Логотип Идель
Мәдәният

Шәрык стилендәге... сутаж чигүе

Милләттәшебез Рената КОКОРИНА эшләнмәләре турында: «Шулкадәр матурлыктан мәдәни шок халәтен кичердем!» дигән бәяләмәләрне еш ишетергә туры килә.

Милләттәшебез Рената КОКОРИНА эшләнмәләре турында: «Шулкадәр матурлыктан мәдәни шок халәтен кичердем!» дигән бәяләмәләрне еш ишетергә туры килә. Декоратив-гамәли сәнгать остасы белән иҗатка килү юллары, рухи табышлар утрында сөйләштек. 

Безнең белешмә: 

Рената 1986 елның 26 апрелендә Таҗикстанның Чкаловск шәһәрендә туган. Әтиләре Таһир Нуриев – Казан татарлары нәселеннән. Әниләре Ирина Мокроусова, шулай ук яртылаш татар. Советлар Союзы таркалгач, гаиләләре белән Русиягә – Владимир өлкәсендәге Петушки шәһәренә күченәләр. Игезәк сыңары Регина белән бергәләп, Владимир каласының А.Г. һәм Н.Г. Столетовлар исемендәге дәүләт университетын тәмамлап, инженер белгечлеге алалар. Рената шәриктәше Дмитрий Кокорин белән гаилә кора һәм Мәскәүдә эшли башлый. Игезәге Регина Савченко да кул эшләнмәләре остасы: сәйләннәрдән зәвыклы брошкалар иҗат итә.

    
– Сутаж чигүе белән танышуым очраклы рәвештә килеп чыкты, – дип башлады сүзен Рената Кокорина. – Декрет ялымда чакта кул эшләнмәләре сайтында сутаж чигеше техникасы буенча иҗат ителгән искиткеч бизәнгечләрне күреп алдым. Беләзек ясау буенча осталык дәресе белән таныштым һәм барысын да иҗат итә беләм дигән халәт туды. Үземнең дә тиз арада шуларга охшаш бизәнгечләр эшләп карыйсым килде. Берникадәр сутаж, пыяла төймәләр, сәйлән сатып алдым да иң беренче комплектымны тектем. Иҗат процессы уңай кичерешләр калдырды, ә нәтиҗә көткәнгә караганда да яхшырак булып килеп чыкты. Сутаж чигүе бөтен барлыгымны яулады. Икенче көннән башлап мин инде туктап та тормыйча иҗат итә башладым. Эшләнмәләрем көннән-көн арта һәм катлаулана гына барды. Хәзер үземне шушы өлкәдә таптым дип кыю итеп әйтә алам.  

 

– Иҗат итү – бер, әмма эшләнмәләрне сатырга да кирәк бит әле... 

– Иҗат эшләрен сату өчен «Ярмарка Мастеров» сайтында үз кибетемне ачтым һәм беренче заказларымны кабул иттем. Мактану дип кабул итмәгез, эшләнмәләремне һәрчак уңай бәялиләр. 2016 елны инстаграмда үз сәхифәмне булдырдым. Инде кокошникларга кадәр иҗат итәм. Баштарак Мойорика энҗеле беләзекләр, кулоннар, туй өчен чәч тараклары ясалды, аннары Swarovski кристаллы алкалар, колье һәм алкалардан торган комплектлар, колье-галстуклар, соңрак брошка-орденнар, сотуарлар, купшы муенсалар... Барысы да – сутаж техникасында. Аларга аталышлар да табыла торды: «Төшле десерт», «Персия алтыны», «Кура җиләге джемы», «Чия муссы», «Ванильле болытлар», «Томанлы Альбион»... 

– Ә җитди конкурсларда катнаша башлар өчен нинди адымнар  ясадыгыз? 

– Бу техниканы өйрәнгәндә кул эшләнмәләре осталары арасында һәр ел саен халыкара бәйге үткәрелүен белдем. Әле үз стилемне дә булдырмаган килеш шул конкурста катнашырга җыендым. (Хәзер шул чактагы беркатлылыгым искә төшсә, елмаеп куям.) Бәйгедә үз брендларын булдырган профессионаллар катнашуын аңламаганмын да инде ул чакта... Ләкин мине конкурсның «Шәрык зиннәте» дигән темасы үзенә җәлеп итте. Бу бер билге иде, ахрысы! Ул чакта финалга чыга алмадым, билгеле. Шуннан бирле әлеге конкурста даими рәвештә катнашып килдем. Мисыр мәдәниятен аеруча үз итәм! Һәм 2018 елны Мисыр тематикасындагы бик җитди техникадагы кольем миңа шушы халыкара бәйгедә олуг җиңү китерде. I урын! Җиңүгә таба юлым биш ел вакытны үз эченә алды. Приз да бик шәп иде – миңа 65 мең сумлык Swarovski кристаллары салынган чемодан тапшырдылар. Бәхетемнең чиге булмады! «Swarovski»ның рәсми дистрибьютерыннан партнер булырга да тәкъдим иттеләр. 
     
– Бизәнгечләр ясау өчен, гадәттә, нинди чималлар кулланасыз?

– Төсле сутаж шнурларны, Swarovski кристалларын, пыяла төймәләр, энҗеләр, ясалма замша, күн, ТОНО сәйләннәре, кабашоннар, канитель, төсле асылташлар... Иҗат кешеләре башка төр фикерләүләр яклы бит, иҗади чишелешләрнең күп юнәлешләрен эзлиләр, беренче карашка үзара бәйләнмәүче элементларны тоташтыру да хас аларга... Мәсәлән, Swarovski компаниясенең 2017 елдагы V Халыкара бәйгесенең махсус призына лаек булган диңгез йолдызы иллюзияле «Диңгез чәчәге» сотуарым – шундый хезмәтләремнең берсе. Эшләнмәләремә төсле пайеткалар куша башлавым да катнаш төрдәге иҗатым дәвамы. Кокошниклар сәнгать әсәрләренә әйләнсен өчен дә күп төрле чимал кирәк. Алар баш өчен авыр да булмаска тиеш әле. Мәсәлән, үзем аларны алты йөз граммнан да авыррак итмәскә тырышам.
 
– Кокошникларга алынуыгыз нәрсә белән бәйле? 

– Галәм безнең җаныбыздан чыккан тибрәнешләрне ишетә һәм шул теләкләрнең үтәлешенә таба этәрә дип уйлыйм. Минем дә гел муенса гына иҗат итмичә, зуррак кул эшләнмәсенә алынасым килде. Шул хакта уйландым. Ә өч атнадан соң бер ханым миңа: «Сез сутаж техникасы да кергән биек кокошник ясый алмассызмы?» – дип мөрәҗәгать итте. Бу 2019 ел иде. Шулай итеп иҗатыма кокошниклар темасы ургып керде. Илһамландым. Аннары парадокс та инде: бизәнгечләрем – шәрык стилендә, ә миңа әкияти фотосессияләр уздыру өчен рус стилендәге кокошниклар иҗат итү идеясе белән мөрәҗәгать иттеләр... Шушы баш киемнәре сәбәпле, үзебез яшәгән Павловский Посадта мине күбрәк белә башладылар, чөнки җирле телевидение бизәнгечләремә багышланган репортаж әзерләп күрсәтте.

 

– Рената, мондый төр бизәнгечләргә заказлар күп киләдер? Матур булып күренергә теләүче хатын-кызлар артканнан-арта барамы?... 

– Заказлар аеруча да Яңа ел һәм 8 март бәйрәме алдыннан күбәя. Әмма пандемия чорында күп хатын-кызлар үзләре дә бизәнгечләр ясау белән кызыксына башлады. Теләсә кайсы иҗат хатын-кызның потенциалын шулкадәр тулыландыра һәм дә ача! Иҗатка булган мәхәббәтем мине үстерде, тормыш кагыйдәләремне ныгытты.   

 

– Сез үз эшләнмәләрегезне еш тагасызмы? Аларның төп үзенчәлекләре нәрсәдә?

– Еш тагарга тырышам. Бизәнгечләрне социаль мохит хакына түгел, ә үз уй-фикер киңлеген тудыру өчен тагам. Әгәр дә кул эшләнмәсе күзгә ташлана, аңа караган саен, карыйсы, аның ясалышын өйрәнәсе килә икән, димәк, кеше күңеле шатлык хисе белән тула. Ясап бетергәч үк үзем өчен дип калдырган берничә бизәнгечләрем бар, бу ялтыравык лабрадорлы брошка, сапфирга охшаш Swarovski кристаллы кулон һәм алкалар комплектым һәм фирүзә беркетелгән җәйге бизәгечләрем комплекты: киң беләзек һәм алкалар. Нәкъ шуларны такканда, үземне кыю итеп хис итәм, рәссам буларак, үз иҗади уникальлегемне тоям һәм үз образыма кыйммәтлек акцентлы ноталар да өстим.

Эшләнмәләремнең төп үзенчәлекләре бар инде: кайчак үз тоемлавым буенча иҗат итәм, чөнки талант үзен сиздертми калмый, ә кайбер үзенчәлекләрне үз күзәтүчәнлегем аша кертәм. Бизәнгечләремә аларны җете төсмерле, нәфис шәрык темасы ярылып ятуы этәрә. Кешенең язу рәвешенә карап, аның хакында сөйләп булган кебек, бизәнгечләр стиле дә останың үзенчәлеге, аның энергетикасы, җаны һәм геннарына салынган мәдәнияте хакында сөйли. Руслар өчен бизәнгечләр ясарга күпме генә омтылсам да, миндәге шәрыкны беркая да яшереп булмый. Сутаж эшләнмәләремнең кабатланмас һәм үзләренә күрә күркәм булулары менә шунда инде.      

 

– Рената, һәр оста – үз киңәшендә. Ә менә сез кул эшләнмәләре ясый башларга ниятләгәннәргә нинди киңәшләрегезне бирерсез? 

– Чын оста булып китүгә дә кайчак аерым бер төр этәргеч кирәк. Минем иҗатта бер ел ярымлык, 2020-2021 еллардагы тәнәфес булды. Икенче декрет ялыннан соң яңа эшкә урнашкан идем. Бер елдан үземне иҗатта үстерергә тиешлегем аңладым. Бу – миңа Аллаһы Тәгалә йөкләгән вазифа. Иҗат тулыландыра, тормышымны бәхетле һәм кызыклы итә. 2021 ел тормышымда бик мөһим ел булды, Галәм мине гаҗәеп кешеләр, яңа иҗади шәхесләр белән белән очраштырды... 

Бу техникага төшенергә теләгән хатын-кызларга арзанлы материаллар сатып алмаска киңәш итәм. Чөнки кыек сәйлән, төксе акрил төймә һәм дөрес сайлап алынмаган сутаж белән бизәнгеч ясау – күңел кайтуга һәм иҗат итү теләге сүрелүгә китерергә мөмкин, чөнки сез сутаж бизәнгечләренең бар затлылыгын тоя алмаячаксыз. Иң яхшысы – иҗатка беренче адымнарын ясаучылар өчен әзерләнгән махсус осталык дәресе сатып алу. Материаллары да булган, һәр адымы төптән аңлатылган, оста белән элемтәле осталык дәресе. Шулай эшләгәндә, сутаж кул эшләнмәләренә тизрәк тә, гадирәк тә өйрәнеп була. 
Бу техника катлаулы түгел, әмма дә ләкин әлеге бизәнгечләр ничек иҗат ителүе беренче карашка аңлашылмый да. Өйрәнгәч инде, затлы беләзек яки бәйрәм алкаларын һәрбер тырыш та иҗат итә ала!

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев