БОЛЫТЛАРГА ЯМАУ КИРӘК (хикәя)
Алинә Галиева хикәясе
Зәңгәр күк буенча бер көймә йөзеп бара. Болыт мендәрләреннән сибелгән каурыйлар аны җиңелчә сыйпап үтеп китәләр. Монда барысы да шундый җиңел, тыныч. Кояш нурлары болытлар өстендә аунап, шаярып та алалар. Ә көймәнең үзенә йөкләнгән бик зур җаваплы эше бар. Дөресрәге, көймәдә йөзүче кешенең. Ул менә шул болыт мендәрләренең ертыкларын ямарга тиеш. Алар шуның кадәр юка, хәтта очып барган кошларның канатлары әз генә тиеп үтсә дә, ертылып китәргә мөмкиннәр.
Менә ул кеше үзе хәстәрләгән җепне инәгә кертә башлады. Җеп шундый юка, ә бу кеше карт инде, куллары тыңламый, күзләре начар күрә. Шуңа җепне инә тишегенә кертү өчен шактый вакыт сарыф итәргә туры килә. Бары шуннан соң ул үзенең көндәлек эшенә тотына.
Тегеп бетергәч, тагын да алга, башка болытлар янына йөзә. Бу эше аның көн саен, кояш баеп, инде бернәрсә дә күренми башлаганчы дәвам итә. Аннары ул көймәсен болытка алып менеп утырта да, үзенең инде таушалып, ертылып беткән кечкенә генә юрганын ябынып йокларга ята. Иртән кояш белән бергә уянып, тагын эшкә керешә. Сезнең бик тә бу кешенең кем икәнен һәм нигә шундый хәерсез эш белән шөгыльләнүен беләсегез киләдер. Хәерсез дип мин аны үзем генә әйтәм.
Аның өчен ул эштән дә мөһимрәк әйбер бөтен дөньяда юк. Шуңа күрә ул, бер көн ял да алмыйча шуның белән шөгыльләнә. Ә нигә хәерсезме? Чөнки иртәнгә әлеге болытлар йолдызларның очына эләгеп тагын ертылалар, аннары тагын, тагын... Мөгаен, әлеге эшнең бер кирәге дә юк.
Шунысы да гаҗәп тоелыр, ләкин монда ул берүзе генә түгел. Андый көймәлеләрне күп очра- тырга була. Һәрберсенең дә үз җеп-инәсе бар, һәрберсе дә иртәдән кичкә кадәр болытларга ямау сала. Без күзәткән кешенең, мәсәлән, эш стажы утыз елдан артып киткән. Ә әнә тегеннән йөзеп килүче көймә әле бик яңа күренә.
Анда утыручы да бик яшь әле. Әле яңа гына эшкә чыгуы булса кирәк, теге карт артыннан калмый, аның кул хәрәкәтләренә кадәр бик җентекләп күзәтеп бара, ара-тирә як-ягына карап сокланырга да җитешә. Үзенә шундый җаваплы эш эләгүенә сөенеп туя алмый шикелле, авызы колагына җиткән, ә күзләре һәрбер мизгелне истә калдырырга тырыша.
– Менә шулай итеп бәйләп кенә куясың, артык төйнәргә ярамый, – дип аңлата остазы. Тукта, бу ханым түгелме соң? (Эшләпәсе булганга күрә, ирме, хатынмы икәнен абайлый алмаган идем, шуңа карт кеше итеп кенә сурәтләдем, әгәр дә сез күзаллаган сурәткә каршы килсә, гафу үтенәм.
Чынында, көймәдә йөзүчеләр арасында хатын-кызлар күбрәк икән, ни өчен икәнен соңрак сез дә аңларсыз.) Яшь кыз, үзенең аңлаганын белдереп, башын селкеп кенә куя. Аның тизрәк бу эшкә керешәсе килә инде. Менә олы яшьтәге ханым, аның үзен генә калдырып, читкә йөзеп китә. Кыз бик җитез генә җепне инәгә утырта да болытның бер ертыгын да калдырмыйча тегеп чыга.
Үз эше белән канәгать калып, башка болытка күчә, аннары башкасына... Күз караңгыга буяла башлагач кына туктый. Бер ай узгач, аны тагын күрдем. Инде күзләре аның кадәр үк янып тормый, башта булган җитезлеге дә каядыр юкка чыккан. Остазы шикелле үк, боек һәм моңсу булып калган.
Хикәямнең дәвамын язарга кирәк булганга, аның белән аралашып алу зарур иде. Көймәсенә утырдык та, юлга кузгалдык: ул үзенең болытларын текте, ә мин, кулыма кәгазь белән каләм алып, аның бар әйткәннәрен язып бардым.
– Башта шундый мөмкинлек килеп чыгуына бик сөенгән идем. Болытларга кагыла алу – һәркемнең балачак хыялы бит! Ә инде алардан төрле сурәтләр ясау – бөтенләй могҗиза. Минем шул могҗизаның бер өлеше буласым килде, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем.
– Әмма сезнең хәзер фикерегез үзгәргән булса кирәк, – дидем мин.
– Болытлар болай да матур бит алар. Ефәк кебек. Үзләре шундый матур сурәтләргә керәләр.
Искиткеч! Хәтта менә күктә сибелгән каурыйлар да аларны үзенчәлекле һәм бик сөйкемле итә.
– Әмма сезнең эшегез шул каурыйларны кире мендәрләргә әйләндерүгә нисбәтләнгән түгелме? – дип мин тагын үз сүземне төрткән булдым.
– Әйе... Без болытларны беренчел халәтләренә китерергә тиешбез. Көннән-көн... – дип авыр сулады ул.
– Минем эшем – сезнең хикәягезне бәян итү. Артык сораулар бирә дип уйлый күрмәгез, зинһар, әмма сорамый да кала алмыйм. Укучыларым сезнең турында күбрәк мәгълүмат беләсе килү теләге белән яна.
Тормышыгыз белән таныштырсагыз иде.
– Әлбәттә, сезне аңлыйм һәм бер дә ачуланмыйм. Мин бик матур тормыш кичердем, чынлап. Өч балам булды, аларны мөмкин кадәр кайгыртып, барлык теләкләрен үтәп үстердем. Хәтта үз гаиләләре булгач та, әлеге гадәткә тугры калдым. Ачулана да башладылар хәтта, килен бөтенләй читләште.
Оныкларны да бик сирәк күрә идек. Картаеп, үлем түшәгендә ятканда да, балаларымның борчылуын теләмичә, барлык эшләремне дә эшләп китәргә ашыктым.
– Килеп чыктымы соң?
– Һии, юк, әлбәттә, эшнең берсе бетсә, икенчесе килеп чыга, аннары өченчесе. Ирем минсез ничек яшәр инде дип борчылган идем... Бер дигән яшәп ята әле, әй.
– Ә монда ничек килеп эләктегез соң?
– Синең кебек үк. Сиңа каләм тоттырсалар, миңа менә җеп белән инә бирделәр. Болытларны ямап йөрергә. Монда барысының язмышы да минекенә охшаш. Берсе дусларын кайгырткан, берсе ирен яисә хатынын... Custos 24/7 диагнозы, диләр. Шулар өчен хәзер ертыкларга ямау салабыз. Алар тагын тишелә, ә без тагын берни булмагандай, тегеп куябыз. Һәрбер болытны теккән саен, үземнең гамәлләр турында уйланам, әй дөрес кешегә биргәннәр эшне, дим. Мин дә бит балаларның тормышына ямау салырга тырышып яшәдем. Гомер буе аларны гына кайгырттым. Ә баксаң, андый кайгыртуның кирәге дә юк икән. Миңа моннан да туры килә торган эшне табу мөмкин дә түгел бит, – дип елмайды ул.
Ә мин рәхмәт әйтеп китеп бардым. Аның үз мәшәкатьләре күп. Минем сезгә сөйлисе хикәяләрем шикелле.
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев