Логотип Идель
Мәдәният

Унике кыллы татар гөсләсе  

Татарларда гөслә турында беренче тапкыр 1550 елларда телгә алына.  Гөслә – күп кыллы чиертмә музыка коралы.  

Татарларда гөслә турында беренче тапкыр 1550 елларда телгә алына.  Гөслә – күп кыллы чиертмә музыка коралы.  

Керәшеннәр саклап калган

– Гөслә – иң борынгы уен коралларының берсе, – ди Йошкар-Оланың татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе, музыкант Гәрәй Мәгъcүмҗанов. – Хәтта VII-VIII гасырга караган тарихи документларда телгә алына ул. Гөслә күп  халыкларда очрый: мариларда, русларда, удмурт, чуашларда, шул исәптән, татарларда да. Татарстанда гөсләне керәшеннәр саклап калган. Мин кечкенәдән гөслә тавышы ишетеп үстем. Әле дә хәтерлим, күрше авылда Ания апаның эшен бетереп, кулына гөсләсен алып, капка төбенә чыкканын көтеп тора идем.

Яшерен-батырын түгел: күпмер вакыт гөслә безнең тормышыбыздан югалып торды. Нәкь менә Гәрәй Мәгъcүмҗанов – музыкаль тормышыбызга гөсләне кайтаручыларның берсе. Ун еллар элек чамасы Гәрәй әфәнде Мари Илендә гөсләләрне таныту эшен башлап җибәрә. Йошкар-Оланың татар милли-мәдәни үзәгендә «Хәзинә» татар гөсләчеләр ансамбле төзи. Бүгенге көндә ул әлеге уен коралын ясаучы остаз дәрәҗәсенә ирешкән музыкант та. Аның кулы белән кырыктан артык гөслә җитештерелгән. Ул ясаган гөсләләрдә Татарстан яки Мари Илендә генә түгел, ә Русиянең башка төбәкләрендә дә уйныйлар. 

Татар гөсләсе аерылып тора

Татар гөсләсе унике кыллы, элеккеләре тактадан кадаклап ясала торган була. Гөслә ясау өчен биш-алты төрле агач куллана. (Ә Гәрәй әфәнде үзе Геннадий Макаров ясаган гөсләдә уйнарга өйрәнгән икән.) 

Гәрәй Мәгъсүмҗанов гаиләсендәгеләр дә гөсләдә уйнарга ярата. Хатыны Татьяна музыка мәктәбендә эшли, кызы Венера белән кияүләре, оныкларны да музыкага, гаилә ансамбленә авызландырганнар. 

Әлеге музыка уен коралында уйнарга өйрәнүчеләр күп булу сәбәпле, гөсләләр җитмәве ачыклангач, тынгысыз йөрәкле милләттәшебез борынгы уен коралын үзе ясап карарга ниятли. Бер-бер артлы ясый башлагач, музыкантның күңеле дә үсеп китә. Бөтен вакытын ул гөсләгә багышлаганын үзе дә сизми кала. Ясаган саен уен кораллары камилрәк, яхшырак килеп чыга. Үз ансамбленә унбиш гөсләне әмәлләп тә куя. Гөсләнең төзелеше бик катлаулы булмаса да, аның өчен берничә төрле агач кирәк. Гөсләнең өске өлешенә сигез-ун ел дәвамында кипкән чыршы агачы кулланыла. Нәкъ шул җире тавыш оештыруга нык бәйле, төп урыны. Моннан тыш, каен, имән кебек каты агачлар да зарур икән. Заманында гөслә кылларын зур мал  эчәгеннән эшләгәннәр. Ә инде 1913 елларда тимер кыллар тарттыра башлыйлар. Элегрәк кадак кагып ясалса, хәзер кадаксыз, җилем ябыштырып эшләнә.

– Без Мари Илендә урман эчендә яшибез. Ләкин гөслә ясарлык чимал таба алмый интегәбез. Бу мәсьәләне хәл итәсе иде, чөнки гөслә ясау өчен агач чималны Краснодардан, Мәскәүдән һәм Казанның бер кибетеннән кайтартам. Агач борынгырак булган саен, тавышы яхшырак чыга. Гомумән, агачның ничек киселүе дә мөһим роль уйный, – ди остаз, үзе ясаган гөслә кылларын чиертә-чиертә.

Бер гөсләне ясау өчен ярты ел вакыт кирәк. Шуңа күрә Мари Илендә яшәүче милләттәшебезнең сабырлыгына сокланасы гына кала.

Йөз еллык гөслә моңнары

«Идел» журналы Ютуб каналындагы «Көй-MELODIA» проектында Гәрәй әфәнде йөз елдан артык тарихы булган гөсләдә дә төрле татар көйләре башкарды. Татар гөсләләре ике төрлегә бүленә: бер һәм ике яклы. Ягъни ике яклы гөсләдә берюлы ике музыкант, кара-каршы утырып уйный ала.  

Йөз еллык тарихи гөслә Мари Түрек районының Носла авылында табылган. 

– Бер гасыр тарихлы гөслә хәзергеләреннән формасы, ясалышы ягыннан аерылып тора: киң итеп киселгән, чиста тактадан ясалган, – ди Гәрәй Мәгъсүмҗанов. – Агачның еллык боҗраларын карасак, дөрес киселгән, шуңа күрәдә уен коралының тавышы үзенчәлекле. Гөсләне табып алганда, аның кыллары юк, такталары да купкан, чөйләре дә беткән иде. Өйгә алып кайтып, гөсләне яңарттым. Үзебезнең ансамбль белән якын-тирә төбәкләрдә оештырылган концертларда уйнап чыктык. Бу гөсләне Михаил Алексеев дигән кеше ике кызы өчен махсус ясаган. Кызлары кара-каршы утырып бергә уйнаган. Әлеге гөсләнең тагын бер үзенчәлеге шул: анда бәрмә уен коралы да бар. Бәлкем, өченче кеше дә уйнагандыр. Соңыннан мондый ике яклы гөсләне үзем ясадым. Музей экспонаты булырлык гөсләне гастрольләргә алып йөрми башладык.

Гөслә эченә кыңгырау элеп куелган. Агач чүкеч белән суккалагач, кыңгырау гөслә эчендә тавыш чыгара. Үзенә күрә ритм бирә. Гөслә ясаучының үзенчәлекле фантазиясенә бер дәлил бу. Шунысы кызык: фольклорчы галимнәр, музыкантларның мондый гөсләне очратканнары булмаган. 

Дәреслек булачак! 

Татар гөсләсе пентотоникада төзелгән, шуңа да татар, мари көйләрен уйнарга җайлы. Мәктәпләрдә музыка дәресләрендә өйрәнер өчен гаять кулай уен коралы. Мари Илендә яшәүче милләттәшебез – Гәрәй Мәгъсүмҗанов, бу фикерне куәтләп, «Гөсләдә уйнарга өйрәнү серләре» дигән үзлегеңнән өйрәнү дәреслеге эшли башлаган. Уйнаган көйләрен дә, эшкәртмәләрне дә нотага төшерә. Шуларның барысын җыеп, китап итеп бастырып чыгарырга ниятли. Якын киләчәктә музыка мәктәпләрендә дә кулланырлык әсбап булачагына ышана. 


Гәрәй Мәгъсүмҗановтан гөслә буенча мастер-класс: https://www.youtube.com/watch?v=s5KVQIjbv88&t=100s 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев