Логотип Идель
Әдәбият

ГҮЗӘЛ ЯХИНА: «Яңа әсәремә киносценарий язмыйм»

Язучы Гүзәл Яхина белән әлеге әңгәмәне ниятләгәндә, әле мәгълүм сериал да экраннарга чыкмаган, пандемия турында да «кайсыдыр илдә ниндидер яңа төрле чир котыра» дигән имеш-мимеш кенә йөри, яңа романы да язылмаган иде. Ул чакта Казанда туып үскән Гүзәл Шамил кызы Аксёнов бәйрәменә кайтырга, «тереләй» очрашуларда катнашырга исәпли иде. Ә дөнья көтмәгәндә үзгәрде дә куйды! Инде, туктамый гына выжылдап киткән тизйөрешле поездлар сыман, күз алдыбыздан күпме вакыйгалар кичте. Аралашуның, эшләүнең яңа форматларына да күнеп киләбез...

Язучы Гүзәл Яхина белән әлеге әңгәмәне ниятләгәндә, әле мәгълүм сериал да экраннарга чыкмаган, пандемия турында да «кайсыдыр илдә ниндидер яңа төрле чир котыра» дигән имеш-мимеш кенә йөри, яңа романы да язылмаган иде. Ул чакта Казанда туып үскән Гүзәл Шамил кызы Аксёнов бәйрәменә кайтырга, «тереләй» очрашуларда катнашырга исәпли иде. Ә дөнья көтмәгәндә үзгәрде дә куйды! Инде, туктамый гына выжылдап киткән тизйөрешле поездлар сыман, күз алдыбыздан күпме вакыйгалар кичте. Аралашуның, эшләүнең яңа форматларына да күнеп киләбез...

Гөлназ Галимуллина фотосы

Маҗаралы дөреслек

– Гүзәл, яңа әсәрегез шушы көннәрдә китап булып чыгачак, дип ишеттек. Нинди әсәр яздыгыз? Аның яңалыгы нидә?

– «Сәмәркандка эшелон» – ул 1920 еллардагы ачлык турында маҗаралы тарих итеп сөйләнелгән дөреслек. Эвакуация эшелоны начальнигы Деев Казаннан Төркестанга, ач үлемнән коткарыр өчен биш йөз баланы илтергә боерык ала. Икмәкле Сәмәркандка хәрәкәт иткәндә Деев батырлыклар эшләргә тиеш: балаларга ризык, паровозга ягулык, дарулар, сабын табарга, тимер юл кинәт кенә өзелгәч, эшелонны чүлдән алып чыгарга... Мондый структура тылсымлы әкиятне яки антик мифны хәтерләтә, бу хәлләр төп каһарманның җиңүе белән тәмамланыр дигән өметне сүндерми. Психологик яктан бу укучыга эшне – бик тә катлаулы, урыны белән фаҗигале материалны «ерып чыгу»ны җиңеләйтә. Минем өчен сюжетның укучыны үз артыннан мавыктыруы, материалның авырлыгыннан өстенрәк булуы мөһим иде. Шуңа күрә каһарманнарымның маҗараларын мавыктыргычрак итеп бирергә тырыштым.

Романдагы вакыйгалар алты атна вакытны колачлый, шул арада эшелон дүрт мең чакрым юл уза һәм бик күп төрле бәндәләргә юлыга. Бу адәмнәр – чекистлар, бандитлар, продармия хезмәткәрләре, тимерьюлчылар, басмачылар – берсен-берсе үтерергә әзер булган кан дошманнар. Ләкин ахыр чиктә алар барысы да кеше булып чыга – үлем хәлендәге балаларны коткарырга ярдәм итә. Биш йөз баланың Сәмәркандка барып җитүе ул – эшелон начальнигының гына түгел, ә юлда очраган барлык кешеләрнең казанышы. Хәвефле сәфәрнең ахыр максаты – балалар гомере, ә бу инде очраган һәрбер өлкән кешенең кешелеклеге дәрәҗәсенең күрсәткече булып чыга.

«Сәмәркандка эшелон»ны шулай ук совет режимының икеяклылыгы турында роман, дип тә әйтә алам. Төп каһарман Деев совет режимының һәм караңгы, һәм якты ягын гәүдәләндерә: ул үтерүче дә, коткаручы да. Дөрес, ихтыярсыздан үтергән ул: аның яшьлеге шундый вәхши елларга туры килгән. Гражданнар сугышында катнашучы буларак, соңыннан продармия солдаты буларак. Коткарырга үз теләге белән алына. Беркемне дә үтермичә, илдәге ачлык белән көрәшергә дип, тимер юлга эшләргә килә. Кырыс ирония: ул коткара торган балалар, шул исәптән, аның аркасында да йортсыз-җирсез, ятим калган. Йә сугыш чорында аларның ата-анасын үтергән булырга мөмкин ул, йә халыктан икмәк җыю кампаниясендә ач-ялангач калдырган. Ихтыярсыздан үтерүчегә әйләнгән – крестьяннарны азык-төлек налогын түләмәгән өчен аскан-кискән, ГУЛАГта репрессия сәясәтен тормышка ашырган «деевлар» меңәрләп исәпләнгән. Шулар ук герой да булган – ачлык белән көрәшкән, тимер юлларны тергезгән, вакциналар ясау кампанияләрендә үзләрен корбан иткән, бөек төзелешләрдә хезмәт куйган, Бөек Ватан сугышында батырлыклар кылган, наданлык белән һәм Шәрекъ хатын-кызларын азат итү өчен көрәшкән.

– Китап балаларга да аңлаешлы булырмы? Романда кемнәр мөһимрәк: балалармы, әллә өлкәннәрме?

– Бу роман өлкәннәр өчен һәм җитди нәрсәләр турында. Ләкин аны үсмерләргә дә кызыклы булыр, дип өметләнәм, чөнки романда маҗаралар сызыгы көчле: йә персонажлар бер эшелон ач бала-чаганы ашатырга азык һәм яңа туган сабыйга сөт эзли, йә вагоннарга яшерен генә утырткан сукбай балаларны контролерлардан качыра, йә басмачылардан котылыр өчен йөгерә.

Мәхәббәт сюжеты да бар. Йомшак Деевка ярдәмгә балалар комиссары Белая – ирләр холкына ия, кырыс хатын куелган. Холкы белән Деевның капма-каршысы. Ул ачлык белән көрәшүдә профессионал, меңләгән кешене үлемнән коткарган. Аның гамәлләре кешене жәлләүдән түгел, ә белемле булуыннан. Ир-ат образында – хисчәнлек, йомшаклык, эмпатия; хатын-кыз образында коры һөнәрмәндлек, рух көче, катгыйлык гәүдәләнгән. Шушы ике полюс арасында очкын кабынып китә, танышу, беренче үбешүдән башлап аерылышуга хәтле гыйшык хәлләре бәян ителә.

Романда балалар – коллектив персонаж. Балачак темасын кулланып, укучыдан «бәхетсез ятимнәргә» карата яшь сыгарга һичбер теләгем булмады. Бу тыелган алым. Материалны өйрәнү дә моңа юл куймады: 1920 елның сукбай балалары ул – чирле, ачлыктан зәгыйфьләнгән балалар гына түгел. Бу әле гаҗәеп яшәү омтылышы, малайлар көтүләренә укмашу һәм әйдаманлык, тамак туйдыру өчен дистәләгән төрле «һөнәр», сукбай үсмерләрнең үз теле һәм сүзләре, оятсыз шигырьләр иҗат итү, үз йола-ритуаллары, кушаматлар, характерлар палитрасы, кызыклы психологик феноменнар да... Әлеге чуар дөньяны тасвирлыйсым килде. Шуңа күрә сукбай балалар һәм аларның дөньясы – романдагы җете буяу, ул тирә-юньдәге фаҗигага каршы тора, авыр ачлык темасын җиңеләйтә.

Ленар Кәрим фотолары

«Биш миллион үлем – ул айсбергның күренеп торган өлеше генә»

– Роман Идел буендагы ачлыкка кагылышлы, дидегез. Бу территория милли һәм дини составы буенча бертөрле генә түгел. Әсәрдәге өлкән һәм бала персонажларның милләтләре нинди? Әсәрнең баш геройлары кайсы милләттән? Романдагы вакыйгалар нинди торак пунктларда җәелеп китә?

– Идел буендагы ачлык – бик төгәл булмаса да, тарихи әдәбиятта берегеп калган исем. Чынбарлыкта 1920 еллар ачлыгы утыз биш губернадагы туксан миллион кешене иңләгән. Әйе, Идел буе күбрәк зыян күргән, әмма Көньяк Урал, Кырым, Казакъстан, Көнбатыш Себер, Украинага да нык зарар килгән.

Ачлыктан үлемне ул чакта беркем дә санамаган, әмма галимнәр биш миллион санын атый. Бу совет үзәк статистик идарәсенең халык дефициты турындагы хисабыннан алынган саннар. Иң зур югалтулар Самара һәм Чиләбе губерналарында, Татарстан һәм Башкортстанда күзәтелгән. Иң күбе крестьяннар зарар күргән.
Биш миллион үлем – ул айсбергның күренеп торган өлеше генә. Саулыгы һәм психикасы гарипләнгәннәрне санап бетереп булмый. Ачлыкның бит бик күп куркыныч нәтиҗәләре бар. Бу – эпидемияләр, ачлыкның юлдашлары да. Тиф, ваба, цинга, грипп... Бу гаилә бәйләнеше бозылу, юкка чыгу да: бик күп балаларны ата-анасы урамга чыгарып ташлаган, вокзалларда, балалар йортлары ишек төбендә калдырган. Бу фахишәлекнең, димәк, венерик авыруларның коточкыч рәвештә артуы да. Шул исәптән балалар арасында да, алкоголизм һәм наркомания үсеше. Юлбасарлык, фетнәләр, йөкләрне урлау, йортларны яндыру, коммунистларны үтерү һәм әлбәттә, сукбайлык: миллион ярым бала урамда калган, башлыча, крестьян балалары. Тулаем алганда, ачлык елларын шулай характерларга мөмкин.

Белгечләр ачлыкның вакыт кысаларын киңәйтә һәм ике түгел, биш ел дип күрсәтә: 1918-1923. Ачтан үлүчеләр 1918дә үк булган һәм 1923кәчә дәвам иткән.
Романымдагы вакыйгалар 1923 елда бара. Китапта соңгы биш елның фаҗигале тәҗрибәсе гомумиләштерелгән. Эшелонда баручы биш йөз баланың балачагы – ачлык. Ачлык – шулай ук «Сәмәрканд эшелоны» романының персонажы, дип әйтергә мөмкин. Поезддагы балаларның милләте бик чуар. Эшелон Нух пәйгамбәр көймәсенә әверелә. Әлеге көймәнең географиясе бик киң – Идел буе һәм казакъ далаларыннан Арал диңгезе ярларына, Аралдан Кызыл ком чүленә һәм Төркестан тауларына кадәр җәелә.

– Персонажларыгызның милләте турында әйтмәдегез бит әле. Деев – татар-башкортмы ул? Татар аудиториясе өчен бу мәсьәлә мөһим.

– Текстта баш каһарманның кайсы милләттән булуы әйтелмәгән, чөнки моның романга салынган мәгънәләрне ачуда әһәмияте юк. Бу милли тарих түгел. Киресенчә, бу кешелек турында тарих, киң мәгънәсендә. Авыр язмышлы өлкән кеше ачлыктан тилмергән балаларны коткара, аларның ятим калуында ул үзе гаепле. Роман шул турыда.

– Татар тарихы һәм әдәбиятында Идел буендагы ачлык ярыйсы ук өйрәнелгән, тасвирланган. Танылган язучыбыз Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» бәяны бар. Сез аны укыдыгызмы? Нинди хис-тойгылар уятты?

– Галимҗан Ибраһимов бәянын укымадым. Тулаем алганда, ачлык темасы әдәби әсәрләрдә төп тема итеп бирелмәде диярлек. Ул ешрак геройлар ситуациясенең бер өлеше була: ГУЛАГ, концлагерьлар, сукбай балалар темаларының барысында да ачлык күренешләре очрый, тик ул төп түгел. Нәкъ менә ачлыкка багышланган берничә генә әсәрне атый алам. Нобель премиясе лауреаты Кнут Гамсунның «Ачлык»ы, Василь Баркиның «Сары кенәз»е, Иван Шмелевның «Мәетләр кояшы» романы, Александр Неверовның «Ташкент – икмәкле шәһәр» бәяны – шулар гына бугай. Соңгы икесендә вакыйгалар «Сәмаркандка эшелон»дагы белән бер чорга туры килә.

– Тарихчылар (язучылар да) арасында егерменче еллардагы ачлыкны большевиклар хакимияте махсус үткәргән сәясәт нәтиҗәсе, геноцид, этноцид, дип санаганнары шактый. Ә сезнең фикерегез ничек: сәясәтме, әллә табигать шартлары аркасында килеп туган фаҗигамы ул?

– Бу соравыгызга җавап роман текстында бар. Әлбәттә, ул еллардагы ачлык большевиклар сәясәте нәтиҗәсендә килеп чыккан. Большевиклар тормышка ашырган азык-төлек терроры тагын берсен – гражданнар арасындагы фронтка нигез салган, дип әйтергә мөмкин. Крестьяннар һәм пролетариат арасындагы каршылыкны китереп чыгарган ул. Эшчеләр, күбесенчә, большевик булган, азык-төлек армиясенә язылган. «Икмәк – алтын ул, аны казып чыгарырга кирәк» сыман шигарьләр белән продармия солдатлары авыл кешеләрен талаган, шул рәвешчә, аларны ачлыкка һәм үлемгә хөкем иткән. Баштарак продразверстка, 1921 елдан – крестьянның ризыгын гына түгел, печәнен, йонын, балавызын, утынын кырып-себереп алган азык-төлек салымы.

Гөлназ Галимуллина фотосы

«Цензура белән очрашканым булмады»

– Нәшрият – язучы мөнәсәбәтләре турында үз мисалыгызда сөйләгез әле. Наширләр иҗатыгызга, әдәби процесска тыкшынамы? Ни дәрәҗәдә?

– Булачак китабымны уйлаганда нашир моңа берничек тә катнашмый. Әлбәттә, язылган һәр роман редакцияләнә: артыгы кыскартыла, стиле дөресләнә, җитешсезлек-хаталар табыла. Бер тапкыр да минем цензура белән очрашканым булмады. Ягъни миңа ниндидер күренешләрне алып ташларга яки кискен моментларны тигезләргә дип әйтүче юк.

– Әсәрләрегезне тәнкыйтьләсәләр, нинди хис-тойгылар кичерәсез? Язучы тәнкыйтькә әсәрнең җитешсезлекләре турында уйландырырлык сәбәп дип карарга тиешме, әллә – китап сатуны арттыра торган фактор дипме?

– Зөләйха турындагы романыма карата тәнкыйть күп булды. Кайвакыт фикерләр капма-каршы мәгънәгә ия иде. Кемдер авторны татар образларын каралтуы өчен сүкте, ә кемдер роман татар хатынына һәм анасына гимн дип атады. Кемдер текстта совет тарихына яла ягу күрде, ә кемдер, киресенчә, репрессияләрне һәм сталинчыл мотивларны аклауны күрде. Моннан мин шуны аңладым: әйтелгән тәнкыйть еш кына автор һәм аның әсәре турында түгел – тәнкыйтьләүченең шәхесе, аның үз куркулары һәм комплекслары хакында сөйли.

– «Зөләйха күзләрен ача» әсәрегездәге Мортаза бигрәк тә күп сораулар тудырды. Әлеге персонажның реаль прототиплары бармы, әллә бу тулаем уйлап чыгарылган каһарманмы?

– «Зөләйха күзләрен ача» романында барлык геройлар, шул исәптән, баш героиня да, уйлап чыгарылган. Мортаза образы – бары тик патриархаль гаиләдәге гомумиләштерелгән ир.

Роман, бигрәк тә аның «авыл» өлеше, бер яктан – милли әдәбият ул, чөнки анда татар көнкүреше һәм мәдәнияте тасвирланган. Икенче яктан, ул милли хикәяләүдән өстәрәк: хатын-кызның патриархаль, архаик үткәннән хәзерге заманга, бүгенгегә күчеше турында.

«Миңа Советлар Союзының әүвәлге дистә еллары кызыклы»

– «Сәмәркандка эшелон» романыгызга киносценарий язачаксызмы?

– Роман болай да шактый кинематографик: хәрәкәт күп, кыска һәм чатнатып әйтелгән диалоглар, визуаль чишелешләр дә күп. Минемчә, берәр режиссер кызыксынып китсә, әсәрне рәхәтләнеп экранлаштырырга була. Яисә сәхнәгә куярга. Ләкин үзем сценарий яки сәхнә вариантын язарга алынмаячакмын, киләсе китабымны уйлап, аны яза башласам, әйбәтрәк.

– Әдәби әсәрләрегез тукымасына илнең совет дәверенә хас вакыйгаларны «үрүегез» сизелә. Язучы буларак, совет тарихының тагын кайсы чорлары белән кызыксынасыз, кайсына багышлап әсәр язар идегез?

– Әйе, өч романымны да: алар тарихи, дип тә, тарихи түгел дип тә укылырлык итеп язарга, ягъни конкрет чорны күрсәткәндә вакыт тәэсиренә бирелмәслек темаларны ачарга тырыштым. Әлегә миңа Советлар Союзының әүвәлге дистә еллары кызыклы. Хәзерге заман турында язып булырмы, юкмы – анысын әйтә алмыйм. Шулай да бик язып карыйсы килә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев