Логотип Идель
Мәдәният

ТАМАШАЧЫНЫҢ ЯРАТКАН ҖЫРЧЫСЫ БУЛАСЫМ КИЛӘ!

Татар җыр сәнгатендә Айгөл Гардисламова – шактый таныш исем.

Татар җыр сәнгатендә Айгөл Гардисламова – шактый таныш исем. Яшьлеге, чибәрлеге, вокаль мөмкинлекләре белән аерылып торган Айгөлне хөкүмәт концертларында да, консерваториянең җитди чараларында да еш күрәбез. Күптән түгел генә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлады. Хәзерге вакытта Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә татар бүлеген җитәкли, яшьләргә вокал серләрен ача. Үзенең дә сопрано тавышы дөнья классикасын да, шул ук вакытта татар халык җырларын да башкарырга мөмкинлек бирә.

ЭСТРАДАДА ТАНЫЛУ МӨМКИНЛЕГЕ ЗУРРАК

Cәхнәнең сихри көчен балалар бакчасына йөргәндә үк татыдым. Хәтерлим, бераз шүрләтсә дә, тырышып җырларга тырыша идем. Тәрбиячеләр, әти-әниләр каршына басып, «Кәләпүшем, калфагым...»ны башкарганым әле дә күз алдымда тора... Гаиләбездә беркем дә җырламый. Мине җырчы итеп үстерү өчен әнием бик тырышты.

Туган ягым – Мөслим. Исеме бик күп җырларга салынган моңлы, гүзәл як. Өченче сыйныфта укыганда, музыкаль мәктәпкә бирделәр. Нәкъ шул вакыттан башлап төрле чараларда, ярышларда катнаша башладым. Кеше каршына ешрак чыгып җырлагач, сәхнәгә дә ияләштем, тамашачы алдында үз-үземне тотарга да күнегеп
киттем.

«Сандугач сайрар илем» конкурсында мине танылган җырчы, педагог Клара Хәйретдинова күреп алды һәм Казанның Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятененә укырга чакырды. Музыка дөньясына кереп киткәч, үзеннән-үзе профессиональлек турында уйландыра башлый. Күбрәк беләсе, күбрәк гыйлем туплыйсы килә.

Инде төрле сәхнәләрдә чыгыш ясасам да, классик әсәрләргә өстенлек бирәм. Күпләр, әлбәттә, эстрадага тартыла. Ул юнәлештә тизрәк танылу ихтималы бар, тамашачыны шаккатырыр мөмкинлекләр дә күбрәк. Хәзер күп нәрсәне акча хәл итә шул. Ә мин башка юлдан китәргә карар кылдым. Музыка мәктәбенә йөргәндә үк, опера тавышы салынган иде. Классик әсәрләргә, операларга, татар халык җырларына тартылам. Алар ничектер кызыклырак, тавыш мөмкинлекләрен киңрәк күрсәтергә ярдәм итә шикелле.

ҖЫРЧЫ БУЛУ КҮП ГЫЙЛЕМ СОРЫЙ

Икенче курста укыганда Филүс Каһиров, Айгөл Хәйриләр белән бер үк спектакльләрдә җырларга насыйп булды. Консерваториядәге Опера студиясе проектларында катнаша башладык. Остазыбыз Әлфия Җаппаровага рәхмәт, ул бездә ниндидер потенциал күргән. Менә шуннан инде Казан дәүләт консерваториясендә укыйсым килә башлады. Музыка көллиятендә база күбрәк бирелә. Ул – консерватория карамагындагы уку йорты. Консерваториягә килгәч, булган белемнәрне генә ныгытабыз. Анда күбрәк вокал буенча шөгыльләнәсең.

Вокал һөнәре шундый өлкә ки, анда озак һәм җентекләп өйрәнү сорала. Консерваторияне тәмамлаганга өч ел узды, әмма без барыбер педагогка сабаклар алырга йөрибез. Һаман яңалыкка өйрәнәбез, булган күнекмәләрне дә ныгытып торырга кирәк. Вокал белән даими шөгыльләнмәсәң, ул онытыла. Остазым –
Клара ханым Хәйретдинова дәресләренә дә кереп тыңлап утырам. Татар эстрадасын даими күзәтеп бармасам да, кайбер җырчыларны тыңлыйм. Үзлегеннән өйрәнеп, сәхнәгә менгән кешеләр бар. Ләкин мин: «Менә ул шуны да белми бит!» – дип тәнкыйтьләмим.

Бездә музыкаль тәрбиягә күбрәк басым ясау зарур. Баланы кечкенәдән зәвыклы музыкага авызландырырга кирәк. Татар көйләре, халыкчанлык, классик музыка, дөнья классикасы әсәрләреннән хәбәрдар булып үскән очракта гына профессионаллар булачак. Гомумән, зәвыклы сәнгатьне аера белердәй буын тәрбияләнер иде. Музыканы тоемлау күп очракта күңел халәтеннән дә тора. Теге яки бу әсәрне йөрәк аша кабул итү мөһим. Җәй айларында Мөслим районы Каенсаз авылында яшәүче Зәмфәрия әбием янына кайта идем. Кичләрен алар телевизордан нәрсә карый, миңа да шуларны карарга туры килде. Кичке концерт чыгарылышларында Клара Хәйретдинова, Зилә Сөнгатуллина, Илһам Шакиров, Әлфия Афзаловаларны күрсәтәләр, радиодан да аларны яңгыраталар. Ә минем шулар кебек җырлыйсым килә. Ләкин зур сәхнә турында хыялланырга да куркам... Хәзер Аллага шөкер, яраткан эшемдә мин.

КАЗАНГА ҖЫР ТЕАТРЫ КИРӘК!

Казаныбызда Җыр театры ачылса, бик шәп булыр иде. Тик ни кызганыч, бу мәсьәлә гел сүздә генә кала бирә. Үзегез дә беләсез: Казан консерваториясе берсеннән-берсе талантлы кадрлар, җырчылар әзерли. Бу театр ачылса, аларның күбесенә эш урыны табылыр иде. Казан – дөнья күләмендә танылган, зур кала, ә җыр, музыка театрыбыз юк. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына эшкә керү күпләр өчен тормышка ашмаган хыял гына. Үзләренә урын тапмаган, дипломлы, шәп тавышлы җырчылар чит өлкәләргә чыгып китәргә, йә башка һөнәр сайларга мәҗбүр. Консерваториядә укыганда да остазларыбыз белән бу темага еш сөйләшә, бәхәсләшә идек. Без – консерватория тәмамлаганнарның иң зур хыялы – Казанда музыкаль театр оештыру. Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина кебек талантлы яшь композиторларыбызга да зур этәргеч булыр иде ул.

ХОРДА ҖЫРЛЫЙСЫМ КИЛМИ

Хыялларга килгәндә, һәр яшь җырчыныкы кебек: тамашачының яраткан җырчысы буласым килә! Кайчан да булса, бу хыялларымны тормышка ашырырмын, дип уйлыйм. Төпле, зур әсәрләр, образлар тудырасы иде. Опера театрына да кергәнем булды, хорга гына алабыз дигәч, кире борылып киттем. Минем хорда җырлыйсым килми. Үземне күбрәк башлап җырлаучы – солист итеп тоям. Ә читкә, Казаннан еракка китәсем килми... Заманында бик популяр саналган «Болгар кызлары» ансамблендә эшләдем. Биш ел тәҗрибә тупладым, гастроль тормышын өйрәндем, бик күп шәһәрләрдә булдык, бихисап шәхесләр белән таныштык. Күңелле чор булды. Репертуар – җырчының йөзен, фикерләү дәрәҗәсен, уй-хыялларын ача торган фактор. Шәхсән үзем, теге яки бу әсәрне генә башкарам, дип әйтә алмыйм. Репертуарны даими туплыйм, әзерлим. Менә шушы көннәрдә дә өч җырым языла. Алар өчесе өч төрле жанрда. Берсе – классика, икенчесе – эстрада, ә өченчесе рокка якын (дәрманлы, «драйвовыйрак» диимме соң?).

«ӘЛЛҮКИ», ТӘФТИЛӘҮ»ЛӘРНЕ БАШКАРУЧЫ ЯШЬЛӘР АЗАЙДЫ

Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә татар бүлеген җитәклим, анда укытам да әле. Әлбәттә, җырчы карьерасын да бергә алып бару авыррак. Бу ике өлкәнең һәркайсы зур тырышлык һәм күп хезмәт сорый. Консерватория тәмамлаган җырчылар һәр чыгышка һәм һәр нотага игътибарлы бит. Һәр чыгышны җиренә җиткергәнне яраталар. Бәлкем, гадирәк булырга кирәктер. Тукай әсәрләрен башкаручылар азайды. Туган тел, Тукайга багышланган чаралар оештырырга тотынсалар, яшьләр арасында Тукай әсәрләрен башкаручылар азайганын күрәбез. «Әллүки», Тәфтиләү» көйләре – бик авыр, әмма халык сагышын җиткерә торган әсәрләр. Хәзерге балаларның андый җырларга алынырга котлары оча. Укытучы буларак, минем шул җырларны өйрәтәсем килә. Милли тамырларыбыз шунда, боларны җырлый алганнар инде теләсә нинди катлаулы әсәрләрне башкарырга сәләтле булачак. Күңелеңнән дә һәрвакыт җырчы булачагыңны раслап торырга кирәк. Сопрано тембрына ия булган җырчылар бик күп. Ә менә тенорлар аз. Андый тавышлы егетләрне теләсә кая эшкә алалар. Җырчылар арасында югалып калмас өчен акча да кирәк. Ниндидер әсәрләр яздырырга, аларны яздыргач та, концерт оештыру, төрле каналларга ротациягә бирү өчен дә финанс мөмкинлекләре кирәк. Клип төшерү исә бөтенләй чыгымлы проект. Казанда яхшы продюсерлар юклыгы да үзен сиздерә. Татарда җитез җырлар азрак. Төрле чараларда андый җырларны сорап җырлаталар. «Фазыл чишмәсе» халыкта
онытылып бара, сирәк башкарыла торган әсәр. Шуңа да бу җырны үз репертуарыма алырга булдым. Иҗатта иң зур хыялымның тагын берсе – кинода төшү. Ул юнәлештә дә үземне сынап карарга исәп бар. Бәлки җырлы киноларда төшәргә дә насыйп булыр әле? Юраган юш килә диләр бит. Хыяллар гамәлгә ашучан!


 

Мөршидә Кыямова әзерләде

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев