Логотип Идель
Әдәбият

БОТКА (хикәя)

Алия Мөбәракшина хикәясе

 

 

 Алия Мөбәракшина хикәясе

Гаҗәп бу шәһәр халкының гадәте -
барысы да каядыр ашыгалар, ашыгалар, ашыгалар!..
Ә.Еники "Әйтелмәгән васыять"

Тулай торакның сигез гаиләгә уртак булган өлешендә – аш һәм савыт-саба юу бүлмәсендә ыгы-зыгы иртәнге алтыдан ук башлана. Әле генә кияүгә чыккан яшь килен ирен, кайнар коймак белән чәй эчертеп, эшкә озатырга ашыга. Заводта эшләүче тол хатын, төнге сменадан соң, өченче көнге ашын җылытып йөри. Өч бала анасы, балаларын ашык-пошык киендереп, кайсын – бакчага, кайсын мәктәпкә илтә китә. Күптән түгел генә пенсиягә чыккан ханым-абыстай хастаханәгә барырга җыена. Студент кыз исә, пешереп куйган кәһвәсен дә эчмичә, лекциягә соңга калырга куркудан, автобус тукталышына ашыга.

Саниянең генә эштән каршы аласы ире дә, озатып каласы балалары да юк. Ул инде әллә кайчан кайнап чыккан чәен бал калагы белән болгата-болгата, күзлек астыннан гына күршеләренең ыгы-зыгы килүен күзәтә. Кем кайда чүпрәген онытып калдырган, плитәгә кемнең сөте ташып түгелгән, кемнең бәрәңге чүбе идәнгә төшкән – ул барысын да күреп тора. Кемне эштән куганнар, кем эчеп кайткан, кем машина алган, кем күпме акча эшли – бер генә хәбәр дә Санияне читләп үтми...

Авыл кызы Сылу, университет бетереп, кулына диплом алуга, тиз арада эшкә урнашты һәм, вакытлыча яшәп торырга ярар әле, дип, үзенә кодагый тиешле бер апаның тулай торактагы бүлмәсенә күчте. Аз сүзле, аралашырга хирыс булмаган Сылуга, бүлмә ишеген ачып, тышкы якка – коридорга, аш яисә юыну бүлмәсенә чыгу зур газап. Кигән киемен, эчкән чәен генә түгел, ничәдә эшкә китеп-кайтуын да энәсеннән җебенә кадәр тикшереп-белеп торган күршеләре янында кызның күзгә күренмәс тузан бөртеге буласы килә.

Гадәттәгечә, иртән, ыгы-зыгы тына төшкәч, Сылу, җиләк-җимештән смузи ясау нияте белән, суыткычында булган әфлисун-бананнарын юарга дип, аш бүлмәсенә чыкты.

Тынлык. Саргаеп беткән пәрдә аша, тонык кына булып, кояш шәйләнә. Аш бүлмәсендә ике плитә, ике раковина, бер зур өстәл һәм бер шкаф тора. Монда һәр нәрсәнең үз урыны, үз тәртибе бар. Сылу әле ул тәртипләрне белеп бетерми, шуңа мондагы әйберләргә, аш-су кирәк-яракларына кагылырга, хәтта чүп чиләгенә кәнфит кәгазен ташларга да җөрьәт итми. Ул, фәкать, краннан килгән судан гына файдалана...

Кыз, бүлмәдәгеләр белән ишетелер-ишетелмәс итеп исәнләште дә, җимешләрен юарга кереште. Бүлмәсенә терәлеп торган күршесе – җитмеш биш яшьлек Сабир карт раковина янындагы плитәгә «кунаклаган» әлүмин кәстрүлдә, ашыга-кабалана болгатып, ботка пешерә. Тәрәзә янындагы икенче плитәдә исә кияүгә чыкмый калган карт кыз Сания иртәнге алтыдан бирле чәй кайната.

Сабир карт сөйләшергә ярата. Үткән-сүткәндә Сылуның хәлен белешә, шул арада үз тормышын сөйләп алырга да җитешә. Сылу, гадәттә, сүзгә бик кушылмый – тыңлап кына тора. Алыптай юан гәүдәле, озын буйлы Сабир карт ун ел буе урын өстендә телсез-хәрәкәтсез яткан карчыгын – Нуриясен карый. Кашык белән ашата, ләгәнгә җылы су алып кереп, ап-ак йомшак чүпрәк белән тәнен сак кына сөртеп-юып ала. Кичләрен, алдына Нуриясенең башын салып, сирәгәеп калган озын чал чәчләрен тарап-үреп куя, «Менә хәзер матур буласың, Нуриям!» дип сөйләнә-сөйләнә, аның өс-башын алыштыра – ап-ак күлмәк киертә. Керфек тә какмый яткан тормыш иптәшенә карап, үз-үзе белән сөйләшә-сөйләшә, үткәннәрдә калган парлы, матур көннәрен искә төшереп утыра.

Сабир картның ишеге һәрчак төбенә кадәр ачык тора. Күршеләрнең моңа һич исе китми – шулай тиеш, дип кабул итәләр. Коридорда үтеп-сүтеп йөрүчеләр үзләре дә картны борчымый, аңа комачауламый – бүлмәсендә ул аксыл-зәңгәр чаршау асып куйган, игътибар белән күзәтеп тормаганда, анда берни дә күренми кебек. Кайчакта карт, чаршауны ян-якка тарттырып куя да, бүлмәсеннән чыкмый гына, тулай торакның ыгы-зыгысын күзәтеп утыра, карчыгы белән яңалыклар бүлешә.

«Нуриям булмаса, ике көн дә яши алмам. Бердәнбер кызыбызны югалту кайгысын күтәрә алмады, йөрәк өянәге белән урын өстенә егылды. Өметләребез, планнарыбыз зурдан иде шул – кызыбызны аякка бастырабыз дип, өч елдан артык начар чирдән дәваладык. Үзәктәге дүрт бүлмәле фатирыбызны сатып, менә мондагысына калдык. Тырышулар гына юкка булды.

Сулар һавасы беткән булгандыр кызыбызның. Нуриям бу хәлдән соң бик биреште. Табиблар аны да озак тормас, бер-ике айдан үләр, дигән иде. Хәзер үзләре дә шакката. Ничек тәрбиялисең, нәрсә ашатасың, нәрсә эчертәсең, дип сорыйлар. Мин Нуриямә «детское питание» бирәм, җиләк-җимештән боламык ясап ашатам. Һәр иртәбез боткадан башлана. Яшибез әле без, яшибез!» – дип еш сөйли ул күрше кызы Сылуга...

Бүген дә Сабир карт, Нуриясенә ботка пешерергә дип, аш бүлмәсенә чыккан. Бер кулы белән диварга таянган, икенче кулында калай кашык – анысы белән ботка
болгата. Тәрәзә янында чәй пешерүче Сания, ботка пешүен озак күзәтеп торганнан соң, түзми, кычкырып җибәрде:

– Ник шулкадәр кыздырасың ул плитәне, кыс бераз, боткаң, кәстрүл төбенә ябышып, көеп бетә бит инде. Исе бөтен дөньяга таралды. Бүлмәгә дә керә бит ул ис.

Ботканы сүлпән утта пешерәләр аны...

– Бүген әллә нигә хәлем бетеп тора, – дип, әкрен генә тын ала-ала, Сабир карт Сылуга таба борылды. – Тагын кан басымым күтәрелде ахры. Нуриямә ботка гына ашатыйм дигән идем. Тизрәк пешсен дип, утны көчәйттем шул.

Күз алларым караңгы, – дип, диварга таянган кулына ишарәләде карт. Җавабы Саниягә булса да, Сылуга карап сөйли. Уң як күршесе булгангамы, әллә сүзен бүлми-дәшми тыңлап торгангамы, күрше кызын якын күрә. Һәрхәлдә, кызга шулай тоелды. Сылу картны кызганып куйды, «Әллә, үзем пешереп бетерим дә кертеп бирим, сез ятып кына торыгыз, дияргәме соң?!» Шунда ук әлеге уйны «Эшкә барасы бар, соңга калырга ярамый!» дигәне бүлде. «Аннары ул ботка ун ел урын өстендә яткан авыру әбигә бит, ничек пешерәсен дә белмәм. Авыл кызы булсам да, без авылда ботка түгел, аш ашап үстек шул». Урын өстендәге карчыкка ботка пешерү зур җаваплы эш кебек тоела Сылуга. Ул, җиләк-җимешләрен юып та бетермичә, Сабир картның өмет тулы карашыннан уңайсызланып:
– Хәлегез җ и ң е л ә й с е н инде! – диде дә бүлмәсенә кереп югалды. Күп тә үтми эшкә чыгып чапты. Аннан бассейнга, ә йөзеп арыгач, якындагы кафега капкалап алырга керде.

Кояш батып килгәндә генә, кайтырга дип, т у к т а л ы ш к а ашыкты. Автобустан төшеп, якындагы азык-төлек кибетенә кереп чыкты һәм тулай торакка юнәлде. Аны һәр кич бер үк йөзләр, бер үк караш, бер үк сүзләр каршы ала. Саниянең, ишек ачылган саен: «Аяк киемегезне сөртеп керегез, идәннең юылганы да сизелми!» – дип кисәтүе, кемнеңдер балалары, кемнеңдер ире белән мәш килүе – гадәти, көндәлек күренеш. Кемдер бу вакытта аш бүлмәсендә, бөтен дөньяга ис таратып, суган кыздыра. Кемдер юылган керләрен – урын-җирләрен, эчке киемнәрен коридорда махсус сузылган шпагат бауга элә. Кыздырыл ган суган белән тулай торакның башка исләрен үзенә сеңдереп, бу керләр башкалары эленгәнче шунда тора. Дежур хатын бәдрәф-юыну бүлмәсендә җыештыру-чистарту эшләре белән мәшгуль. Тулай торакта берни дә үзгәрми. Һәр кич – шул ук хәл, шул ук сүзләр: ашыгу, кабалану, чират тору, пешерү, җыештыру, үзара гәп сату: зарлану, мактану, гайбәт сөйләү һәм башкалар.

Сылу, бу көндәлек ыгы-зыгыдан тиз генә бүлмәсенә кереп бикләнергә ниятләп, кесәсеннән ачкыч алды һәм тышкы ишекне ачып керде. Ә эчтә сәер тынлык. Беркем дә кабаланмый, ашыкмый, сөйләшми. Суган да кыздырылмаган, хлор исе дә юк, юынырга чират торучылар да күренми. Кыз, аптырап, бүлмәсенә таба атлады. Сабир картның ишеге төбенә кадәр ачык булуын күреп, күңеле нидер сизенгән Сылу чаршауны ачты һәм карашы белән картны эзли башлады. Бүлмәгә Нурия карчыкның сеңелләре җыелган, әкрен генә дисбе тартып утыралар. Карчык үз урынында – Сабир карт киертеп куйган ап-ак күлмәктән матур гына ята бирә. Карт кына күренми. Кыз үзе дә сизмәстән:

– Нәрсә булды? – дип, сорап куйды. – Бабай кайда?
– Үлде... – дип пышылдады берсенең ирене.
– Үлде? Ничек инде үлде?

Иртән генә ботка пешереп тора иде бит?
– Менә... Апаны ашаткан да, «Скорый»га шылтыраткан, безгә дә шылтыратты. Хәлем начар, апагызны карарга килегезче, диде. Барыбыз да ашыга-ашыга йөгереп килдек. «Скорый» да килде. Алып киттеләр. Тик соңга калдылар... Машинада ук үлгән. Барып җиткәнне дә көтеп тормаган, ичмасам, кая ашыккан, диген!

Югалып калган Сылу ни әйтергә дә белмәде. Бу очракта ни диләр соң? Ярдәмем кирәкме, дисенме? Чәй эчәргә миңа керегез, дисенме? Чәй кайгысы түгелдер инде, тупаслык булыр, дип уйлап куйды ул... «Кызганыч! Кайгыгызны уртаклашам!» – дип, бүлмәсенә дә кереп тормыйча, Сылу тулай торактан ашыга-ашыга чыгып китте. Үзеннән ярдәм өмет итеп төбәлгән караш, савыт төбенә ябышкан ботка исе, «әллә ни хәлем бетеп тора», дигән сүзләр, төзәлмәс үкенеч булып, битараф җанга сеңеп калды.

Ә тулай торакта тормыш шул ук көйгә Сабир картсыз гына дәвам итә. Сигез гаиләгә уртак аш һәм юыну бүлмәсендә ыгы-зыгы иртәнге алтыдан башлана. Берсе ирен эшкә озата. Берсе төнге сменадан кайтып, өченче көнге ашын җылытып йөри. Кемдер балаларын бакчага, мәктәпкә хәстәрли. Абыстайның хастаханәгә барасы бар. Яшь студент кыз, иртәнге кәһвәсен иркенләп эчәргә дә җай тапмыйча, уку йортына чыгып чаба. Ә карт кыз Сания, тәрәзә янындагы плитәдә чәй пешереп, яңа күршеләренең күченүен күзәтә...

Алия Раиф кызы Мөбарәкшина 1989 елның 15 февралендә Мамадыш районы Көмеш Күл авылында дөньяга килә. Казан дәүләт университетында татар һәм инглиз телләре белгечлеген үзләштерә. Аспирантурада укый, татар һәм төрек әдәбиятлары багланышлары, Тукай иҗатында госманлы әдипләренең йогынтысы
турында ике дистәдән артык фәнни, публицистик мәкаләләр бастыра. Бүгенге көндә чит ил гражданнарына юридик хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли. Русия халыклар дуслыгы университеты филиалында рус телен чит тел буларак укыта. Шаян ТВ телеканалында балалар өчен инглиз, төрек һәм рус телендәге программаларны татарчага тәрҗемә итә.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: хикәя, нәсер, ботка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев