Логотип Идель
Мәдәният

Сара Садыйкова турында

Быел февральдә Регина Гаязова һәм Рәдиф Кашаповның комикслар китабы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

Китап 2000 данә белән чыгарылган. Анда алдынгы татар хатын-кызлары турында бәян ителә. Бүгенге героебыз – беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкова.

Сара Садыйкова Казан үзәгендәге хәзерге Париж Коммунасы урамында урнашкан 18 нче йортта дөньяга килгән. Туганнары истәлекләренә караганда, әнисе аны өйдә, шау-шулы мәҗлес вакытында тапкан. Барысы да шаккатып торган арада, әтисе ак күлмәген өстеннән салып яңа туган Бибисараны төргән, имеш.

Менә шулай көләч йөзле, гел бик матур киенеп, көязләнеп йөрүче былбыл Сараның тормышы бәйрәм булып башланып китә.

Булачак композитор башлангыч белемен Казандагы данлыклы кызлар гимназиясе – Фатиха Аитова мәктәбендә алган. Аннан Казан педагогика техникумын, соңрак Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаган.

Техникумда укыган чагында татар халкының беренче композиторы Солтан Габәши белән таныша. «Бүз егет» драмасында Сәхибҗамал ролен башкара (афишада ул Сара Донская фамилиясе белән күрсәтелгән).

Мәскәүдә укыган вакытта татар театрында төп рольләрне уйный. Шунда ук булачак ире – Газиз Айдарский белән танышып, 1924 елның сентябрендә гаилә корып җибәрәләр, бергәләп бөтен СССР буйлап гастрольләргә йөриләр. 1925 елда кызлары Әлфия туа.

Сара Мәскәү консерваториясен уңышлы тәмамлап, Казанга кайткач, беренче татар опералары «Сания» һәм «Эшче»дә төп партияләрне башкара. Бик тиздән ул Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистына әйләнә. Опера театры сәхнәсендә күп кенә онытылмас образлар иҗат итә: Нәҗип Җиһановның «Качкын» һәм «Илдар» операларында – Рәйхана, Саҗидә, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедия сендә – Сәрвәр, Мансур Мозаффаровның «Галиябану» операсында – Галиябану, Г.Хаҗибәковның «Аршин мал алан»ында – Асия һәм башкаларны уйный.

... Сарага тормыш юлында зур сынаулар аша үтәргә туры килә. 1933 елда ире – актер һәм режиссер Газиз Айдарский туберкулездан вафат була. Кызы Әлфия истәлекләренә караганда, ул иренең вафатын бик авыр кичерә. Сугыш вакытында ипи һәм су белән генә тукланган вакытлары була. Бүләк ителгән фатирларыннан кечкенә, кысан бүлмәгә күчерәләр. 1948 елда 42 яшьлек Сара опера театрыннан кыскартылуга эләгә һәм эшсез кала. Истәлекләргә караганда, ул хәтта Сталинга хат та язып карый. Тик җавап итеп аңа «башка эш эзләгез» дигән киңәш кенә килеп ирешә. Сара Садыйкова исә үзен җырлау өчен туган дип саный һәм сәхнәгә кайту турында хыяллана. Тамашачы эзләп хәтта Ташкентка да китеп карый. Ләкин язмыш башкача хәл итә: 45 яшьләрендә беренче татар хатын-кыз композиторының иҗат юлы языла башлый.

Милли аһәң яңгырап торган 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына кертелә. Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә вафат була.

Казанда күп мәртәбә Сара апа Садыйковага һәйкәл кую турында сүз кузгатыла. Ләкин шәһәр хакимияте татарның мәшһүр кызына Казанда урын тапмый.

«Сарага урын табылмый,

Казан зур ул, урын бар!

Казандагы урын түгел,

Күңелдәге урын тар!» –

дип яза шагыйрь Роберт Миңнуллин.

Сара Садыйкованың кызы – балет биючесе Әлфия Айдарская тиздән 99 яшен тутыра. Әти-әнисенең исемен мәңгеләштерү өчен, бүгенгә чаклы зур хезмәт куя.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев