Логотип Идель
Мәдәният

ТӨШЕМДӘ ДӘ МИЛЛИ КИЕМ ЧЫҢЫН ИШЕТӘМ...

Уфа татары, 36 яшьлек рәссам-конструктор, этник кием дизайнеры Илдар Гатауллин татар хатын-кызларының милли кием элементларын, татар ювелир эшләнмәләре күчермәләрен иҗат итеп, милли киемебезне тагы да колачлырак пропагандалау зарурлыгы хакында бәян итә.

Уфа татары, 36 яшьлек рәссам-конструктор, этник кием дизайнеры Илдар Гатауллин татар хатын-кызларының милли кием элементларын, татар ювелир эшләнмәләре күчермәләрен иҗат итеп, милли киемебезне тагы да колачлырак пропагандалау зарурлыгы хакында бәян итә.

Бар да әбием чаршауларыннан башланып китте, ахры. Ул миңа (кызларына түгел!) дәү әбиемнең борынгы чаршауларын бик кадерләп тапшырды һәм болай диде: «Мин беләм, син аларны сакларсың. Алар сиңа кирәгрәк тә...»   

Әтием сәнгать училищесында слесарь булып хезмәт куйганда, аңа кирәк-ярак өчен дип... уку йортындагы иске-москы милли костюмнарны да биргәлиләр иде. Алар ул чакта беркем өчен дә әһәмиятле булмагандыр, күрәмсең... Ә мин аларны үземчә өйрәнә идем. Үсмер вакытта металлдан урта гасыр сугыш киемнәре ясау белән мавыгып киттем, тимерче дусларым белән урта гасыр сугыш кораллары бутофорияләрен дә булдырдык. Борынгы милли кием тарихы һәм реконструкциясе белән яшьтән кызыксынам. Уфада яшәгәнгә күрә, иң әүвәл башкорт ир-ат күлмәген, ир-ат баш киемен, җиләнне ясап карадым. Бераздан бар игътибарымны башкортларның милли хатын-кыз киеменә юнәлттем. Һәм шуннан башланып китте дә инде: этника белән бик җитди кызыксынуым гомерлек төп һөнәремә әйләнде. Бүгенге көндә әнием Зөлфия белән бары тик шушы юнәлештәге кул эшләрен генә алып барабыз. Милли киемнәрнең кисемнәрен үзебез төзибез, сызабыз, кисеп-тегәбез, үзебез үк бизибез.

Милли киемне тулысынча җыю – ул бер дә гади эш түгел. Мондый кием тиз генә җыелмый да. Бер кием комплектын туплау өчен өч айдан алып, ярты елга кадәр вакыт таләп ителә! Борынгы башкорт милли киеме дә, татар милли киеме дә гаять катлаулы. Беренчедән, хатын-кыз күлмәге бернинди дә ясалма материал кушылмаган, бары тик чын тукымалардан гына тегелергә тиеш. Алар өчен ефәк, сатин, бәрхет, җитен тукымалар сайлана. Яулык, кашмау кебек күп мәрҗәнле, сәйләнле баш киемнәрен ясау шулай ук катлаулы, ләкин без барысын да булдырабыз. Башкортстанда изүләр, гомумән, берничә төрле: сакал, челтәр, яга... Аларны ясау өчен кыйммәтле тукымадан тыш та күп төр әйбер таләп ителә әле: көмеш тәңкәләр, мәрҗәннәр, сердолик, фирүзә кебек асылташлар, гәрәбәләр, диңгез кабырчыклары... Борынгы көмеш тәңкәләрне килограммлап алган чакларым да булды. Кыйбатка төшә, әмма бу шундый эш барышы инде, борынгы кием бик дөрес итеп кабатланырга тиеш!

Мин иҗат иткән киемнәр тарихи кинофильмнар төшергәндә дә кулланыла. Тәҗрибәле кинорежиссерлар аларны үз фильмнары өчен сорап алып тора. Һәм үзем дә «Едегән» һәм «Сеңелкәш» нәфис фильмнары кысаларында костюм буенча рәссам вазифаларын башкардым. Моннан кала, Уфа яшьләр театры, Башкортстанның Сибай Дәүләт драма театры да үз спектакльләре өчен этник эшләнмәләремне сайлады, ә бит әлеге спектакльләрне күпме бала, яшьләр карый!

Шулай итеп, аларның күңелләрендә милли киемнәребезгә игътибар арта гына барачак. Кул эшләнмәләрем документаль фильмнар өчен дә кулай булып чыкты. Төрле, шул исәптән Русия күләмендәге телевизион тапшыруларда катнашып, бу темадагы тарихи мәгълүматларны аңлатып бирүне һич кенә дә авырсынмыйм.

Күңелемдә туачак рухи ләззәт хакына хезмәт куям! Милләтләр мәдәниятен яратам. Аллаһы Тәгалә Үзе булышлык итүен һәрчак тоям. Төрле төшләр дә күрәм, имештер, ювелир эшләнмәләре: «Безне истә тотсалар иде!» – дип дәшә... Әмма бервакыт боектым... Хәтта шушы эшемне бер мәлгә ташладым да диярлек. Бу «эштә яну» дип атала. Бәхетемә, үз-үземне кулга алып, нәкъ шушы хезмәтемнең минем өчен бик тә мөһим булуын аңладым һәм гамәли сәнгатьтәге иҗатымны алга таба дәвам итәргә рухи көч таба алдым. Нәселебез рухы да булышлык итәдер. Бар да үзара бәйле бит бу дөньяда. Югыйсә, татар милләтемнең тарихи, милли киемнәрен эзләп, аны өйрәнеп, ясап, тегеп, аларны җыйнап, Казанга ук килмәс идем!

Узган гасырларда изүләр нәсел статусын да билгеләгән. Аларны зур бәйрәмнәрдә генә кигәннәр. Кулакларны кырганда, изүләрне юкка да чыгарганнар, Бөек Ватан сугышы елларында исә изү тәңкәләре хөкүмәткә тапшырылып, алардан кораллар койганнар, кыскасы, хәзер бик борынгы милли киемне табу бер генә дә җиңел эш түгел. Ләкин шулай да, сакланып калганнарын безгә алып килеп төзәттерүчеләр бар, шулчак күчермәләрен үзем өчен рәсем итеп ясыйм, фотога төшереп алып калам. Алар бит безнең милләтебезнең тарихи-этнографик картасында булырга тиеш җәүһәрләребез! Изүләрне китап укыган кебек укып була. Аларда – тормышның үзе: агачлар, күк, җир, кош символлары бар... Шуны да искәртим, әйтик, кечкенә бала еласа, аның өстенә әнисенең изүен ябып тору гадәте булган, чөнки изүдә әнисенең уңай энергиясе тупланган.

Костюм тарихын Уфа дәүләт сәнгать академиясендә укыганда милли музейлар, Архиология һәм этнография музее архивларында барладым, китапханәләрдә сәгатьләр, айлар буе өйрәндем.

Татар милли киеме ансамбле өчен мөһим булган эшләнмәләрне пропагандалау да кирәк. Бу эштә миңа ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, декоратив-гамәли сәнгать остасы, рәссам Надежда Шәйхелисламова ярдәм итә. Татар милли костюмы тарихын яхшы белгәнгә күрә, аның белән даими киңәшләшәм. Узган җәй бергәләп татар җырчылары Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм дә Эльмира Кәлимуллинага багышланган «Сәйдә» һәм «Эльмира ханым» ювелир эшләнмәләре коллекцияләрен эшләп чыктык. Мондый эшләнмәләр берничә төрдә булачак һәм гомуми «Алтын унлык» татар милли кием коллекциясенә тупланачак.  

Шунысы куанычлы: Башкортстанда милли бизәнү әйберләрен бик күп ясадым, ләкин андагы эстрада артистлары тарафыннан эшләнмәләремә карата бер кызыксыну да уянмады, ә татар эстрадасы җырчылары, киресенчә, мондый төр борынгы татар бизәгечләрен тиз арада үз итте.

Аннары алар бит балалар һәм олылар фольклор ансамбльләренең сәхнә чыгышлары өчен дә, мода дефилелары, төрле фотосессияләр өчен дә бик кулай. Минем кул эшләнмәләремне киеп фотога төшүчеләр быел «Русия халыклары милли киемнәрендә ана һәм бала» дип аталган Бөтенрусия фотобәйгесендә катнашып, җиңеп тә чыкты.

Бүгенге яшьләр башка халык киеме модасына кушылырга тиеш түгел. Безнең максат – борынгы татар костюмнары элементларын һәм борынгы татар ювелир эшләнмәләрен замана модасына кайтару, аларны көндәлек тормышка кертү. Бу – мәгърифәти проект!

Эшләнмәләрем, билгеле, пластиктан, шуңа күрә алар арзан. Әмма дә ләкин әгәр дә кемгә дә булса берәр ювелир бизәнү әйберсе ошап китсә, ул бит аны зәркән осталарына мөрәҗәгать итеп, иң кыйммәтле металлардан ясатып ала алачак. Ювелир эшләнмәләрең барысы да 3D ысулы белән махсус принтер ярдәмендә пластиктан коела. Әзер булгач, кирәкле, төрле төсмерләргә, алтынсуга, көмешсуга буяла. Пластик эшләнмәләр белән чын ювелир эшләнмәләрен чагыштырсак, металлдан эшләнгән милли алкаларның бәясе уртача җиде яисә унбиш мең, ә безнең алкаларны нибары өч йөз сумга да сатып алып була. Яисә, әйтик, металлдан һәм ярымасылташлар белән, бик тә югары дәрәҗәдә ясалган яка чылбырының уртача бәясе – илле мең, ә без ясаган пластик яка чылбыры бик күпкә арзан.

Билгеле, милли киемнәребез гасырлар буе иҗат ителгән, камилләшкән... Шуңа күрә мондый пластик репликаларны җыйганда кайбер өлешләрен металл элементлар, әйтик металл тәңкәләр белән дә аралаштырам. Киемдәге зәркән эшләнмәләре чыңларга да тиеш бит әле. Татарларның милли хатын-кыз киеме һәрвакыт музыка коралына тиң чыңлый! Ә аларга көмеш тәңкәләр беркетү – начар көчләрне куркыту өчен дә кирәк...

Казан ханлыгы кайтавазы булган тәкия-бүрекне ясау үтә дә кызыклы булды. Ул бик матур һәм катлаулы. Мондый баш киеме конус булып очлансын өчен тукымаларны әнием белән башта унике кисәккә кистек, аннары тектек. Һәм бу тәкия-бүрекне бары тик XVIII гасыр нидерланд рәссамы, сәяхәтче һәм язучы Корнелис де Брюйн ясап калдырган татар хатын-кызы рәсеменә һәм башка борынгы гравюралар күчермәләренә карап бизәдек. Җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова аны киеп фотога төште.

Соңгы елларда аз йоклыйм, иҗатым яна, идеяләрем күп. Костюмнар кию мәдәниятен яңартам, элеккеге, узган гасыр ювелирларының хезмәтләрен олылауга үз өлешемне кертәм, яңача иҗат итәм, башкалар үткән юл буенча бармыйм. Егылам, торам. Һәм ары барам. Начар фикерле, тискәре теләкле тәнкыйтьчеләргә игътибар итүдә мәгънә юк дип саныйм. Иҗатым шатландыра!

Зилә Нигъмәтуллина әзерләде

фотолар: Пенза өлкәсенең татар-милли автономиясе фотопроекты

һәм авторның шәхси архивыннан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев