады. Ә 2016 елны Казанның 7 нче балалар музыка мәктәбендә укый башлады инде».

Ундүрт яшеннән алып Алексейның үз әнисе дә бар. Луиза һәм Владимир Левачковлар – үзләренең ике улларын һәм өч ир баланы уллыкка алып тәрбияләп үстерүче мөхтәрәм затлар!

«Шулай килеп чыкты, – ди Алексей Романов. – Әнием Луиза мине кечкенәдән, дүрт яшемнән бирле белә. Балалар йортында үткәрелгән бәйрәм чараларында катнашыр өчен килә иде ул. Мине уллыкка алган гаиләгә дә барып, бәйрәмнәр белән котларга вакыт таба иде. Яңадан балалар йортына кайткач, ул мине улы Денис белән кунакка алып китте. Аннары шушы гаиләдә тәрбияләнә башладым. Әти-әниемә бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек телим, аларга бик рәхмәтлемен!»

«УНДҮРТ УКЫТУЧЫ БАШ ТАРТТЫ»

Алексейның иң бәхетле көннәре Левачковларның синтезатор бүләк иткән көненнән башлана. Бу уен коралында уйнап, хәтта үз көйләрен дә язу мөмкинлеген аңлый ул. Башта бик гади генә балалар җырларын уйнарга өйрәнә. Аннары үзе ишеткән катлаулырак көйләрне уйнап карый. Ноталарны белмәгәч, клавишларга нота аталышы язылган кәгазь кисәкләрен ябыштырып чыга.

Интернет буенча да үзләштерергә тырыша, музыка мәктәбен тәмамлаган дуслары да ноталарга өйрәтеп карый... Баштарак көйләрне ничек ишетә, шулай яттан уйный, аннан уң кул партиясен ике кул белән уйнарга өйрәнә. Бик авырга туры килә. Әмма шулай акрынлап кына көннән-көн яхшырак уйный башлый.

– Музыка белән шөгыльләнергә теләгәч, миннән ундүрт укытучы баш тартты, – дип искә ала Алексей. – Алар мине ничек укытачакларын күз алдына да китерә алмады. Кызганыч... мин бит музыканы идеаль рәвештә ишетәм һәм тырышсам, кабатлап уйнап та бирә ала идем. Һәм музыка белән бәйле үзенчәлекле эчке тоемлавым да бар әле.

Ә пианино аны ничек бар, шулай кабул итә, егеткә бер дә боегырга ирек бирми. Әнисенең дусты, пианист Лариса Глинская Алексейны тагын да остарак итеп уйнарга өйрәтә. Музыка аңа илһам бирә. Гаиләдә ир туганнары – Артур, Денис, Илья, Русланның булуы да, аларның һәр уңышка шатланулары да көч бирә.

МАЭСТРО БЕЛӘН ТАНЫШУ

«Возьмемся за руки, друзья!» фестиваленә баргач, Алексей Романов Казан дәүләт Яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева белән таныша. Ә ул исә пианистны Рөстәм Абязов җитәкләгән оркестр концертына алып бара.

– Ул концерт күңелемә шулкадәр дә хуш килде, чөнки кыллы уен кораллары башкаруындагы көйләрне тыңларга бик тә яратам! – дип искә ала ул көнне Алексей. – Ә антракт вакытында исә Айгөл Алмасовна мине Рөстәм Абязов гримеркасына алып керде.  Бу минем өчен бик көтелмәгән хәл иде. Маэстро белән таныштырды һәм: «Рөстәм Юнысовичка да уйнап күрсәт инде!» – диде. Маэстро янында дулкынландым... Шулай да, дулкынлану хисен җиңеп, уйнап күрсәттем. Рөстәм Юнысович гаҗәпләнүдән, гомумән, сүзсез калды... Аннары «Звезды из завтра» проектында бергәләп уйнарга тәкъдим итте! «Сумерки» кинофильмы саундтрегын оркестр белән бергәләп башкару өчен оркестровка текстын үзе язды. Без нибары бер-ике тапкыр репетиция үткәрдек. Оркестр белән, әсәрне яттан белгән килеш кенә чыгыш ясау бик дулкынландыргыч вакыйга булды! Әмма мин яхшы уйнадым, дулкынлануымны җиңдем. Бу концерттагы чыгышымнан соң берничә музыка мәктәбе миңа үзләрендә укырга тәкъдим итте.

«КУЛЛАРЫМ АВЫРТМЫЙ!»

Алексейдан еш кына: «Фортепианода уйнаганда кулларың авыртамы?» – дип сорыйлар. «Юк, кулларым авыртмый», – дип җаваплый ул. Ник Вуйчичтан үрнәк алуын да яшерми. Аның белән өч тапкыр очрашып сөйләшкән инде ул.

 

Беренче канал тапшыруында, аның Казанга килгән чыгышы вакытында һәм тагын бер кат Мәскәүгә баргач. Аның үтенече буенча, зур аудитория каршында электропианинода да уйнаган.

«Ник Вуйчич белән танышып, аның белән әңгәмәләр корганнан бирле, үз өстемдә эшлим, урамда да кыенсынмыйча йөрергә күнектем инде, – ди Алексей. – Кайберәүләр миңа күзләрен тутырып карый, тыныч кына үтеп китә алмый, үз карашларының башка кешегә ничек тәэсир итүе хакында уйланмыйлар да...»

Ә менә чит илләргә бару аңа һәрвакыт илһам өсти. Мәсәлән, Тын океандагы Тайвань утравы, аның борынгы шәһәрләре, халкы бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган.

Бу илдә әнисе белән җиде көн була ул, күп кенә югары уку йортларында, мәктәпләрдә, шифаханәләрдә чыгыш ясый.

«Безне һәр җирдә яхшы кабул иттеләр, – ди. – Күп чит илләрдә кешенең сәламәтлеге зәгыйфьлегенә карата аерым бер төрле, тискәре караш юк».

2017 елда Алексей әнисе белән АКШта булган, анда да дуслары һәм танышларына көйләр башкарган, алар да егетнең никадәр яхшы дәрәҗәдә уйный алуына шаккатканнар. Чыгышлары алдыннан дулкынлану хисен кичерсә дә, күңелен тынычландырып, бар игътибарын туплап, дикъкать белән чыгыш ясарга өйрәнгән инде. Хәтта үзе дә Хельсинкидагы чыгышының видеоязмасын карап шаккаткан:

«Үземне никадәр тыныч тотып чыгыш ясый алганымны күреп, гаҗәпләндем. Ә бит репетиция вакытында ук залның никадәр зур булуына игътибар итеп, шүрләп тә калган идем. Бик дулкынландым», – ди.

Уналты яшендә аны Финляндиягә – планетаның иң яхшы маркетологлары форумына чакыралар. Биш мең тамашачы җыелган зал сәхнәсендә «Сумерки» саундтрегын һәм тагы бер тантаналы чарада Италия композиторы һәм пианисты Людовико Эйнаудиның «Башка тормышта», «Көннәр исәбе» әсәрләрен башкара.

«Алдан дулкынлансам да, яхшы уйнадым», – дип искә ала ул хәзер.

«ОПЕРАЦИЯГӘ РИЗА БУЛМАДЫМ»

Алексейны гел музыка белән генә шөгыльләнеп утыра дип күзаллау дөрес булмас. Ул әле спорт белән дә дус, аеруча атта йөрүне үз итә. Тимераякта шуа, йөзә, роликларда, велосипедта йөри. Кул протезлары юк.

«Кулларыма операция ясарга тәкъдим иткән иделәр, тик үзем генә риза булмадым. Чөнки мин шушы халәтемә бик күнеккән, бар эш-гамәлләрне дә үзем башкара алам», – дип аңлатты музыкант. Ә яшьтәшләренә ул беркайчан да бирешмәскә киңәш итә! «Үз алдыгызга изге максатлар куя белергә өйрәнегез һәм аларны тормышка ашырыр өчен алга таба гына барыгыз!» – ди.

Хәзер ул классик һәм заманча инструменталь көйләр тыңларга ярата. Үзе дә күп көйләр, катлаулы композицияләр уйный.

«Мәшһүрлек миңа кирәкми. Әмма көйләр уйнавым башкаларга яхшы тәэсир итә икән, моңа бик шатмын!»

Университетны тәмамлагач, кайда эшләргә җыенуын ул әле хәл итмәгән. Казанда татар теле укытырмын, дигән нияте дә бар. Чөнки татар телендә бик яхшы сөйләшә, татар телен бик яхшы белә.

АЛЕКСЕЙ РОМАНОВ УҢЫШЛАРЫ:
– «Безнең заман каһарманнары» бәйгесе лауреаты (2016);
– 2018 елда Мәскәүдә, Тайваньның Русиядәге илчелегендә чыгыш ясый. Дәүләт дәрәҗәсендәге рәсми чакыруны кабул итеп, 2019 елда Тайваньга бара. Анда
сәламәтлекләре чикле булган талантлы шәхесләрне – егерме ил вәкилен бергә җыялар. Алексей Романов Чжоу Дагуань премиясенә лаек була. Әлеге «Тормышка мәхәббәт» дип аталган премия иясе буларак, зур концертта да чыгыш ясый (шунысын да ассызыклыйк: Алексей Романов егерме ике ел эчендә бу мактаулы премиягә лаек булган беренче Русия гражданины!);
– 2020 елны ул тагы бер Бөтенрусия бәйгесендә чыгыш ясап, Гран-прига һәм тамашачылар күңелен яулап алу призына лаек дип табыла; – болардан тыш, Татарстанның берничә балалар йортында һәм дә 2020 ел көзендә «Звезды из завтра» проектының Гала-концертында уңышлы чыгыш ясап, күп яшь музыкантларга үрнәк була;
– «The Guardian» басмасы (Бөек Британия) Алексей Романовны, аның чыгышларын искиткеч могҗизага тиңләде.

Фотолар Алексей Романовның шәхси архивыннан алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев