Логотип Идель
Әдәбият

Айгөл Хәбибрахманова: «МИН ДӨНЬЯГА СӨЮ АША БАГАМ»

Мин – тормышка гашыйк бер бала...

Мин дөньяга сөю аша багам,
Мин – тормышка гашыйк бер бала.
Шигырь язган чакта акта кара
Калган кебек эзебез кала.
Кемнәр генә күрер ул эзләрне?
Күрерләрме – безгә билгесез...
Күз күрердәй эзләр түгел лә ул,
Без салган юл – сихри, серле эз.
Ак карларга сүзләр язып була,
Эзләргә дә языйк сүзләрне.
Исең китеп карап узар өчен
Атлап чыккан чакта үрләрне.
Мин тормышка гашыйк!
Үлеп гашыйк!
Кочам җирне, кочам күкләрне!
Колач җитмәс бар галәмне коча
Янып торган сабый күзләрем!

Айгөл Хәбибрахманова 2005 елның 10 мартында Кукмара районы Түбән Казаклар авылында туган. Хәзер аңа 15 яшь, Олыяз урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфында белем ала. «Иҗат минем өчен – башкаларга хисләреңне аңлату ысулы. Язганда күңел тынычлана, борчулар онытыла. Иҗат – мине, мин иҗатны яратам!» – ди ул.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Шигырь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев