Алдым каләм кулыма (язучы хезмәте турында Рашат Низами уйланулары)
Бу язмам әдәбият сөючеләргә, яшь әдиятчыларга адреслана. Ләкин аны ничек язучы булырга дигән кулланма дип кабул итәргә ярамый. Укыгач, үзегез аңларсыз
Язучының беренче булып яңа сүз әйтәсе, яңа ачышлар ясыйсы, образлар тудырасы килә. Аның күзәнәкләрендә, кан тамырларында югары бер халәт, энергия посып ята. Үз вакытында уйнаучы аҗаган шикеллерәк.
«ЧУРТАН КУШУЫ» БУЕНЧА
Балачакта мин берзр китап укыдыммы, «Моны кем – нинди кеше, нинди тылсымчы язды икән?» дип сихерләнеп кала торган идем. Үсмер чакта китаплар уку – Айны койма ярыгыннан күзәтү шикеллерәк бер гамәлдер. Чөнки чын-чынлап китап уку, андагы хәл-әхвәлләрне аңлау, геройларның кылган гамәлләренә төпле бәя бирү өчен яшь кешедә тормыш тәҗрибәсе берничек тә җитенкерәми әле. Инде үзем дә каләм иясе һәм дистәгә якын китап авторы буларак, хәзер инде әдипләрне, аларның язганнарын өр-яңа күзлектән карап укыйм икән, бу бер дә гаҗәп түгел. Әдәбият ул – гади генә итеп әйткәндә, кешелек яшәешенең серләрен, тормышны һәм андагы бихисап тетрәнүләрне аңлау һәм аңлатырга тырышу дигән сүз. Тәҗрибә зуррак булган саен күңел таләпләре дә арта. Ә шулай да... борынгы китаплар аңлатуынча, иң әһвәле галиҗәнап Сүз булган лабаса!
Димәк, атомнар янәшәсе белән берлектә, дөнья әле сүздән дә яралган. Ә сүзләр кәгазьгә, китапка төшергәндә генә бар кодрәте белән яши һәм сулый башлый. Әлеге илаһи миссияне каләм башкарган. Кулына каләм алу белән кешелек үзенең тарихында өр-яңа баскычка, тәрәккыятькә күтәрелгән. Язучылык эше, язучылык хезмәте әнә шулайрак башланган. Кошлар тумый канатсыз, сүзләр тумый сәбәпсез, ди халык мәкале. Ягъни язучылык сәләте – бер дә бүтән түгел, ә бәлки Ходай биргән бүләк. Дөрес анысы, хәзер компьютер-роботлар катлаулы мәсьәләләрне чишә, шахмат та уйный ала, әмма мондый «акыллы» машина лар беркайчан да һәм берничек тә әдәби әсәр яза алмаячак. Чөнки тормыш – шахмат тактасы түгел, ә кеше күңеле исә тапкырлау, яисә Менделеев таблицасы ише генә түгел.
Иҗат эшенең индивидуальлеген, язучы шәхесенең кабатланмас булуын истән чыгарырга ярамый. Пушкин һәм Тукай, Толстой һәм Галимҗан Ибраһимов аша без биниһая зур дөнья белән танышабыз, үзебезне борчыган бик күп сорауларга җавап таба алабыз. Әйе, бер генә әсәр дә үзеннән-үзе күктән тамып төшми. Яисә «чуртан кушуы» буенча язылмый. Роман, повесть, хикәя, шигырь яисә поэма дисеңме – алар бар да билгеле бер шәхес тарафыннан иҗат ителә. Шуның өчен булса кирәк, кулыма берәр китап алдыммы, минем өчен әсәрнең баш герое – иң әүвәл язучы үзе.
Әдәби әсәр тәэсир итә, шатлык һәм эстетик ләззәт көченә ия икән, мин авторның сәләтенә, талантына, күңел байлыгына, уй-фикерләре тирәнлегенә сокланам. Сөйләшеп утыруларның берсендә шагыйрь Наҗар Нәҗми бер фикере белән шаккатырган иде. Совет космик аппаратлары Айның теге ягын фотога төшергән чаклар иде бу.
«Менә, – ди, – Айның Җиргә күренгән һәм күренмәгән ягы бар. Айның күренгән ягы шикелле, китаплары аша язучының иҗаты, аерым әсәрләре безгә билгеле. Ә инде аның шәхси тормышын, әсәрләренең язылу тарихын Айның күренмәгән ягына охшатырга мөмкин». Әлеге фикерне мин шундук куен дәфтәремә теркәп куйган идем. Тукай да бит: килер вакыт, һәр әдипнең тәрҗемәи хәлен җентекләп өйрәнерләр әле, дигәнрәк фикер әйтеп калдыра. Бу җәһәттән аның «Исемдә калганнар» дигән язмасы әле дә булса зур кызыксыну белән укыла. Шушы кыска язма белән танышмый торып, аның иҗатын тулысынча аңлау вә күзаллау мөмкин түгел. Бервакыт миңа – университет тәмамлаган һәм юллама белән эшкә җибәрелгән япь-яшь укытучыга – сигезенче сыйныф укучылары мондыйрак сорау биргән иде. Янәсе, фәлән-фәлән язучының биографиясен сөйләттереп нигә безне болай интектерәсең, абый? Физика һәм химия дәресләрендә без Ньютон һәм Менделеевларның тормыш юлын өйрәнмибез бит. Гагарин кебек космонавтларның биографиясе дә дәресләр программасына кертелмәгән, имеш. Аларга якынча болайрак дидем: әдәби әсәрләрне фәкать язучының биографиясе һәм ул яшәгән чор аша гына ныклау аңлау мөмкин. Ә инде атаклы галимнәрнең тормыш юлын, әгәр кирәк санаса, фән дөньясына киләсе кешеләр өйрәнсен. Әлеге фикеремнән мин хәзер дә бер тамчы чигенмәс идем.
БАЛАЧАКТАН КИЛӘ
Балачакта һәрбер кеше – кечкенә бер язучы. «Кечкенә» дип әйтү бу очракта һич кенә дә кечерәйтеп яисә түбәнәйтеп әйтү түгел. Моны – уйланучы, үзе күргән вакыйгаларга, кешеләргә, табигать күренешләренә карата үз мөнәсәбәтен белдерүче шулардан мәгънә чыгарырга омтылучы актив бер шәхес дип кенә аңларга кирәк. Бөтен дөньяда танылган язучы Чыңгыз Айтматов, бер караганда, үзенең әсәрләрендә әйтәсе сүзен әйтеп өлгергән кеше. Ләкин язучылык хезмәтенә килүнең юллары, алшартлары турында сөйләгәндә, ул да нәкъ менә балачагына кайтып төшә:
– Минем балачагым ерак бер авылда узды. Әбием, каршына утыртып та, тез башына утыртып та гел әкиятләр сөйли иде миңа. Шул әкиятләр аша өр-яңа дөньяга килеп эләгә идем. Ә инде 14 яшем тулганда, сугыш вакытында уку-сызуны белгән сирәк кеше буларак, мине авыл советы эшенә билгеләп куйдылар. Фронтка ярдәм, акча кирәк. Җыелган акчаларны җигүле ат белән район үзәгенә ташый идем.
Берсендә... Аның сөйләвенчә, вакыйга болайрак була. Җигүле ат, мескен арба, киндер капчык төбендә – халыктан җыелган хәләл акчалар... Менә шул чакта дилбегә тоткан яшүсмергә ялгызак бер кеше очрый. Ябык, фәкыйрь кыяфәтле бу бәндә аңардан ашарга сорый, капчыкны ачарга куша. Сугыштан ни сәбәпледер качып киткән ач дезертир һәм фронт файдасына тапшырасы акчалар. Капчыкны бирмәгәч, әлеге бәндә аңа таш кисәкләре ыргыта һәм ләгънәтләп кала... Никадәр кискенлек, фаҗига! Бу вакыйганың киләчәктә «Йөзгә-йөз» дигән повесть булып дөньяга туачагын укучы, шәт, аңлагандыр. Әгәр диңгез җилләрен, аның ачы һәм татлы романтикасын, җәмгыятьтәге гаделсезлекләрне, язмыш чыбыркысын үз җилкәләрендә татымаган булса, Джек Лондон «Мартен Иден», яисә Миргазиян Юныс «Тозлы җил» романнарын, ай-һай, яза алган булыр иде микән?
– Син иҗат эшенә кайчан, ничегрәк кереп киттең икән? – дип сорагач, шагыйрь Равил Фәйзуллин, ике уйлап тормыйча:
– Мәктәптә беренче буласым килде! – дигән иде.
Бу – аның холкына, теләгенә, омтылышларына бик тә туры килеп тора. Ә бу тормышта кемнең беренче буласы килмәс икән? Балалар яисә өлкәннәр көрәше булсын, Сабан туенда да бит мәйданга, гадәттә, әнә шундый хис, теләк белән чыгалар. Беренче булуның үз рәхәте бар. Әдәбиятта да әнә шулайрак түгелме соң? Беренче булып яңа сүз әйтәсе, яңа ачышлар ясыйсы, образлар тудырасы килә. Үзе беләме-юкмы, язучы кешенең күзәнәкләрендә, кан тамырларында шуңа охшашлы югары бер халәт, энергия посып ята. Үз вакытында уйнаучы аҗаган шикеллерәк. Үзенең язганнары белән һәрбер язучы үзенең шәхесен, тормышта үз урынын расларга омтыла.
«ӨЧ КИТ» ГЫЙБАРӘСЕ
Риваятьләр шуны сөйли. Җир шары алагаем зур табикмәккә охшаш һәм аны өч яктан гигант өч кит балыгы тотып тора, имеш. Менә шуңардан «өч кит» дигән тәгъбир, грамматик берәмлек телдәге әйләнешкә кереп киткән. Гадәттә, диңгез күренеше мәһабәтлеге. Офыкка барып тоташкан иксез-чиксез киңлекләре белән таң калдыра. Шушы соклану мизгелендә без аның суны чишмә-елгалардан алуын ничектер онытып җибәрәбез. Ә язучы үзенә кирәкле материалны каян, кайдан, ничек ала соң? Бу сорауга да җавапны «өч кит» дигән формула белән аңлатырга мөмкин. Болар – шәхси биография, ишеткән-белгәннәр һәм фантазия! Менә шулар өчесе бергә кушылып киткәннән соң әдәбият дигән могҗиза барлыкка килә дә инде.
Биография... Аның иң беренчел, иң кызыклы һәм мавыктыргыч өлеше балачакка һәм мәктәп елларына карый. Теләсә кайсы агачның кәүсәсенә, боҗра-боҗра булып, еллар тамгасы түшәлгән була. Укый белсәң, андагы сырлар һәм борылмалар күп нәрсә турында сөйли... Патефон тәлинкәсендәге сырлар сыман. Шәҗәрә агачының кәүсәсенә балачак эзләре, ачышлар, эзләнү һәм тетрәнүләр иң беренчеләрдән булып языла. «Без барыбыз да балачак иленнән»
– дип Сент-Экзюпери юкка гына әйтмәгән. Талант ягына керешмик, ләкин... әгәр тотынса, үзенең балача гы турында һәр кем китап яза алыр иде, бәлки. Бу тормышта «беренче» сүзенә гаять тирән мәгънә салынган. Беренче тәпи атлау ул. Беренче алдану. Беренче класс. Беренче мәхәббәт һ.б. Тәҗрибә, күңел кичерешләре әнә шулай туплана, алмаз ташлардай кристаллаша. Балачакта һәркемнең курку кичергәне, нишләргә белми бәргәләнгән чаклары булмый калмагандыр. Менә үземнән бер мисал. Минем әни хат ташучы булып эшли иде. Көн саен биш чакрым ара узып, күршедәге Төбәк авылыннан күн сумкасын тутырып, хат һәм газета-журналлар ташый. Атнасына бер тапкыр диярлек чүпрәктән төреп яисә фанердан кадаклап ясалган посылкалар да килгәли иде.
(Безнең татар бит, Сталин хөкүмәтенең заем-салым ише авырлыкларына түзә алмыйча, мул дигән матур вәгъдәләргә алданып, Себер яисә Донбасс, Үзбәкстан кебек якларга чыгып киткән. Авылдагы туган-тумачасына әнә шундыйлардан килгән күчтәнәч-посылкалар инде бу.)
Бераз үсә һәм кул астына керә башлагач, хат ташучы әни урынына күрше авылга мин дә йөргәли башладым.
Берсендә... Ни арба, ни чана дигәндәй, язгы пычрак вакытлар булгач, атка атланып сәфәргә чыкканым хәтердә. Кайтканда миннән дә бәхетле кеше юк: иярдә җай гына юыртам, күн сумкам тулы – хатлар, гәҗитләр, конфет һәм алма исләре аңкып торган кечерәк кенә фанер тартма. Аяк астындагы язгы күлләвекләрнең күзенә тояк белән басып, су чәчрәтеп, теркелдәп кенә кайтабыз шулай. Үр башыннан алагаем йөк машинасының калкынып чыгуы булды, Чалкан кушаматлы атым өркүеннән кинәт читкә тайпылды! Җиргә мәтәлеп төшкән малай, аның янәшәсендә бер плчмагы ватык посылка... юл читендә әле генә борынны кытыклап барган түм-түгәрәк, кызыл алмалар тәгәрәп ята... Курыктым, еладым шул чакта. Әнигә, авылыбызда усаллыгы белән даны чыккан Ф.апага ни дип җавап бирергә?
(Бу вакыйганың киләчәктә «Хат ташучы малай» дигән хикәямә нигез итеп алыначагын укучы, шәт, аңлагандыр.)
АЛТЫННЫ ЮЫП ТАБАЛАР
Ишеткән-белгәннәр... Болар да һәммәсе – тәрҗемәи хәлеңә, дөресрәге, бу очракта инде хис һәм күңел биографиясенә килеп кушыла, өстәлә торган нәрсәләр. Язучылык сукмагына ничек аяк басулары турында сүз чыктымы, әдипләр бишек җыры көйләүче әниләрен һәм әкият сөйләүче әбиләрен һәрвакыт иң беренче булып телгә ала. Һәр авылның телгә-сүзгә оста бер кешесе була. Аның авызыннан нинди генә тапкыр сүзләр, мәзәк хәлләр, гыйбрәтле вакыйгалар ишетмисең. Ә инде эштә, юлда яисә ял вакытларында нинди генә хәлләргә тап булмыйсың да, сүз иярә сүз чыгып, үзең дә белеп бетермәгән кешеләрдән нинди генә гыйбрәтле хәлләр ишетмисең... Лев Толстойның «Крейцер сонатасы» дигән повесте әнә шундый алымга корылган булуы белән кызыклы. Әсәрдә ике герой – сөйләүче һәм тыңлаучы бар. Вагонда барганда алпавыт Позднышев озаклап үзенең мәхәббәт кыйссасын сөйли. Бу ачы һәм гыйбрәтле вакыйганы авторның кемнәндер ишеткән булуы бәхәссез.
Ат турындагы икенче бер әсәрендә Толстой аның сюжеты кемнең алганлыгына ачыктан-ачык искәрмә ясый һәм эпиграфка «М.А. Стахович истәлегенә багышлана» дигән сүзләрне язып куя. Әмирхан Еники дә күп кенә хикәяләренең ишеткән-күргәннәрдән туган әйберләр дип аңлата икән. Үзеңә кадәр булып узган вакыйгалар турында язганда мондый әзерлек, ишеткән-белгәннәреңне бер максатка юнәлтә белү – бигрәк тә мөһим. Алтынны юып тапкан шикелле, тормыш-көнкүреш һәм фактлар елгасыннан язучы үзенә кирәк табышларны сайлап, «сөзеп» ала. «Казан утлары» журналында эшләгәндә, Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган» дигән романын миңа беренчеләрдән булып укырга туры килгән иде. Халкыбызның әле якты-бәхетле, әле караңгы-аянычлы сәхифәләрен яктырткан күләмле бу әсәр көчле тәэсир калдырган иде.
Менә шул чакларда автор кирпеч калынлыгы кәгазь папкасын ачып күрсәтте. Анда татар һәм рус телләрендәге газеталардан җыйналган кисемтәләрнең күплегенә исем китте. Күпләгән мәкаләләр кызыл яисә зәңгәр карандаш белән сызылган. Саргая төшкән газета битләренә караганда, язучы аларны озак еллар буе җыйнап барган булса кирәк. Чыннан да, романга кирәге чыгар дип, бөртекләп туплаган ул аларны. Укучы хәтерлидер: тарихыбызныңд 35 елын эченә алган бу романның баш герое – окопларда революция каршылаган кызылармияче булган, тырышлыгы белән авылда инде бөтәеп-ныгып киткән, ахыр чиктә «кулак» тамгасы белән Себергә сөрелгән Иргали. Автор аны шулкадәр белеп, яратып, җентекләп сурәтләгән ки, ул – тере бер образ буларак күз алдына килә дә баса. Романның чыгу уңаеннан Азнакайда укучылар конференциясе бара. Укыганнар, сораулар да байтак ява, чыгып сөйләүчеләр дә күп.
Шулвакыт 30 яшьләр тирәсендәге бер укытучы ханым:
- Әгәр тормышта Иргали дигән кеше бар икән, мин ике дә уйламыйча аңа кияүгә чыгар идем! – дип әйтеп ташлады.
Сәхнә артына чыккач, Мәхмүт абый безгә зур күзлегенең пыялалары аша хәйләкәрлек белән елмая:
– Соң... Иргали мин үзем бит инде ул, – ди. Үзенең героен автор да әнә ничек яратып өлгергән!
ҺӘР БИТЕ – КАРДИОГРАММА
Язучы буласы кешегә, биография һәм ишеткән-күргәннәр өстенә төпле белем дә кирәк. Сүз дә юк, хәзерге яшьләр – укымышлы, белемле, эрудицияле, күп нәрсәдән хәбәрдар. Проза яисә шигърияттә булсын, кайчакны әнә шул «эрудиция» табасыннан төшкән, ләкин чын тормыштан ерак булган әсәрләрне дә очратырга туры килгәли. Гакыл, хис, йөрәк иҗат эшенә күбрәк тартылсын иде дигән теләк туа.
Язучы Нурихан Фәттах – безнең әдәбиятта үзе бер уникаль шәхес иде. Аның беркая диярлек чыкмыйча, дөнья белән аралашмыйча, үз-үзенә бикләнеп яшәп һәм иҗат итеп ятуы күпләргә аңлашылып бетми. Хәтта күпне күргән, күпне кичергән Миргазиян Юныс та аңа, «Мәгарә әдибе» дигән тамга сугып, үзенең гаҗәпләнүен белдерде. Әйе шул, аскетларча мондый яшәү рәвешен теләсә кем кабул итеп бетерә алмый. Әгәр шулай эшләмәсә, үз куллары белән туплаган шәхси кита пханәсендә көне-төне казынмаса, без «Әтил суы ака торур», «Сызгыра торган уклар» һәм Фест дисбесенә кагылышлы өр-яңа язмалар белән, ай-һай таныша алган булыр идек микән?
Язучы кешегә шәхси тәҗрибә генә җитми, шуның өстәвенә тормышны, үткәннәрне, тарих сулышын өйрәнүнең мотлак икәнлеге бәхәссез. Ватан сугышы көннәренең кайсы да булса әсәр язганда кирәк булачагын күздә тотып, мин үзем яхшы белгән ветеран-фронтовиклардан үзләренең тормыш юлын аерым дәфтәргә язып алганым бар. Бик кызыклы детальләргә, хәрби вакыйгаларга бай әлеге дәфтәр. Кайсы да булса хикәя яки повестька кереп китәсе бу «кыйпылчыклар» үзләренең сәгате сукканны көтеп ята...
Балачакта укыган китаплар да эзсез узмый. Асылда китап, кайчан яисә кайсы чорда язылган булуына карамастан, кешелекнең хәтере ул. Уч төбедәй кечкенәме, әллә альбом зурлыгындамы – аларның һәркайсына дөнья кадәр фикер, бәһасез мәгълүматлар, акыл һәм хис хәрәкәте, гыйбрәтле язмышлар теркәлеп калган. Китапның һәр бите кардиограмма язмасы шикеллерәк. Анда язучының йөрәк тибеше теркәлеп калган – укы, эзлә, серен тап шуның. Гали затлар китап белән һәрвакыт дус булган. Пушкинны гына искә төшерик. Дуэльдән яраланып кайткан шагыйрь, үләр алдыннан, моңсу күзләре белән киштәсендәге китапларга текәлә һәм алар белән: «Хушыгыз, дусларым...» дип саубуллаша. Гомер шәме сүнеп барган шагыйрь шунда да китапны хөрмәтли алырлык көч тапкан үзендә.
«Минем язучы булып китүемә балачагымнан ике нәрсә нык тәэсир итте, – дип искә ала Фәүзия Бәйрәмова, – берсе – үзем үскән авыл табигате, икенчесе – яшьли укыган китапларым... Китап мине уйларга, хыялланырга, гаҗәпләнергә өйрәтте, дөньяның серен ачты...»
ДАРЫНЫ КОРЫ ТОТАРГА КИРӘК
Тормышны җентекле күзәтә белү, ишеткән-күргәннәр – язучы өчен тормыш материалы. Дарыны һәрвакыт коры тотарга кирәк, дигән шикелле, язучы кешенең арсеналында алар һәрчак коры килеш, сугышчан зарядта тора. Әлеге байлык кемнең хәзинәсендә күпме – монысы инде икенче мәсьәлә. Әйтик, Мөхәммәт Мәһдиев тормышны шулкадәр күп һәм яхшы белә, шул сәбәпле ул еш кына үзенең материалына кереп бата. «Перенасыщение опытом» (Максим Горький сүзләре, тәҗрибә муллыгы дип тәрҗемә итсәм, кайбер төсмерләре югалыр шикелле).
Пришвин бик гыйбрәтле һәм дөрес итеп әйтә: «Янып барган учакка утынны күбрәк ташласаң, ул сүнеп калырга мөмкин». Чама хисе, тормыш материалын сайлап ала белү осталыгына карата әйтүе.
Ә Туфан Миңнуллин болайрак билгеләде: «Заманында кемдер Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә сюжет сызыгы аксый, детальләр белән артык мавыга, дип язып чыкты. Ә мин аның повестьларын нәкъ менә детальләргә бай булганы өчен яратам. Мине әдәбият калыплары, төрле «изм»нар кызыксындырмый, шуны гына төгәл беләм – проза әсәре беренче чиратта укылырга тиешле».
Талантлы кеше тема һәм тормыш материалы дигәндә, миңа калса, беркайчан да кытлык кичерергә тиеш түгел. Дөнья безне дүрт яктан гына түгел, дүрт йөз яктан уратып алган. Агачтан өзелеп төшкән гап-гади бер яфрак – шагыйрь өчен Ньютон башына төшкән алмаган тиң булырга мөмкин!
НИ ӘЙТЕРГӘ?
Фантазия – шулай ук әдәби әсәрдәге иң кирәкле компонентларның берсе. Язучыда бик күпләрдә булмаган бер сыйфат бар: ул – фантазия, хыял көче, хыял яктысы! Бу сыйфат язылачак әсәрнең максатына, юнәлешенә, тәэсир көченә хезмәт итә. Иҗат остаханәсенең бер утырышында Илдар Юзеев яшьләр колагына әйтелгән сүзләре белән шаккатырган иде мине:
«Әдәбият ул – асылда уйлап чыгару. Ләкин тормыш тәҗрибәсе мул булган кешенең уйлап чыгаруы бөтенләй башка төрле була». Майн Рид үзенең маҗаралаы романнарын фәкать өендә утырып язган, диләр. Бәлки, чынлап та шулайдыр, мин моңа шикләнмим. Балчыктан чүлмәк ясауның, сүзләрдән китап коюның аерым серләре, кануннары бар, билгеле. Боларны язучының үзеннән башка тагын кем ныклап, җентекләп белер икән? Фатих Хөсни: «Ни әйтергә, ничек әйтергә? Менә шушы ике сорау, язучының бөтен аңлы гомере буена тынгы бирмичә, аны эзәрлекләп килә. Әйе, мин бу сүзне курыкмыйча әйтәм: эзәрлекли. Ник дисәң, язу эше – гаять дәрәҗәдә читен һәм җаваплы эш, бу йөкне гел генә җилкәңдә күтәреп йөртү, ай-һай ла, бер дә бәйрәм түгел...
Әнә шуннан инде әлеге газаплы сораулар килеп туа да. Ни әйтергә? Ничек әйтергә?» Роман, повесть һәм хикәяләр остасы Фатих Хөсни, мондый сорауны куйганда, каләм кыштырдатуны һөнәр-кәсеп итеп алган салкын тимерчеләрне түгел, табигый талант көченә ия булган язучы-художникны күздә тотып әйтә. «Ни әйтергә?» дигәндә ул, башлыча, язучының гражданлык йөзен, дөньяга карашын, әхлак сакчысы икәнен күз уңында тота. «Ничек әйтергә?» дигәнне турыдан-туры художникның сәләтенә бйәли. Колачлы, бик зур сораулар һәм боларны бер-ике сүз белән генә аңлатып булмый.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев