Логотип Идель
Әдәбият

Югалган кыз (Хикәя)

Эштән бераз иртәрәк кайтып, балаларына дип коймак пешереп алды Гөлия. Бергәләп тәмләп чәй эчәрләр, менә-менә кайтып керергә тиешләр. Камыр ризыкларын ярата сабыйлары, шуңа андый тәмлүшкәләрне әниләре өстәлдән өзми диярлек.

«Бик тәмле булган, рәхмәт, әнием!» – дип матур итеп әйтүләре дә җанга май булып ягыла. Мараты хисләрен артык күрсәтергә яратмаса да, икенчедә укучы Мәрьяме бигрәк назлы, тәмле телле шул. Кыз бала бөтенләй икенче төрле була икән ул. «Әнием, сине сагынып кайттым!» – дип килеп кочаклавына эрепләр китә инде ана кеше! Әйтерсең лә иртәдән бирле түгел, ә йөз ел күрешмәгәннәр!

Шәһәр читендәге бистәдә яши Гөлияләр. Үзләрендә мәктәп юк, калага йөреп укыйлар, автобус килеп ала, кайтарып куя балаларны. Озатып йөрүче кизү укытучы да булгач, күңеле тыныч ананың. Абыйсы да юк-юкта сеңлесенә терәк, күп вакыт бергә кайтып-китеп йөриләр.

Унынчыда укый торган Марат өйгә үзе генә кайтып кергәч, йөрәге жу итте Гөлиянең. Әллә нинди эчке бер тоемлау белән балалары өчен борчу баскан иде бүген эштән кайтканда да.

– Сеңелең кайда? – дип сорады ул аннан.
– Белмим, күрмәдем. Мин автобуска йөгереп килеп арткы ишектән генә кереп утырдым, сеңлемне күрмәдем, алданрак кайтып киткәндер дип уйлаган идем, – диде дә үз бүлмәсенә ашыкты. Коелып төште Гөлия, эчке калтырау бөтен гәүдәсен биләде. Шулай да үз-үзен кулга алырга тырышып, иң башта иренә, аннан кызының сыйныф җитәкчесенә шылтыратты. «Балаларны озаттым, автобуска утыртып җибәрдем, автобуста кизү торган укытучыдан сорармын», – дип җаваплады мөгаллимә.

Мәрьям, гадәттә, иптәш кызы Алинә белән бергә йөри, агылый белән тагылый шикелле гел бергә алар – мәктәпкә барганда да, кайтканда да, дәрестә дә, тәнәфестә дә. Бәлки аларга кергәндер, дип Алинәнең әнисенә шылтыратты Гөлия.

– Әле яңа кайтып керде, – диде Алинәнең әнисе. – Хәзер үзенә бирәм, – дип, телефонын кызына тапшырды.
– Мәрьям белән бергә кайттык, – диде кыз.
– Исеңә төшер әле, Алинә, Мәрьям автобустан төшеп калмадымы? Тукталышка кадәр синең белән кайттымы? – дип төпченә башлагач, Алинә бөтенләй югалып калды. «Хәтерләмим, бергә утырганны да төгәл әйтә алмыйм», – дип елый ук башлады. 

Ана кеше түзмәде, улына өйдә утырырга, Мәрьям кайтса, хәбәр итәргә кушып, кызын эзләргә чыгып йөгерде. Юл уңаенда очраган, гадәттә сугыла торган кибетләрдән, мәчеттән эзләде Гөлия кызын – бала бер җирдә юк иде. Бөтен мәктәп, ярты шәһәр аякка басты. Шул арада кызның әтисе хокук яклау органнарына барып гариза язды, югалганнарны эзләүче волонтерлар да эзләүгә кушылды. 

Бала автобуска утырып киткән – шунысы хак. Моның шаһитләре берничә. Ә менә кайда төшеп калган – нәмәгълүм. Урамда кыш. Чатнама салкын көн булмаса да, берничә сәгать эчендә икенче сыйныф баласы белән ни булмас?! Аның саен телевизордан сөйләп интернета язып торалар бит – балалар югалган, табылмагын... ерткычлар корбаны булган... Әстәгъфирулла!.. Аллам сакласын, тәүбә, тәүбә! Мондыйны уйларга да курка Гөлия, башың китмәле! Аның сабые исән-имин, менә-менә «Әнием, мин сине шундый сагындым!» дип кайтып керер!

Берничә сәгать эчендә мең үлеп мең терелде Гөлия. Мәктәп ишегеннән кереп барганда телефоны шылтырады – Марат! 

– Әни, сеңлем кайтты! – дигән сүзне ишеткәч, шатлыгыннан елап җибәрде хатын, хәле китеп, таш диварга сөялеп хәл алды хәтта. 

Ашыга-ашыга өйгә кайтып кергәндә ягымлы Мәрьям мәктәп киемнәрен дә алыштырмыйча, абыйсы белән чәй эчеп утыралар иде.
– Әни, мине автобус йөртүче абый үз машинасында өйгә кайтарып куйды! – дип сөенче алырга ашыкты әнисеннән кызчык.

Хәл болай булган. Алинә белән Мәрьям мәктәп автобусына бергә утырганнар. Үз тукталышларына җиткәч, Алинә үзе генә төшеп калган, Мәрьям йоклап киткәнгә күрә, тукталышын узып киткән. Автобус инде балаларны таратып, озатып йөрүче кизү укытучыны да калдырып, автопаркка юнәлгән. Утыргычта йоклап киткән кызчыкка берәү дә игътибар итмәгән. Әле ярый шофер өенә кайтып китәр алдыннан автобус салонын тикшереп чыгарга булган, шунда Мәрьямне күреп алган. Юкса, кышкы суыкта бикле автобуста бала туңып җан тәслим кылыр, йә гомерлек авыруга дучар булыр иде. 

Мәрьямнең әти-әнисенең кызчыкларын кайтарган автобус шоферына рәхмәтләре чиксез иде. Ә кизү укытучыны җаваплылыкка тартып, аның өстеннән шикаять язып, ямьсезләнеп йөрмәскә булды алар. 

 

Ландыш Тимерова

Ландыш Тимерова (Заһретдинова) Актаныш районы Такталачык авылыннан. Бөдрә таллы Сөн елгасы, Агыйдел буйларында үскән. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын кызыл дипломга тәмамлаганнан соң «Идел» журналына эшкә килә ул. Хәзерге вакытта декрет ялында, ике ул – Әхмәт белән Хәкимне тәрбияли.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев