«ҖИР УЛЛАРЫ» ТРАГЕДИЯСЕ: ӘСӘР НИГӘ ГЕНИАЛЬ?
Даһи Һадига 22 яшь. Казанга килеп, шәһәрдәге әдәбият һәм матбугат тормышына кушылуына бер ел булырга тора. Шул көннәрдә «Корылтай» исемле нәшрият «Татарстан»типографиясендә яшь шагыйрьнең беренче китабын бастыра. Нәшрият үзе дә яшь, аның да гомере кыска – киләсе елга ул ябылачак һәм тарих төпкелләрендә онытылачак. Һади Такташның бу китабын исә башка язмыш көтә..
НӘКЫЙ ИСӘНБӘТНЕ ШАККАТТЫРГАН КИТАП ТАРИХЫ
Кулымда төгәл бер гасыр элек, 1923 елда басылып чыккан «Җир уллары трагедиясе һәм башка шигырьләр» исемле китап. Ул калын түгел, миндәге нөсхәсе – башта язучы Адлер Тимергалинның шәхси китапханәсендә сакланган, бераз таушалган, әмма, ни гаҗәп, битләренең аклыгын саклаган экземпляр. Такташ үзе бу беренче китабын бик яраткан булса кирәк. Кабатлыйм, шагыйрьгә нибары 22 генә, әмма ул үзенең кадер-кыйммәтен шул чагында ук яхшы аңлаган. Шуңа күрә китап исеме астына үзе үк: «Беренче том, беренче кисәк» дип язып куйган. Нәкый Исәнбәт бу фактка бик гаҗәпләнгән, чөнки гадәттә китапларны алай итеп чыгармыйлар.
Моңа Такташ менә ничек җавап бирә: «Ә нигә? Шагыйрь үзенең әсәрләрен обязательно гомере беткәндә генә томлап чыгарырга тиешмени? Каян килгән ул закон? Кызык, валлаһи… Нигә мин үз әсәрләремне башта ук бер том итеп чыгаралмыйм? Аннан тагы җыелгач, икенче том… Аннан өченчесен».
Китапка исем биргән әсәр – «Җир уллары» трагедиясе. Алты күренештән торган пьесаны мистерия дип тә атап булыр иде. Аның геройлары: Адәм, Хава, Кабил, Һабил, Әкълимә, Идея-Газазил, Канун-Җәбраил, Газраил, Микаил. Болар – изге китаплардан алынган персонажлар, беренче кешеләр һәм алар белән бәйле вакыйгаларда катнашкан фәрештәләр. Моннан йөз ел элек кулына ялгыш кына Такташ җыентыгын тоткан татар кешесен бу исемнәр, әлбәттә, гаҗәпләндермәс иде. Чөнки татар укучысы балачагыннан ук пәйгамбәрләр тарихын белә, исемнәр аңа таныш...
Әмма Такташта барысы да башкача була шул. «Җир уллары» – пәйгамбәрләр тарихы да, Коръәнгә нигезләнгән үгет-нәсыйхәт тә түгел. Такташ 1923 елда халыкны шаккаттырырга, уйланырга, аптырарга һәм хәтта куркырга мәҗбүр итә. Тик ничек итеп?
ӘСӘР НИГӘ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ?
«Җир уллары» — гыйсъян (бунт) турында революцион әсәр. Такташ Тәүратта (Библия) һәм Коръәндә тасвирлана торган Адәм, Һава, Кабил белән Һабил тарихын татар әдәбиятында беренче тапкыр дөньяви әсәр рәвешендә тасвирлый. Инглиз әдәбияты 22 яшьлек Такташка нинди йогынты ясаган дигән сорау бирсәләр, бу әсәр — шуңа җавап. Такташка кадәр бу сюжетны 1667 елда Джон Мильтон «Югалган оҗмах» поэмасында, ә 1821 елда лорд Байрон «Кабил» драмасында куллана. Трагедиядә Алла тискәре, рәхимсез зат буларак, ә Кабил — гаделлек өчен көрәшүче бунтарь буларак сурәтләнә. Аның дөньяда бердәнбер юанычы — сөйгәне Әкълимә. Әмма ул аннан мәхрүм калгач, тәмам шашына, ачуыннан Һабилне үтерә. Ахыр чиктә, үзе дә харап була. Ләкин «баш күтәрүләр тарихы» башлана гына әле:
Бетмәде канлы көрәш
Кабилнең үлүе белән,
Бетмәде аның теләге
Җиргә күмелү белән!
Мин бөтен рухларны
Күккә каршы аякландырам,
Җир йөзендә үч белән
Зур-зур тәмуглар яндырам!
ӘСӘР НИГӘ ГЕНИАЛЬ?
Даһилык, шедеврлык-шаһәсәрлекнең бер мөһим билгесе — актуальлек. Ни гаҗәп, «Җир уллары» бер гасырдан соң да актуаль. Югыйсә, ул бөек инкыйлаб фонында язылып, шул чорга хас гыйсъян идеяләрен гына чагылдырадыр төсле. Әмма шуның белән ул бүген аеруча кадерле дә. 1923 ел, 2023 ел. Текст бер үк: Кабил һаман Әкълимәсе, хәят иле һәм сәгадәте өчен көрәшә. 100 ел элек «Идел» укучысы бу көрәштә Кабилне яклар иде, мөгаен. Ә бүген? Без Идея-Газазил «пропаганда»сы турында ни әйтер идек? Гыйсъян яклы булыр идекме, яисә Алла төзегән кануннарга буйсынуны хупларбызмы?
Айдар Шәйхин, Татар китабы йорты директоры
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев