Логотип Идель
Мәдәният

"УДМУРТИЯ ТАТАРЛАРЫ" ТУРЫНДА

Илнең бөтен почмакларында тамыр җибәреп яшәгән халкыбыз турында тулы картина туплансын өчен, аны һәрдаим өйрәнеп торырга кирәк. «Халыкны өйрәнү» ничек, нәрсә була соң ул? дигәндә, әлбәттә, милләт турында статистик мәгълүмат та, аның тарихы, бүгенгесе, теле, гореф-гадәте, милли сәнгате, халык авыз иҗаты, тормыш-көнкүреше һ.б. – халык яшәеше белән бәйле бөтен нәрсәләр дә мөһим.

Илнең бөтен почмакларында тамыр җибәреп яшәгән халкыбыз турында тулы картина туплансын өчен, аны һәрдаим өйрәнеп торырга кирәк. «Халыкны өйрәнү» ничек, нәрсә була соң ул? дигәндә, әлбәттә, милләт турында статистик мәгълүмат та, аның тарихы, бүгенгесе, теле, гореф-гадәте, милли сәнгате, халык авыз иҗаты, тормыш-көнкүреше һ.б. – халык яшәеше белән бәйле бөтен нәрсәләр дә мөһим.

Нократ, Чыпца буенда татарлар

Удмуртия территориясендә элек-электән татарлар тупланып яшәгән. Бүген анда йөз мең чамасы татар исәпләнә. Тарихи эзләнүләрдән күренгәнчә, күрше республикада яшәүче татарларның ерак бабалары Болгар дәүләте составында булган, алар төньяктагы халыклар белән сәүдә мөнәсәбәтләре корган. Удмуртиянең кайбер авылларында яшәүче татарлар биредәге удмуртлар һәм бисермәннәр (килеп чыгышлары буенча төрки халык, христиан динендә) белән аралашып көн иткән.

Удмуртия татарлары тарихы турында археограф һәм тарихчы Марсель Әхмәтҗанов эзләнүләре кызыклы: «Болгарлар белән бәйле 1323 елгы кабер ташы, Бигер-Шай каберлекләре кебек тарихи истәлекләр XIV гасыр башында ук Чыпца буйларында татар авыллары булганлыгы турында сөйли. Гасырлар узган саен әлеге фикерләрне раслый торган фактлар өстәлә бара». Нократ елгасы буйларында яшәүче татарларның иң борынгы тарихы Карабәк һәм аның нәселләреннән Касыймовлар, Дәүләтьяровлар, Мөрсәлимовлар, Байкиевлар, Апачевлар, Янчуриннар, Хуҗасәетовлардан калган борынгы шәҗәрәләр, аларга рус патшалары биргән ярлык-грамоталар турында телгә алына. Андый документлар милләттәшләр тарихын да чагылдыра.

Удмуртия татарларына Нократ сөйләше хас. Аның вәкилләре барлыгы кырыкка якын авылда – Нократ (Вятка) елгасының бер тармагы булган Чыпца елгасы бассейнында яши. Нократ сөйләшендә әдәби телдә булмаган диалект сүзләре очрый. Аларның күпчелеге төрки-татар сүзләре, шулай ук удмурт, рус телләреннән кергән алынмалар да байтак. Удмуртиядәге милләттәшләрнең сөйләм үзенчәлекләрен күренекле телче галимнәр Җамал Вәлиди (1920-30нчы елларда), Латыйф Җәләй (1930-40) Наҗия Борһанова (60нчы елларда), соңрак – Флера Баязитова һ.б. ныклап өйрәнә.

Уникаль сөйләш

«Нократ сөйләше татар диалект системасында үзенчәлекле урын тоткан уникаль сөйләшләрнең берсе», – дип яза бүгенге заман галимнәре Дөрия Рамазанова һәм Миңнира Булатова, Удмуртиядә чираттагы экспедициядә булып кайткач.

Бу як татарларының сөйләшен һәм үзенчәлекле гореф-гадәтләрен, фольклорын экспедиция материаллары бөтен җетелегендә, матурлыгында күрсәтә. Халкыбыз вәкилләреннән язып алынган кайбер мисаллар белән журнал укучысын да таныштырыйк:

Яшь киленгә су юлы күрсәтү

– Су йулын бикәчәме – кияүнең сеңлесе күрсәтә. Бидыра, күwәндә (көянтә) белән су эчен (өчен) бара йәш килен. Сабын айыра, йанйаулык (кулъяулык) айыра (әзерли) бикәчәме. Йәш килен сәдәп (төймә) өләшә балаларга. Су китерттергәннәр, кийәнтә эстени (өстенә) әйбер салгалаганнар (Шәмәрдән).

– Мин унйеде йәштә чыктым кийеүгә. Су эчен тештем. Чиккән бычма'лы (почмаклы) шал' (шәл) йабынып. Буш бидыра, кийәнтә төшерә суга да кайткан чакта алып кайта кэлин (килен) кеше. Чишмә бар ыйы безнең йаман (бик) шәп... Чишмә күзләр күп бездә, аллыл йак чишмәгә баргаладык (бардык).

Су буйлары, су буйлары
Су буйлары гел нарат.
Суга барсам йылап кайтам
Су агымына карап.
Сулар ага, сулар ага,
Сулар ага болганып.
Шул суларда битем йудым
Йалгыз башым моңланып.

Ынылды (онытылды) инде җырулар. Без Ыҗбык (елга исеме) cywы дибез, чишмә күз йегрә (йөгерә). Шумпыл-шумпыл су ага. Йәйәүле йермегә (йөрергә) л'аба (басма) йасайлар энишкэ (инешкә). Мына бидыраларымны йудым, шабалкам калган, шабалкам (чүмеч) эчен кайтам ийгә (Әхмәди).

Пыртуска керү

Пыртуска керү (удмуртча пыртос) – йортка керү, кыз өенә килү.

– Пыртуска керүне элек тә мактамаганнар, әле дә мактамыйлар. Пыртуска керү кыз өйенә керү була. Кеше әйтә инде: «Йүнне (юньле) булса, пыртуска кермәс иде», – диләр (Биктәш).

– Пыртуска кергән ийе бер бичырман (бисермән) Кул'лубер аwылда. Пыртус кертте бу катын, икенче ирне. Беренче бабачы (ире) сугышта йугалган да. (Татар Парҗысы).

Садап айыру

Садап айыру – сәдәп (төймә) өләшү.

– Кил'ын ирта былан су эчен баргач, ыланнарга садап айырыр иды. Кыз баласы су йулын курсата. Капка тыбына чыккач та, балаларга садап айырып бирып йибарды килын, садап биргалады.

– Садап бирмаса, айагына су тугалар иды.

«Тукма, тукма, садап бирәм», – диләр.

 (Атабай).

Аш-су

Кыймак, күзикмәк була, кабарчы (кош теле, чәй токмачы), кыймак wак-wак. Зур-зур ипи күмәч салыр иде әни. Пирәмәч ачы қамырдан була, эстегә йералма (бәрәңге) бытка (измәсе) йаққалағанда... Кот' (рус. хоть) ней да пышерми (пешерергә) була... Безди дэ пилмин тыталар, аш шулпа йасыйлар йарма булса, йармалы аш. Балиш, кул'аш – итле бәрәңге, быккан (әд. бөккән), кал'агалы беккән – эченә шалкан тыгып пешергән бөккән. Безди кушман (ачы торма) субырнысы (төнәтмә) булган (Дасис (Засеково) авылы).

Йөзләгән кулъязма китап һәм сәнгать үрнәге

Удмуртиянең татарлар яшәгән авылларына үткәрелгән фәнни экспедицияләрдә этнографлар, археографлар, фольклорчылар һ.б. белгечләр катнаша. Күрше республика районнарына Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан чираттагы комплекслы экспедиция оештырылды, анда йөзләгән кулъязма китап һәм дәфтәр табылды, декоратив-гамәли, музыкаль сәнгать үрнәкләре барланды. Удмуртия Шәехбаба хакындагы мөнәҗәтләр, имам Газалинең сирәк басмалардан саналган «Әййүһәл-вәләд», Габдулла Ушмавиның Татар Парҗысы авылы турындагы язмалары, татар шәҗәрәләре, һ.б. уникаль хезмәтләр табылды.

Археограф Айдар Гайнетдинов мәгълүматына караганда, кыйммәтле табыш булып Габделбәр Кәчимовның 1910 елда үз кулы белән язган дәфтәре саналырга хаклы. Шулай ук Палагай авылының 1903-1904 елгы елъязмасы да игътибарга лаек. Елъязмада авыл кешеләренең көнкүреше, ел әйләнәсендәге мәшәкатьләре: чәчү, урак, һава торышы, никадәр уңыш җыелганына хәтле теркәлеп барган. Элек Сабан туйларын яз көне, апрель аенда уздырганнар. Мәсәлән, «1904 елда Тегермән, Тутай, авылларында 19 апрельдә дүшәнбе көн, Палагай авылында 21 апрельдә чәршәмбе көн, Кечкенә Палагай авылында 22 апрельдә кече атна көн (пәнҗешәмбе) үткәрелгән. 23 апрельдә инде сабан чәчәргә чыкканнар». Марсель Әхмәтҗанов фикеренчә, мондый төр язулар – дәүләтчелек сакланганда туган гадәт, һәм халкыбыз аларны дәүләтчелеген югалткач та тырышып дәвам иткән.

фотолар: Илсөяр Закирова

Редакциядән: Удмуртия төбәгендә яшәүче милләттәшләр турында мәгълүмат яңа нәшер ителгән «Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары. («Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясе)» яңа нәшер ителгән китабының икенче басмасынан алынды. Әлеге серияне Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты чыгара. Удмуртиядәге милләттәшләрнең «14 проценты гына авыл җирлегендә яши, ә 86 проценты шау-шулы шәһәр мохитендә, башка милләтләр арасында гомер кичерә. Шуңа да карамастан, Удмуртия татарларының телне, динне, гореф-гадәтләрне кадерләп саклаулары, алардагы миллилек хисе бик күпләргә үрнәк итеп куярлык. Милләттәшләрнең күпчелеге (җитмеш мең тирәсе кеше) Ижауда гомер итә, шулай ук Сарапул, Глазовта, Можгада һ.б. яши», – диелә китапта.
 
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: җанисәп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев