РЕНАТА АБДУЛЛИНА: «РӘССАМ АЧ БУЛЫРГА ТИЕШ ТҮГЕЛ!»
Заманча гамәли сәнгать өлкәсендә батик ысулы белән кул эшләнмәләре иҗат итүчеләр җитешле. Алар арасыннан Мәскәү каласында яшәп иҗат итүче рәссам Рената Абдуллина үз эшләнмәләре белән үтә дә сокландыра. Иҗаты һәм уй-хыяллары белән уртаклашты ул.
Рената Абдуллина
Күп кенә икътисадчылар тора-бара рәссам булып китә, ә менә икътисадчы булып китүче рәссамнар юк диярлек... 16-17 яшьтә нинди һөнәр иясе булачагыңны анык кына күзаллавы кыен. Минем белән дә шулайрак булды. Мәктәпне тәмамлаганда икътисадчы, юрист һөнәрләре модада иде. Мәскәүдәге иң яхшы сынлы сәнгать мәктәпләренең берсендә рәсем ясауга өйрәнгән идем. Ләкин урта мәктәпне тәмамлагач, икътисадчы һөнәренә укыдым. Институтны кызыл дипломга тәмамладым һәм ун еллап банкта эшләдем. Кайберәүләр миңа: «Күпме вакытың әрәм иткәнсең!» – ди, әмма үкенмим! Менә хәзер миңа нәкъ икътисадый белемем, тәҗрибәм булышлык итә дә инде. Рәссам ач булырга тиеш түгел! Ә менә сәләтле рәссамнар икътисадчы була алмый, чөнки ул һөнәрдә иҗади башлангычка урын юк, анда бар да саннарның, графикларның, хисапларның катгый кануннарына буйсындырылган.
Минем ефәк белән романым тиз генә башланып китмәде... Һәрчак укырга яраттым. Институттан соң да төрле курсларга йөрдем, һөнәрем буенча белемем күтәрдем. Йога да минем өчен кызык иде, инглиз теле дә... Тик бу чордагы тормышымда сәнгать кенә булмады. Ләкин бик матур бер язгы көндә рәсем ясыйсым килде! Ә нидән башларга икәнен белмим. Тоттым да М.А. Шолохов исемендәге дәүләт гуманитар институтының сынлы сәнгать факультетына укырга кердем. Һәм нәкъ шунда югары курсларда укыганда институттагы тукымаларны бизәү буенча өстәмә курска язылдым. Беренче «дзынь» шунда туды. Аннан банкта эшләвемне дәвам иттем, кияүгә чыктым, балабыз туды. Өч еллык декрет ялыннан соң банктагы эшемнән киттем. Ахыргы хезмәт хакым тотып, сынлы сәнгать кирәк-яраклары кибетенә юнәлдем һәм... Сергей Давыдовның батик үзәгендә укый башладым. 2016 ел иде бу. Шул елдан башлап, мин батик буенча рәссам инде. Ефәкнең һәрбер сантиметрын ошатам, эшләнмәләремнең һәрбер җыерчыгына кадәр күңелемә якын. Ефәк сүзен ишетүгә үк... йөрәгем ешрак тибә башлый! Махсус тукыма буяулары, резерв исен үлеп яратам. Дөрес, резервта бензин һәм җилем исе инде... әмма ансыз мондый сәнгать әсәрләрен ясап булмый. Гомумән, тормыштагы шөгыльнең җитди эшкә үк әйләнүе – ул бик зур бәхет!
Ефәк – һәрчак заманча һәм хәзер дә затлы тауар. Чын ефәкне кулга алу да җитә һәм аннан алган тәэсир-хисләр мәңгегә истә калачак. Аның төп өстенлеге шул – ефәктә унҗиде төрле аминокислота бар. Ул әле җәен – салкынча, ә кышын, киресенчә, җылырак булуы белән дә уңайлы, өстәвенә, аллергия, статик электр тогы да барлыкка китерми. Юка, җиңел һәм шул ук вакытта нык тукыма. Билгеле, ефәкнең сиксән процентын Кытай дәүләте җитештерә.
Батикның дүрт төре белән дә таныш мин. Салкын батик (рәсем резерв белән ясала һәм резервның контурлары буяуларны тукыма җирлегенә агып чыгуларын тоткарлый), кайнар батик (рәсем, принт катлы-катлы булып иҗат ителә, буяулар һәм кайнар балавыз тукымага чиратлап ягыла, соңрак тукыма балавыздан арындырыла), ирекле бизәм (махсус состав ефәккә грунт ясауда катнашып яисә буяуларга кушылып, буяуларның рәсемннән агып чыгуына тоткарлык ясый һәм ефәктә кәгазьгә яисә киндергә язган кебек язырга мөмкинлек тудыра) һәм шибори. Ефәкне шибори техникасын кулланып буярга бик яратам. Әлеге ысулда бизәкнең гомуми чалымнарын, мотивларын тукыманы ничек итеп борып, бәйләп куюың буенча алдан чамалап була булуын, әмма барыбер дә ахыргы нәтиҗәнең нинди булачагын беркем дә төгәл генә әйтеп бирә алмый. Яулыкларны күбесенчә салкын яисә кайнар батик ысулларында иҗат итәм, ә палантиннарны шибори техникасы кулланып буыйм. Соңгы арада тай-дай стилендәге киемнәр һәм аксессуарлар проектымны башладым әле, чөнки мондый әйберләр хәзер трендта, алар җете, матур.
Иҗат итү – ул бик тә кызыклы, аның һәрбер этабы үзенчәлекле. Мәсәлән, крепдешинга катлаулы бизәкләрне кайнар балавыз белән ясау да миңа күпкә җиңелрәк бирелә. Бик юка һәм үтә дә җиңел эксцельсиор тукымага (башкача аны ефәк-газ дип тә атыйлар) ясаганда исә кракле (французчадан бу сүз «җыерчыклар челтәре» дип тәрҗемә ителә) эффекты кулланып, кышкы, могҗизаи бизәкләр төшерү дә авыр түгел. Яңа ысуллар, яңа фактуралар куллану һәрчак ошый. Төрле техникаларда иҗат итеп, кул остарсын дисәгез, аларны гамәлдә еш кулланып карарга гына кирәк. Мәсәлән, эбру ысулына төшенгәч, мин андый бизәкләрне ефәктә дә кулланып карарга булдым. Көз көне исә һәрчак табигать белән үзенчәлекле иҗади дуэтым туа. Тукымаларга көзге яфракларны матур итеп тезеп, аларның сурәт «эзләрен» ясамыйча калганым юк, шуңа күрә көзге төсләр гаммасындагы, кабатланмас яулыкларым да күп.
Яулыкларга бары тик якты һәм күңел халәтен күтәрә торган төсләрне генә сайлыйм! Бу – минем дөньям! Уйларыбыз да үз тормышыбыз төзегән буяуларга охшаш буладыр. Бүгенге һава торышы ниндилеге мөһим дә булмаска мөмкин, ә менә заманча киенергә теләүче хатын-кызларга яңа образлары өчен җете төсле киемнәр сайлау яхшырак. Билгеле, муенга тагылачак яулыклар да җете булырга тиеш, чөнки яулыкның рәсемен һәрчак тулысынча күреп булмый ич һәм бу очракта төп рольне төрле төсләр берлеге уйный. Әлбәттә, мода тенденцияләрен күзәтәм. Мәсәлән, Pantone төсләр институты 2021 елның төп тренд-төсләрен атады, болар: соры һәм сары төсләр һәм коллекциямдә дә шушы төсләрдәге яулык пәйда булды. Соры фондагы сары лимоннар! Миңа төрле төсләрне берләштерү, аларны бутап, яңа төсмерләр һәм төсле композицияләр таба алу кызык.
– 2017 елда «Алтын төймә» Бөтенрусия кул эшләнмәләре индустриясе бәйгесенең «Декоратив һәм гамәли сәнгатьтәге иң яхшы оста» номинациясендә җиңүче була.
– 2019 елда Russian Art Week бәйгесенең «Декоратив-гамәли сәнгать, бизәгечләр һәм аксессуарлар» номинациясендә җиңү яулый.
Шул ук елны Русиядәге сәнгать атналыгыннан соң «Урта диңгез» дип аталган картинасы грек миллиардеры, Афинада шәхси музей төзеткән һәм заманча сәнгатьне үз итүче Димитрис Копелоузо гаиләсе үткәргән Халыкара «Арт проект 35х35»тә катнаша.
Язманы тулысынча журналның март санында укый аласыз.
фотолар: Рената Абдуллинаның шәхси архивыннан алынды
«Идел» журналы 16+
Галерея
Теги: сәнгать, рәсем, иҗат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев