Әдәбият
ГӨЛНАЗ ӘХМӘДИЕВА: «ТУЙДЫРДЫ КӨТӘРГӘ!»
Гөлназ Әхмәдиева шигырьләре "Идел"нең апрель санында басылган иде.
Чатырга үрелгән сурәтең. Милләтең үрелгән
урамың чатына.
Чык – кара: үләсең булса бит барыбер үләсең,
сакланып утырма!
Котырма илеңә. Яхшыга эшлидер –
акыллы башлыклар.
Үзеңне сатканчы, илеңне саталар.
(Яңага ашык, бар!)
Янчыклар гел әзер. Без – Рәсәй баласы,
кузгалыйк күчәргә!
– Әй, абый, кирегә бор әле, (үткәнгә түгел лә!)
туйдырды көтәргә.
Туйдырды
көтәргә!
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев