Логотип Идель
Мәдәният

Җырчы ул – спортчы кебек

Бар! Бар безнең Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәйдәр Бигичевны алыштырырдай яшьләребез! Җыр сәнгате массакүләм төс алды, стадионнар җыючы эстрада башкаручылары татарның атаклы җырчыларын алыштыра алмый, дигән фикерне еш ишетергә туры килә.

Бар! Бар безнең Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәйдәр Бигичевны алыштырырдай яшьләребез! Җыр сәнгате массакүләм төс алды, стадионнар җыючы эстрада башкаручылары татарның атаклы җырчыларын алыштыра алмый, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Әмма сәләтле, тырыш яшьләрне үз вакытында күрә белергә, аларга алкышларны кызганмаска гына кирәк.

Соңгы арада журналыбызның профессиональ, талантлы җырчыларга игътибары аеруча артты. Киң катлам тамашачылар мәхәббәтен яуламаган булсалар да, алар үзләренең зәвыклы чыгышлары, тар даирәгә (камерачыл) башкарулары белән чын сәнгатьнең татар тормышыннан һич тә югалмавын дәлилләп, классикларыбызның шанлы әсәләрен безгә ишеттереп торалар... Шуларның берсе – Казан егете булса да, татарча мөкәммәл сөйләшә белүче, милли җанлы егет Руслан Закиров.

 

Җырчының үз режимы

Сәнгать белән кызыксына башлавым бәләкәй чактан башланды. Әни мине  концертка алып барды. Ә анда атаклы баянчы Рөстәм абый Вәлиев баянда уйнады. Әнинең «Музыка мәктәбенә барасыңмы?» – диюе булды, мин шундук ризалаштым, чөнки Рөстәм абый кебек үк баянда уйнау теләге туган иде. Аның шундый матур, җиңел итеп уйнаганы әле дә күз алдымда... Музыка мәктәбенең баян классына килдем. Ә биредә мине икенче бер укытучы күреп алды да: «Бәлки син җырлыйсыңдыр?» – дип, вокал белән кызыктырды. 

Сәхнә кешесенең иҗаты гади тамашачыда соклану уята, шул ук вакытта бик җиңел кебек тоела. Әмма бу алай түгел. Халык каршына чыгып басканчы күпме хезмәт, күпме тир түгелгәнен шул сәхнә тирәсендәгеләр генә чамалый. Без, артистлар, иҗат газапларын, авырлыкларын күрсәтергә тиеш тә түгел, анысы. Төрле жанрларда эшләүче артистлар, театр актерлары, солистлар, композиторлар – алар спортчылар сымак. Хезмәтебез көн саен кабатлауны (тренировка) таләп итә. Тавыш – ул шулай ук мускуллар эшчәнлеге, тавыш ярыларының хезмәт җимеше. Җырчының тавышы һәрвакыт тонуста булырга тиеш. Көн саен җырлап, көйләп торырга кирәк аны. 

Җырчының үз режимы бар. Кичке унбердә без йокларга тиеш, ләкин бу кагыйдәне үтәүчеләр бармы икән? Шәхсән мин алай иртә йокларга ята алмыйм. Тавыш яңгырасын, матур чыксын өчен аны ял иттерү зарур. «Голосовой покой» дип атала ул. Көнбагыш та ашамыйм, ярыларга утыруыннан зыянын күрәм... Туңдырма, артык эссе йә артык суык ризык та безгә килешми.

 

Масса артыннан куасым килми

Иҗат – дөньяны башкача, үзгәрәк кабул итү. Дөньяви хисне тойган хәлдә, бергә сулау, бергә җитәкләшеп бару.

Һәр кеше үз һөнәрендә профессионал булырга тиеш. Музыка мәктәбендә җиде ел баянда уйнарга өйрәнсәм дә, күңелем театрга, җыр сәнгатенә ымсынды. Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә укыдым, ә аннан Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем алдым. Консерватория каршындагы Опера студиясендә татар классикларына еш мөрәҗәгать итәбез. Кайчандыр татар сәхнәсен шаулаткан, хәзер инде ничектер онытыла барган көчле әсәрләрне укытучыбыз Әлфия Җаппарова репертуарга кертә бара. Нәҗип Җиһановның «Түләк» операсын, мәсәлән, Казанда да, Мәскәүдә дә тәкъдим иттек.  

Без – яшь буын җырчылар. Профессиональ вокалистлар. Безгә бергә-бергә эшләве күңелле. Без сәнгатьтә яхшы әсәрләрнең барын беләбез, аны башкаларга, яшь тамашачыларга да күрсәтергә, традицияләрне, буыннар чылбырын саклап калырга иде. Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевларның кем булганлыкларын онытмаска, репертуарларындагы әсәрләрне яңгыратып торырга тиеш, чөнки татарның алтын җыр фонды нәкъ менә аларга нисбәтле. Ә хәзер, ни кызганыч, бик күп сәләтле яшьләр бу корифейларның җырларын түгел, үзләрен дә белми. Алар исемендәге фестиваль булса гына, чамаларга мөмкиннәр әле. Белмәү аларга оят та түгел...

Масса артыннан куасым килми. Минем репертуарда татар романслары, камерачыл башкаруга корылган әсәрләр. Бу юнәлеш күңелемә туры килә. Ә акча мәсьәләсенә килгәндә, безнең финанс кереме барыбер корпоративлардан, банкетлардан бара. Күңелемә ошамаган җыр җырларга чакралар икән, чыгыш ясаудан баш тарта да алам... 

Эстрада йөрәгемә ятмый... Әлегә. Алга таба кем белгән, бәлкем кызыгын таба алырмын. Өемдә эстрада тыңларга телевизорым да юк. Машинада классик әсәрләр, дусларымның җырларын куям. Ниятләгән юлым белән барам. Күңелемә театр, совет музыкасы якын. Заманча рухияткә караганда, үткән заманнардагысы күбрәк ошый. 

 

Музыка театрын кабул итәргә тамашачы әзер

Җырчы һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Остазым, яше дә сиксәндә булса да, әле дә консерваториядә укыта. Хәзергәчә аның лекцияләренә йөрим. Ул һәркөнне сәнгатьтә ниндидер ачыш ясый, шулар белән уртаклаша. Ватсап аша теге яки бу осталык дәресләрен җибәреп тора. Иҗаттагы шәхескә беркайчан да белем алудан туктарга ярамый!

Безгә музыкаль театр кирәк. Татарның музыка сәнгате шулкадәр бай. Оперетта, арт-опера, бер актлы опера... кебек байлыкны халыкка чыгару мәслихәт. Яшь опера җырчыларын үстерү өчен, кечкенә генә булса да, музыкаль сәхнә сорала. Кәрим Тинчурин театрында оркестр бар. Аның җитәкчесе – музыкант, гомумән, талантлы шәхес Ильяс Камал. Ул «Хуҗа Насретдин» операсын да редакцияләгән иде. Сәхнәләрендә «Такташ» операсы куелды. Мондый әсәрләрләрне тамашачы да көтә. Кадрлар да бар, безгә вакытны әрәмгә уздырмый гына, музыкаль театр ишекләрен ачарга вакыттыр. Яшь талантларның ялкыны гөрләгән чакта, аны эшләтеп җибәрү отышлырак булыр иде. Ә тамашачы күптән әзер, дип уйлыйм.

Казан дәүләт консерваториясен ел саен ун-унбиш вокалист тәмамлый. Безнең белән диплом алып чыкканнарның күбесе сәхнәдә калды. Бергә укыганнардан Санкт-Петербург, Екатеринбург, Мәскәү, Сарытау, Казан сәхнәләрен тотучылар бар, чөнки педагог, профессорларыбыз тәҗрибәле. Укулар элек-электән килгән традицияләр үрнәгендә алып барыла. Консерваториягә очраклы педагоглар эләкми. Акрын-акрын олы буынны аларның укучылары, яшьләр алмаштыра. Гомумән, Казанда музыкаль белем җитди дәрәҗәдә, югары кимәлдә бирелә. 

 

Берәгәйле тауар 

Яхшы җырчы тәрбияләүдә бик сак булырга кирәк. Җырчы – ул шулай ук берәгәйле тауар. Аның Аллаһыдан бирелгән тавышын бозмыйча, тиешле белем, юнәлеш биреп, сак эш итү зарур. Шәхсән мине консерваториягә укытырга чакырдылар. Әмма мин әлегә үземне остаз итеп тоймыйм, шикләндерә... Шуңа күрә, берәр педагогның төркеменнән башлармындыр.

«Сәләт» – тормышымда да, иҗатымда да зур роль уйнаган оешма. Бала чагымннан «Сәләт»кә йөрдем. Хәзер инде төрле мастер-класслар алып барам, программа директоры вазифаларын башкарам. Гомумән, «Сәләт» – ул яшьләргә ачылырга мөмкинлек бирә торган хәрәкәт. 

Вакытым һәм мөмкинлегем булганда, театрга йөрим, театр сәнгатен үз итәм. Үзем дә төрле спектакльләрдә уйнарга яратам. Музыка тыңлаганда анализ ясыйм, төрле яңа юнәлешләрне күзәтеп тә барам.

Сәхнәдә чыгыш ясаганда, залда утырганда тамашачыларның күзләренә карарга тырышам. Аларда үз хисләремнең чагылышын сизсәм, күңелем була. Сәхнә кешесе, гомумән, хисләре белән бүлешеп иҗат итәргә тиеш. Шул чагында гына синең хезмәтеңнең нәтиҗәсе булырга мөмкин. 

Мөршидә Кыямова әзерләде
Фотолар Руслан Закировның шәхси архивыннан алынды

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев