Логотип Идель
Әдәбият

АЛСИНӘ СӘЛАХОВА: «КОЯШЫҢ БУЛЫР ИДЕМ»

Алсинә Сәлахова шигыре

Мин кояшың синең булыр идем:
Уты кайнар.
Син түзмәсәң, минем йөрәк сине
Ничек аңлар?!
Мин йолдызың синең булыр идем:
Күкләр ерак.
Сагыныплар җирне еларсың бит,
Китсәм урлап.

Мин якты ай булырга да әзер
Синең өчен.
Синсез яшәүләргә түзәр өчен
Җитмәс көчем.
Әллә күңелеңә керим микән
Ташкын булып.
Адашырсың, хисләр буранында
Күңелең тулып.

Синең өчен ярсып торган диңгез 
Әгәр булсам.
Дулкыннары алып китәрләр дип,
Никтер куркам.
Бер алмагач кына булыйм әле,
Сөйгән өзелеп.
Чәчәк атар идем көзләрдә дә
Сине күреп.

"Идел", 2017 ел, № 12

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шигырь, мин кояшың булыр идем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев