Заманча иҗат күргәзмәләре кирәк!
Талантлы рәссам, Русия Рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеге идарәсе рәисе Ленар ӘХМӘТОВ белән әңгәмә кору бик җай, ул эрудит, зыялы, сабыр һәм үтә дә итагатьле шәхес.
Талантлы рәссам, Русия Рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеге идарәсе рәисе Ленар ӘХМӘТОВ белән әңгәмә кору бик җай, ул эрудит, зыялы, сабыр һәм үтә дә итагатьле шәхес. Әлеге әңгәмә аның ничек чын иҗатка килүе хакында.
– Ленар, сез шәһәрдә туып үссәгез дә татарча бик яхшы сөйләшәсез...
– Әйе, үз ана телемне яхшы белүем белән горурланам. Мин бит өч яшемә кадәр Нурлат районының Яңа Әмзә авылында үстем һәм рус телендә сөйләшмәдем дә. Аннары гына инде русчага өйрәнә башладым. Әби-бабам өчен дә бердәнбер онык түгелмен, без – барлыгы унөчәү! Барыбыз да татарча сөйләшә. Ана телен яхшы белү өчен авыл тормышында булып алу – ул бары тик файдага гына. Гаиләбездә дә һәрчак татарча сөйләм иде. Дөрес, минем әти-әнием иҗатчылар түгел.
– Сез балачактан ук рәсем ясауда булдыгызмы?
– Алай димәс идем. Рәсемнәр ясалды, билгеле. Әмма мин музыка, җыр сәнгатенә күбрәк тартылдым. Бервакыт панкрокны үз итә башладым. Яшүсмер күңеленә панкрок яхшы тәэсир итмәвен аңлап алган әтием Җәмил (ә ул озак еллар буе милиция хезмәткәре булып эшләде) һәм рәсемнәремнең һәммәсен бер папкага туплап барган әнием мине рәссамлыкка өнди башладылар. 13 яшемдә генә Чаллының 1 нче балалар сынлы сәнгать мәктәбенә укырга киттем. Рәсем ясауга, гадәттә, биш-алты яшьтән үк укый башлыйлар. Әмма эшләремне ошаттылар. Рәссам-педагог Мадияр Хаҗиев җитәкчелегендә әелеге мәктәпне тәмамладым.
Һәрбер иҗатчыга да диярлек юл башында аның талантына ышаныч белдерүче кирәк. Минем очракта ул – әнием Тәкзимә иде. Аңа бик рәхмәтлемен! Сәләтемә булган ышанычын акладым дип саныйм.
Музыка сәнгатенә килгәндә, әле дә гитараны еш кулга алам, заманында бер музыкаль төркемдә тавыш операторы булып та эшләгәнем булды. Бүген үз көйләрем язам. Татар шигырьләре өчен блюз бик якын юнәлеш. Андый әсәрләрем дә бар инде. Аннары регги юнәлеше дә татар шигырьләргә туры килә. Җырларга теләк туса, якын дусларым белән җыелышып, җырлыйбыз да...
– Ленар, рәссам булу өчен югары уку йортын тәмамлау мәҗбүриме?
– Әйе. Чөнки тирәнтен академик сынлы сәнгать белемең булмаса, алга таба бару, башка иҗатчылар белән бер рәттә булу авыр. Үзем 1998-2003 елларда Чаллы дәүләт педагогика институтының сынлы сәнгать-графика факультетында белем алдым. Шул чакта рәсемнәрне гап-гади ручка белән ясауны ошата идем.
Күргәзмәләрдә катнаштым. Һәм үземнең иң беренче шәхси күргәзмәмне 1999 елда калабызның үзәк китапханәсендә ачтым. Тик шунысы да бар. Иҗатчы үз мохитын таба белергә тиеш. Югыйсә, ул үзен уңай шартларда дип хис итми. Мәсәлән, 2004-2006 елларда мин Мәскәүнең бер ландшафт компаниясендә хезмәт куйдым. Башкаладагы иҗади атмосфера бары тик тагы да югарыга таба гына әйдәсә дә һәм игътибарыңны башка сәнгать төрләренә юнәлтсә дә, Мәскәүдә озакка калмадым. Татар рухлы булуым сәбәпле, Чаллыга әйләнеп кайттым.
– Яшь рәссам буларак, башта нинди сәнгати юнәлешләрне үз иттегез?
– Башта поп-арт белән мавыгып алдым. Чөнки ул җете, якты төсләр аша иҗат ителә бит. Татар милли колористикасына да тартым. Аннары коллажлар ясау белән шөгыльләндем. Бераздан күңелемә графика юнәлеше якынрак булуын аңладым. Чөнки графика ул шулкадәр конкрет сурәтләрдән генә тора. Рәссамның нинди дәрәҗәдә ясый алуын бик тиз ачыклый да. Графикага алынгач, моннан берничә гасыр элек ясалган техник әйберләр рәсемнәрен иҗат иттем, әйтик, элеккеге машиналар, танклар, очкыч сурәтләрен... Һәм ялтыравык фольга, галографик тасмалар кулланып татар шәмаилен ясау техникасында пыяла өслекләргә картиналар ясап карадым. Аларның үз үзенчәлекле яклары бар. Шушы ысулдагы төсле натюрмортларым 2017-2018 елларда ясалды. Майлы буяулар алып, киндерләргә мастихин белән генә картиналар яздым. Тик ни өчендер мастихин белән язу да туйдыра икән. Янә бар игътибарымны графикага тупладым, шуннан соң иҗатымда челтәрдәй, монохром хезмәтләрем саны артты...
– Ленар, сезне Удмуртия Республикасында да бик тә ихтирам итәләр. Удмурт сәнгатьчеләре белән дуслыгыгыз кайчаннан?
– Удмуртиядә һәр ел саен уза торган фин-угор халыкларының халыкара этнофутуристик симпозиумнарда 2010 елдан бирле катнашып киләм, чарага җыелган күп кенә иҗатчылар, гадәттә, агач белән бәйле эшләнмәләр, хезмәтләр дә тәкъдим итә. Минем дә «Дала мадоннасы», «Ана белән бала» кебек агач эшләнмәләрем бар инде. Агач җылысын тоеп иҗат итү ул күңелгә, һичшиксез, бары ләззәт хисе өсти. Күрше республика белән дуслыгым дәвамлы, андагы мәдәни чараларда катнашканда куратор вазифаларын да үтим, аларны Татарстан иҗатчылары белән дә якыннан таныштырам.
– Төрле музейлар бизәү белән дә шөгыльләндегез бит...
– Шулай. Иҗат төркеме составында, Чаллы тарихы музеен, Әлмәт, Баулы нефтьчеләр музеен камилләштерүдә катнаштым. Алабуганың 1000 еллык юбилее уңаеннан шәһәр макетын ясаштым, Алабугада халыкара күргәзмәләр оештыручылар сафында да булырга туры килде. Менә бүген дә Чаллыда даими картина галереясы яисә шундый бер яңа музей булдыру хакында сүз алып барам. Чөнки балалар, яшүсмерләр сынлы сәнгать әсәрләрен күреп үсәргә тиеш. Моннан кала укытучым Мадияр Шәрип улы һәм күп кенә рәссамнарыбыз белән берлектә төрле районнарда яңа картина галереялары ачу белән шөгыльләнәбез. Аларның беренчесен 2013 елны Пермь өлкәсенең Лысьва районы Әвәте татар авылында ачкан идек. Хәзер инде мондый галереялар Зәй, Тукай, Актаныш, Минзәлә, Теләче районнарында да бар. Бу галереялар өчен безнең бүлек рәссамнары үз картиналарын бары тик һәдия итә. Шушы арада Зәй районы Сәвәләй авылы клубында да даими экспозицияле күргәзмә залы ачтык. Бу игелекле проектыбыз буенча тиздән Арча районының Наласа авылында да шушындый галерея ачачакбыз.
– Ленар, 2021 елдан алып Русия Рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеге идарәсен җитәклисез. Шушы вакыт эчендә нинди үрләр
яуланды?
– Чаллы бүлеге 1991 елдан бирле эшли. Бүлекне җитәкли башлагач та күп мәсьәләләрне чишәргә, конкрет үзгәрешләр кертергә туры килде. Язучы Марк Твен да бит юкка гына: «Егерме елдан соң сез нәрсә эшләгәнегез өчен түгел, ә нәрсә эшләмәгәнегез өчен үкенәчәксез. Шуңа күрә төеннәрне алып ташлагыз, тын гаваньнардан чыга башлагыз. Җилкәннәрегезне юлдаш җил белән тутырыгыз. Уйлангыз. Анализлагыз. Хыялланыгыз!» – дип әйтеп калдырмаган. Вакыт тиз узучан. Бүлек бинабызда сынлы сәнгатькә төшенергә теләүчеләр өчен осталык дәресләре бирәбез. Аларга төрле яшьтәгеләр бик теләп йөри.
Басма графика сәнгате белән шөгыльләнү өчен махсус станогыбыз да бар. Берничә яшь рәссамыбыз линогравюра һәм офорт ясау осталыгына төшенә дә башлады инде. Яңа күргәзмәләребез кала галереясында һәм үзәк китапханәбездә дә үтә. Бүлектәге яшь рәссамнарыбыз Татарстан күләмендә уза торган күп төрле күргәзмәләрдә актив катнаша.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев