Логотип Идель
Мәдәният

Яшь сынчы Артур Давыдов: «Совет чоры күңелемә якын»

Татарстанның талантлы яшь скульпторы, Русия рәссамнары берлегенең Татарстан бүлеге әгъзасы Артур Давыдов белән сүзебезне совет чорын искә алудан башладык. Остаханәсендә әлеге тематикадагы проектлар хәйран күп иҗат ителгән инде.

Татарстанның талантлы яшь скульпторы, Русия рәссамнары берлегенең Татарстан бүлеге әгъзасы Артур Давыдов белән сүзебезне совет чорын искә алудан башладык. Остаханәсендә әлеге тематикадагы проектлар хәйран күп иҗат ителгән инде. Аның бүгенге иҗаты да илебез тарихының шанлы еллары белән бәйле.

Түбән Кама Әлмәндәре

Артур Давыдовның «Без белдек: шәһәр булачак!» дип аталган скульптура композициясе Түбән Кама төзелә башлау юбилеена туры китерелеп, 2021 елның сентябрендә урнаштырылды. Композицияне иҗат итүе турында ул болайрак искә ала: «Бөтенсоюз комсомол төзелеше дип игълан ителгәч, бирегә шәһәрнең беренче төзүчеләре юл алган. Буш кырга башта геофизик-комсомолчылар килеп, кала урынын билгеләгән. Димәк ки, скульптура композициясендәге тугыз бронза сын арасында аларның һөнәре беренчеләрдән булачак дип фикер йөрттем. Иҗат концепциясе һөнәр ияләрен тасвирлауга барып тоташты: геодизист, эретеп ябыштыручы, ташчы, проектлаучы, архитектор, штукатур-маляр... Хатын-кызларга да дан җырланды, бу төзелештә актив катнашучыларның күбесе яшь хатын-кызлар булган. Сыннарымның нигезен 1957 елдан башлап тупланган фотосурәтләр архивына таянып төзедем. Хезмәт каһарманлыгы хакында китаплар күп укыдым. Гомумән, совет чоры темасы күңелемә бик якын. Алтмышынчы елларда төшерелгән йөзләрчә фотолар, тарихи фильмнар карап, иҗат итүне дәвам итәм. Иң ошаган, позитив рухлы совет фильмы ул – «Высота», – ди сынчы.

Гомумән, Артур Давыдовның бу хезмәте Түбән Камадагы беренче иҗади эше генә түгел. Ул моңа кадәр дә, 2019 елны әлеге шәһәрнең Җиңү паркындагы биш Советлар Союзы Герое һәм биш Дан ордены тулы кавалерларының бюстларын реконструкцияләгән. 2020 елда шәһәрнең Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театры алдына аның милли колоритлы хезмәте – «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясендәге эпизод сурәтләнгән скульптура композициясе куела.

      
Гади хезмәтне хөрмәтләү 

Болардан кала, Артурга даимилек белән элмә такталар иҗат итәргә дә туры килә. Мәсәлән, Кукмарадагы мәшһүр киез басу фабрикасы җитәкчеләренә багышланган мемориаль комплекс өчен әлеге оешманы озак еллар буе җитәкләгән Шамил Әхмәтшин бюстын, башка директорларга багышланган мемориаль тактаны да ул әзерләгән. Фабрика алдына урнаштырылган  бизәкле, 2,5 метр биеклектәге арт-объект – «Кукмара киез итекләре» дә – аның иҗаты! Туган як тарихын кадерләп саклау, гади хезмәтне хөрмәтләү максатына юнәлдерелгән башка эшләре дә җитәрлек иҗатчының.         
    
Асия Миңнуллина шәкерте 

Артурга – 32 яшь. Мамадышта, дүрт балалы гаиләдә үскән. Әти-әнисе сәнгать кешеләре булмаса да, улларын сынлы сәнгать мәктәбенә йөртә. Урта мәктәптән соң, декоратив-гамәли сәнгатькә өйрәнәсе килеп, Артур Казан сынлы сәнгать училищесының керамика бүлегенә укырга керә. 2008 елгы диплом эше темасын училищеда укыган вакыттагы җәйге практика тәэсиреннән чыгып сайлый: студентларны Питрәч районы музеена алып баралар. Диплом эше шул якларда үзле балчыктан ясалган вазалар һәм чүлмәкләрдән тора. Шуларның берсен районга бүләк иткән сынчы, бүгенге көндә ул әлеге музей экспозициясендә. 
Аннан В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академик сынлы сәнгать институтының Казандагы филиалында скульптура факультетында укыган еллары тормыш китабына языла. Укытучысы Асия Миңнуллинаны аеруча хөрмәт белән искә ала. «Остазыбыз белән әле дә тыгыз хезмәттәшлектә, – ди Артур. – Казанда уникеләп яшь скульптор бар, барыбыз да – Асия Миңнуллина укучылары!»            

Совет чорын яңарту 

Сынчыларның эш көннәре төрле сыннарны төзекләндерү яисә, гомумән дә, яңадан торгызу эшчәнлегенә дә багышлана. Артур да, иҗат төркеме составында, Казандагы шушы төр эшләргә үз өлешен керткән. Мәсәлән, Лядов паркындагы XIX гасыр ахырында урнаштырылган, күп фигуралы, бронзадан коелган борынгы фонтанны бары тик фотосурәтләргә карап кына яңадан торгызуда актив катнашкан. Орджоникидзе скверында шушы шәхеснең сынын яңарту буенча саллы хезмәт куйган, Дәрвишләр бистәсенең Сәид-Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы берничә совет чоры парк скульптураларын төзекләндерү белән шөгыльләнгән. «Совет эпохасы сыннары Казанда себерелеп түгелде дип һич тә әйтеп булмас!» – дип ассызыклый сынчы.      

           

«Ана һәйкәле кирәк!»

Артур Давыдов иҗатындагы югары дәрәҗәдәге иҗади идеясе ул – Ана һәйкәле эскизы. Сүз Мамадыш районының Урта Кирмән авылында яшәгән, сугыш кырларында сигез ир баласын югалткан Фатыйха Әхмәдиева турында сүз бара. Мамадышта 1997 елда ук куелган уллары сугыштан кайтмаган барлык аналарга багышланган Ана һәйкәлен күпләр белә. «Соңгы вакытларда шушы тарихи темага янә игътибар артты, бу гаилә – Татарстан буенча яу кырларында сигез улы һәлак булган бердәнбер гаилә дә бит әле, – ди сынчы. – Берсе – Гражданнар сугышында, өчесе Бөек Ватан сугышында өчесе һәлак булган һәм өчесе хәбәрсез югалган улларын истә тотып, Ана төпчек улы Әгъмәлетдинне көтеп яши башлый. Ул 1945 елның маенда исән була әле. Ләкин 1945 елның августында Япония белән сугышта бер биеклекне алганда, күкрәге белән дошман амбразурасын каплап, батырларча һәлак була. Бу гаилә язмышын Мамадышның төбәкне өйрәнү музеенда кат-кат барладым, гаилә ядкәрләренә күз төшердем, Ана тукыган сигез бизәкле сөлгене дә, улы Ибраһим тарафыннан тапшырылган Коръән китабын да күрдем, оныгы Мәрзия ханым белән дә күрештем. Ана сурәте сакланып калган бердәнбер фотога бар игътибарымны тупладым. Озак уйландым. Нәтиҗәдә, шушы психологик портретка таянып иҗат иткән һәйкәл эскизым, Аналарның бар түземлеген, тырышлыгын, миһербанлыгын, игелеген данлаган символ булып чыкты». Мамадышта Әниләр музее ачу планлаштырылган. Һәм шул яңа музей алдындагы мәйданда Фатыйха Әхмәдиева сыны куелса, бик яхшы булыр иде. Әлеге тарихны белмәүчеләр дә, һәйкәлгә бер карауда ук, анда кулына Коръән китабын кысып тоткан татар хатын-кызы, татар әбисе – Ана сурәтләнүен аңларлык! 

Идеяләрне яклый да бел!  

Киләчәктә сынчылыкка укырга теләүчеләргә киңәшләрен дә бирде Артур Давыдов: «Беренчедән, бу – бик катлаулы һөнәр. Скульптор җитди проектларны берүзе генә башкарып чыга алмый. Икенчедән, бик тә яхшы сынчы булу өчен гаять күп белемгә ия булырга кирәк. Сыннар коюны башка төр оешмалар, металл коючылар башкарса да, син төрледән-төрле материаллардан кирәкле формалар ясауны гына түгел, ә аларны коюның һәрбер этабын да камил аңларга тиешсең. Эретеп ябыштыруга да кул ятып торырга тиеш, гомумән, эретеп ябыштыру эшенең барлык нечкәлекләрен белү мәҗбүри дияр идем. Үз иҗат проектларыңны, эскизларыңны архитекторларга, хакимияткә аңлатып бирү, эскизлар белән бәйле иҗат идеяләрең яклау таланты булу да сорала. Боларның барысы хакында үз студентларыма да аңлатам. Һәм Татарстанда яшь, сәләтле сынчыларыбызның тагын да артуын телим!»   

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев