Логотип Идель
Әдәбият

Карлы җимешләр (Наил маҗаралары)

Раил Садретдинов хикәясе

Наилгә әтисе кичә базардан өр-яңа чана алып кайтты. Табаннары көзге сыман ялтырап тора. Шуарга чыккач, озак карап торды Наил чанасына. Өр-яңа бит ул! Утыргычы яшел, сары, зәңгәр төсләргә буялган, хәтта терәткече дә бар. Наил кичә яңа чана белән дуслары янына урамга чыгып йөрмәскә булды. Ишегалдындагы лапас каршындагы кечкенә генә таудан шуды. Уйнап туйгач, тәртипләп алып куйды. Мондый чана әле дусты Газинурда да, күрше кызы Зәлиядә дә юк. Газинур агач чанада шуа, ә Зәлиягә әтисе полиэтилен капчыкка салам тутырып «чана» ясап биргән. Чын чанадан тизлеге бер дә ким түгел анысы.

Иртәгесе көнне телевизордан кызык мультфильмнар карап, мавыгып киткән. Ял көне күпләп күрсәтәләр шул аларны. Наил бигрәк тә телепузикларны ярата. Нәрсә сөйләшкәннәрен аңламаса да, кыланмышларыннан эче катып көлә. Күрше кызы Зәлия янына кергәндә инде төш вакыты узып киткән иде.

– Кара, – диде Наил Зәлиягә чанасына ымлап. – Кичә әти Рыбныйдан алып кайтты.

Зәлия әллә ни исе китмичә: «Матур булган, – диюдән ары узмады. – Миңа да шуарга рөхсәт итәрсең бит? Ә мин сине әле беркайчан да ашамаган тәмле әйбер белән сыйлармын».

Наилгә бу кызык иде. Хе!.. Беркайчан да ашап карамаган диме?!

– Шуарсың, – диде Наил.

Алар икесе дә ике йорт арасындагы тыкрыкка киттеләр. Бу вакытта аннан машиналар йөрми, рәхәтләнеп шу гына! Алайса үзең генә чыга башласаң, Наилнең әнисе Галия апа да, Зәлиянең әнисе Сария апа да: «Карап кына йөр, транспорт-фәлән чыга күрмәсен!» – дип колак итен ашап бетерәләр. Ә икәү булганда тыныч та, күңелле дә. Наил дә, Зәлия дә яңа чананы бик ошатты. Зәлия үзенең салам тутырылган капчыгын сөйрәп чыкса да, Наилнекендә генә элдертте. Бер чанага икәү утырып та, аерым-аерым да шудылар. Битләргә алсулык йөгергәч, куллардагы бияләйләр карга әүшәләнеп, пәлтә җиңеннән будыргычка асылынып торган нәрсәләрнең бияләй икәнлеген танырлыгы та калмагач, Наилгә Зәлиянең вәгъдәсе искә төште.

– Киттек, – диде Зәлия. Озак барасы булмады. Бу җир Зәлияләрнең өй артында гына икән. Килеп җитүгә гөлҗимеш куагын күрде Наил. Мәмрәп пешкән җимешләр! Үзләре кып-кызыл, үзләре шикәр генә...

Берсен ашый башладың исә, икенчесе авызга үзе керергә тора. Боларны миләш чыпчыклары ничек күреп алмаган диген син! Бер мизгелдә әсәрен дә калдырмаслар иде бит! Ярый әле Наил бәхетенә йорт кыегына яшеренеп калганнар.

– Ә мин шундый тагын бер җирне беләм. Аның җимешләре тагын да тәмлерәк. Күбрәк тә, – диде Зәлия. Ә Наилгә шул җитә калды.

– Алып бар мине шунда, – диде Наил. Бу җир авылның клуб бакчасы. Наил белән Зәлиянең җәйләре шушында башка урам балалары белән банда-полиция, качышлы уйнап үтә. Кыш көне дә килеп, татлы җимешләрдән авыз итәрләр дип кем уйлаган?!

Зур хыяллар, татлы өметләр белән килде Зәлия белән Наил клуб бакчасына. Ләкин... Куакта бер генә җимеш тә калмаган шул. Зәлия чыгу юлын тиз тапты.

– Алар коелган гына, җыярга кирәк, – диде ул карда яткан көрәнсу бөртекләргә күрсәтеп. – Җыйыйк, өйгә кайткач, юып ашарбыз. Шулай эшләделәр дә.

Савытлары булмау сәбәпле, пәлтә кесәләренә тутырырга булдылар. Бу эшне бияләйдә башкару мөмкин түгеллектән, кардан ялан куллап көрәнсу «җимешләрне» җыйды Наил белән Зәлия. Кулы кызарып өшесә дә, түзде Наил. Сер бирмәде. Инде кулы берни дә сизми башлады, ләкин ул Зәлия алдында еламады, иреннәрен тешләп булса да түзде, үзенчә батырлык үрнәге күрсәтте. Алар көне буе якты нурларын сипкән кояш офык артына кереп югалгач кына өйгә кайтырга чыктылар. Наил Зәлияне яңа чанасында урам буйлап тартып кайтты.

– На-на, тизрәк, Наил, тизрәк, – дип үчекләп кайтты аны Зәлия юл буе. Ә Наил барыбер түзде. Ә җылы өйгә кергәч, түземлеге тәмам бетте. Үзеннән үзе акырып елап җибәрде. Кар йомгагына әверелгән бияләйләрен тизрәк салып атты да, өшегән куллары белән кайнар батареяларны кочаклады. Ток тоттымыни диярсең! Әбисе эшнең нидә икәнлеген тиз абайлап алды. Табакка сап-салкын су агызып, Наилнең кулларын шунда тыкты. Тырнак эченә киткән авыртудан, тәмле җимешләрне әле дә авыз итә алмавына ачуланып такмаклый-такмаклый үксеп-үксеп елады Наил.

– Ий, бала, бала, – дип яратып орышты аны әнисе Галия апа. – Кызларга ияреп йөрмәсәң соң инде, – дип киемнәрен алып куя башлаган иде, пәлтә кесәсеннән шыбырдап куян кәкәйләре коелды. Моны күргән Наил: «Тимә, тимә, минем җимешләрем...» – дип сибелгән «мәрҗәннәр»не җыярга кереште. Башта берни дә аңламаган гаилә әгъзалары бердәнбер улларының бу кыланмышына сәерсенеп карап торсалар, соңыннан сөенечтән бердәм елмаеп куйдылар. Нәни Наилнең бу кечкенә «кәнфитләр»не ашап карарга өлгермәгәне өчен сөенү, шатлану иде бу...

"Идел". 2021. Декабрь.

Раил Равил улы Садретдинов (Раил Садри) 1994 елның 11 июнендә Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында туган (Тукай замандашы Миргазиз Укмасый һәм шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин да шушы авылдан!) КДУның журналистика һәм социология факультетын тәмамлый. «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең «Балалар әдәбияты» номинациясендә II урын иясе, «Сәләткә нур булган йолдызлар» иҗади конкурсы лауреаты. 2016, 2017 елларда «Ел студенты» республикакүләм студентлар премиясенә лаек була. Бүген «Татарстан» Дәүләт радиосында алып баручы булып эшли. Театр һәм әдәбият-сәнгать темаларына тапшырулар әзерли. «Татарстан авазы» интернет-радиосы мөхәррире.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев