Логотип Идель
Әдәбият

БИТЛЕК

Резеда Гобәева шигыре.

Битлекләрсез туа кеше бу дөньяга. 
Чиста уйлар, ачык йөзе белән туа, 
Бернидән дә, беркемнән дә курыкмыйча, 
Тик хакыйкать эзләп кеше юлга чыга... 
 
Тик шул юлда, әллә үзен югалтамы, 
Әллә йөзен югалтамы - әйтү кыен... 
Курыкмыйча, хакыйкать дип чыккан юлы, 
Уен гына булып чыга, бары уен... 
 
Җаны белән каршы килгән ят уенда 
Үз урынын таба кеше, үз битлеген, 
Рәхәтләнеп уйный башлый, көлә, елый... 
Онытылып уйный һәм онытып кемлеген... 
 
Битлекләрне берәм-берәм алыштыра, 
Тезә бара көзге асты тартмасына... 
Битлекләрсез ул урамга чыкмый инде, 
Битлекләрсез дөнья аны бик ятсына... 
  
Изгелекне күрсәтмәстәй битлекләр бар, 
Бар битлекләр явызлыкны каплап торган... 
Мәхәббәтне яшерүче битлекләр бар, 
Бар битлекләр ялгышлардан саклап калган... 
 
Көзге генә белә бугай бар сереңне, 
Көзге генә күрә синең чын йөзеңне... 
Тик хакыйкать эзләп чыккан олы юлда 
Кими калу мөмкин түгел битлегеңне... 
 
Битлекләрсез туа кеше җир йөзенә, 
Яши-яши битлек тегә үз-үзенә...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев