Логотип Идель
Мәдәният

Тропик күбәләкләр

Казанда да тропик күбәләкләр бар икән! Аларны үстерүче Люция Хәлимова үз мавыгуы, эшчәнлеге турында менә ниләр сөйләде. 

Казанда да тропик күбәләкләр бар икән! Аларны үстерүче Люция Хәлимова үз мавыгуы, эшчәнлеге турында менә ниләр сөйләде. 

Утыздан берсе 

Белемем буенча мин биолог та, энтомолог та түгел. Казанның А.Н. Туполев исемендәге илкүләм тикшеренү техник университетының техник кибернетика һәм информатика факультетын тәмамладым. Һәм шушы югары уку йортында эшли башладым. 2011 елны Мексикага ял итәргә барганда юлда Ярославльдә яшәүче бер гаилә белән таныштык. Алар үз дельфинарийлары һәм күбәләк парклары булулары хакында сөйләде. Кыш айларында да күбәләкләргә соклану мөмкинлегенә мин дә кызыктым. Һәм... күбәләкләр үрчетү турындагы махсус сайтларга кереп, төрле мәгълүматлар туплый башладым. Күбәләк курчакларын Филипиннан, Коста-Рикадан һ.б. төрле-төрле дәүләтләрдән безнең илгә китерәләр һәм аларны махсус инкубаторларга урнаштырып, күбәләкләргә әверелгәнче тәрбиялиләр икән. Теория туплагач, махсус инсектарий булдырдым. Моның өчен аквариум, дымлылык, җылылык өчен төрле җайланмалар, термометр алып, беренче партия күбәләкләремне чит илдән заказ биреп кайтарттым. Берничә төн йокламыйча, күбәләк курчакларын саклап утырдым! Ләкин, ни кызганыч, миңа килгән утыз курчактан... бер күбәләк кенә чыкты. Моңа инде ялгышларым, аларны тәрбияләү шартларын тулысынча белеп бетермәвем сәбәп булды. Ләкин бирешмәдем. Өйрәнә-өйрәнә, менә хәзер унбер ел буе тропик күбәләкләр үрчетү белән җитди шөгыльләнәм. Тәҗрибәм бик зур. Күп мәгълүмат беләм, башкаларга да бу хакта тәфсилләп аңлата алам. 

Күбәләккә җылы кирәк

Тропик күбәләкләр урамда очып йөри алмый, бары тик җылы фатир шарларында гына яши. Нык кыза торган лампалар – алар өчен һәлакәт.  Чөнки мондый яктырткычларга таба очсалар, канатларын яндырачаклар. Температура түбәнәеп китсә, йокымсырый башлыйлар, шуңа күрә яшәү шартлары һәрчак даими җылылык белән бәйле. Шундый яхшы шартларда гына курчаклардан күбәләкләр чыга һәм алар әле бераз хәрәкәтсез булып та тора. Канатлары кипкәнен көтәләр! Аннары гына инде канатларын җәяләр.   

Баллы тамаклар 

Күбәләкләрне тәүлегенә бер-ике тапкыр ике-ун минутлап ашатырга кирәк. Алар чәчәк нектарын үз итә. Татлы җирлеккә эләгүләрен аякларындагы рецепторлар аша аңышалар да, хортумнарын ашамлыкка юнәлдерәләр. Ләкин кыш көне чәчәкләр табу кыен, хәтта җәй көне дә һәрвакыт яңа чәчәкләр өзеп йөреп булмый, шуңа күрә дә без аларга сай тәлинкәләргә салынган баллы су – шикәр яисә бал болгатылган су бирәбез. Бал консервантсыз булса, яхшырак. Кайберәүләр суга бераз кайнатма салып та болгата. Әфлисун, манго, банан телемнәрен дә куябыз. Җиләк-җимеш согын яратып эчәләр. Күбәләкләрнең табыны шул. Шәраб та татып карый ала, билгеле. Әмма бирмәвең хәерлерәк.    

Кулга ничек алырга?

Ялгыш кагылып, канатлары бозылмасын һәм укалары коелмасын өчен, аларны кулга бик сак кына алырга кирәк. Чәчәк кебек итебрәк, бераз йомган кулны күбәләк кырына ук куясың да, ул аңа утырса, утыра, утырмаса, утырмый инде. 

Тропик күбәләкләр күпме яши?

Курчаклар ике-җиде көн эчендә күбәләкләргә әверелә, ә алар, төрләре һәм ничек тәрбияләнүләренә карап, кайсылары җиде-унике, ә кайберләре кырык-биш көн дә яши. Тропик күбәләкләр, билгеле, безнең шартларда табигый юл белән үрчеми.  

Күк кыйпылчыклары 

Төрле күбәләкләр үрчетеп карадык. Күбәләк-Ябалак, Күбәләк-Көзге яфрак төрләрендәге күбәләкләребез дә бар һәм... Румянцев Җилкәне, Идея Левконоя, Паллинур Җилкәне, Лови Җилкәне, Аттакус Атлас, Цетозия Библис, ягъни Гарәп китабы... Арадан иң зурлары – Зәңгәр Морфо төрендәгеләре һәм алар дөньядагы иң матур күбәләкләрнең берсе. Күбәләкләр хакындагы риваятьләр бар халыкларда да бар. Римлылар аларны чәчәкләрдән өзелгән дип фикер йөрткән. Узган гасырларда Майя халкы Зәңгәр Морфога табынган, аларны Күк кыйпылчыклары дип тә атаганнар, кешеләр янына Күктәге югары көчләр шушы күбәләкләрнең канатларына утырып төшкән дип ышанганнар. Ә минем Пыяла күбәләкләр үстереп карыйсым килә. Аларның канатлары да, энә каракларыныкы кебек үк, үтәкүренмәле була. 

Шатлыклы белем

Күбәләкләр матурлык мисаллары гына түгел, алар табигать кануннары серләренә дә ия. Бу серләр, үзенчәлекләр хакында без мәктәпләрдә махсус дәресләр дә үткәрәбез. Моннан тыш, безнең мини-фермаларны сатып алып, мәктәптә проект эшләре язучы укучылар да шактый. Курчакларны күзәтеп, күбәләк тәрбиячеләренә әйләнәләр, алар хакында интернет сәхифәләреннән мәгълүматлар эзлиләр. Күбәләкләрне һәр көн ашатырга, тәрбияләргә, канатларын да, сиптергечне 30-40 см ераклыкта тотып, су белән җиңелчә генә дымландырып алырга кирәк, югыйсә аларның канатлары кибә яисә сына. Әлеге гамәлләр бала күңелендә җаваплылык хисен арттыра, башка җан ияләрен дә күбрәк кайгырта башлый. Бу исә үз чиратында эмоциональ интеллектны үстерә. Шуңа да тропик күбәләк шатлык хисләрен генә түгел, ә белем офыкларын киңәйтү өчен дә мөһим бүләк.  
 

Яшь энтомологлар 

Тропик күбәләкләр үрчетү – төп эшчәнлегем. Ирем Айрат минем проектымны алга алып бара, анализлый. Мин үзем – иҗади шәхес. Шуңа күрә минем өчен эш процессы мөһимрәк, ә эш стратегиясе инде – ирем җаваплылыгында. Моннан дүрт ел элек, балабыз туганчы, үзебезнең «Күбәләкләр шоуы» программасы белән Русия буенча чыгышлар ясап, сәфәрдә йөрдек. Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да яшәп алдык, Карелиягә кадәр бардык. Хәзер Казанда гына. Әмәт-Горьки экойорты белән хезмәттәшлек итә башладык, яшь энтомологлар түгәрәге оештырып, 7-14 яшьлек мәктәп укучыларын шушы якларда яшәүче күбәләкләр белән таныштырырга җыенабыз. Парк территориясендәге урман нигезендә бар бөҗәкләрне балалар белән бергәләп өйрәнергә булдык әле. Бу бик кызык, чөнки күбәләкләр буенча хәтта районнардагы экология торышын күзәтергә дә мөмкин, кайчак кайбер төбәкләрдә алар юкка да чыга, ә кайберләрендә үзгә күбәләкләр пәйда була. Курчаклар, күбәләк кортлары буенча галимнәр кышның нинди булачагын, басулардагы шытымнарның киләчәген билгели. Бүген шулар хакында да өйрәнеп утырам. Бу минем өчен чиксез кызык!                

         Зилә Нигъмәтуллина әзерләде

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев