Кайтмыйм, әти!
Ул атлый. Артыннан эз түгел, үтә күренмәле тасма белән уратып алынган балачак авазы ишетелә.
Гөлназ Әхмәдиева
***
Сара ике кулы белән күзләрен уып җибәрде дә караңгы һәм шомлы бина эченә узды. Ул өстенә саргылт-кызыл пәлтә элгән, башына француз башлык кигән апага карый да чиге-кырые күренмәгән коридор буенча атлый бирә.
Ул атлый. Артыннан эз түгел, үтә күренмәле тасма белән уратып алынган балачак авазы ишетелә. Өч катлы бинаның салкын коридорыннан ярымҗимрек соргылт дивар шавы гына ишетелеп үтә. Ишетелә дә җанның иң ихлас бер почмагы – бала хәтеренә кереп оялый. Ә Сара бернигә игътибар бирми. Ишеге ачык булган бүлмәләргә күз төшереп ала һәм алдындагы апаның туфли тавышы килгән якка юнәлә...
Ниһаять, алар бер буш бүлмәгә килеп туктадылар. Сара озак вакыт керергәме-юкмы, дип икеләнеп, култык астына кыстырган таушалып беткән йомшак аюын сикерткәләп алды. Берничә кыюсыз хәрәкәт ясаганнан соң, алдындагы апа артыннан бүлмә эченә узды.
Курку белән генә зур тәрәзәләр аркылы урам якка күз ташлады. Бар да шул ук: кешеләр, машиналар, каршыдагы зур-зур биналар... Тик нидер юк кебек... Шул ук вакытта, берни дә калмаган кебек... Бер минут эчендә аның тәнен курку биләп алды һәм ул, аңышмаган килеш, караватның бер читенә барып утырды.
– Өстеңне сал, кызу монда.
Сара барын да сабыйлык катыш гаҗәпләнү белән күзәтә иде. Тәрәзәдән төшкән кояш нурларының уйнаклаулары да, урам яктан ишетелгән күгәрченнәрнең гөрелдәүләре дә, хәтта күрше бүлмәдә көлешкән балаларның шатлыклы авазлары да аның күңелендә яңа, әле моңарчы булмаган, моңарчы кабатланмаган хисләр тудыра. Әмма шушы самими, ихлас күзләрен ялтыратып, кулына таушалып беткән йомшак аюын тоткан алты яшьлек сабый үзенең кайда эләккәнен моңа кадәр белгәнме икән?! Юктыр...
– Син мине ишетәсеңме?
***
Күзләргә якты кояш нурының сарылыгы үтеп керә. Аннан ул Сараның аяк табаннарын иркәләп, битен үбеп, күзләрен камаштырып ала һәм, балалар йортын уятырга теләгәндәй, һәръяклап бинаны яктыртып үтә. Торырга вакыт. Караватының шыгырдавыннан куркып, Сара акрын гына янындагы шкафка үрелә. Шул мизгелдә бүлмәгә кочак чәчкә бәйләме һәм кечкенә генә торт тотып, Рухия белән Сафира йөгереп керәләр.
– Ого! Әллә торган да инде? – дип, керә-керешкә шәрран ярды Рухия.
– Син нәрсә инде, бүген дә тормый ятса...
Сара йоклап яткан бүлмәдәшләренең селкенеп алган керфекләренә карап алды. Ачулы караш белән:
– Кызлар, сез нәрсә? Әллә мине үзе генә яши, дип уйлыйсызмы? Бу кадәр шаулашмасагыз, – дип бармак янады.
– Шаулашсак соң... Бүген бит синең туган көнең!
– Уналты яшь! – диде Сафура бармагы белән тортның кырыен чеметеп алып.
– Тәгъзимә апа керсә, уналтың дип тормас, бүген үк егермегә тутырып куймагае...
Сара үзен күптән уналтыда да, егермедә дә, хәтта утызда кебек тә хис итми иде. Шул гомер эчендә ул күпне күреп өлгерде. Аны монда яратмадылар. Иртәдән кичкә кадәр чырайларын күреп туйган бүлмәдәшләреннән алып, көн дә начарлыгын искәртеп килүче тәрбиячеләргә кадәр...
Беренче елларда ул үзен бик сәер тотты: ашамады, тиешле вакытта йокламады, беркем белән дә аралашмады. Тора-бара кушылган эшләргә каршылык күрсәтә, иптәшләре һәм тәрбиячеләре белән сүзгә килә башлады. Иптәшләре аннан көлә, хәтта кыерсыта иделәр. Тәрбиячеләр дә: «Синдәй начар кызны берәү дә алмаячак!» – дип әйткәләп килделәр.
Хәзер Сара боларның берсенә дә зур игътибар бирми. Аңа үзенең яшерен уйланулары, өметсез хыяллары, шомлы үткәннәре күпкә кадерлерәк. Гәрчә, аңа карата мондый караш инде бетеп тә килә кебек...
Соңгы арада бер кыз белән дуслашып китүе бик яхшыга булды әле. Сафира исемле ул. Үзе көне-төне психология укый, өрәкләр барлыгына ышана һәм пыяла күзлекне акыллылар гына кия, дип саный. Болай, характеристикасы, чыннан да, нык сәер. Кешеләр белән аралашуны бик өнәп бетермәсә дә, һәр бәйрәм-чараларда аны йә алып баручы, йә җырчы итеп куялар. Үзенең сәләтен күрсәтергә яратмаучылардан булгангадырмы, һәр чыгыштан соң кул чабуларга кулларын изәп, кирәкми, дигән сыман итә иде ул. Шуңа да карамастан, Сара аның белән бик тиз уртак тел тапты. Кызның балалар йортына килгәненә әле ярты ел да булмады, инде алар аерылгысыз дусларга әйләнеп куйдылар. Соңгы арада бүлмәдәше Рухия дә еш кына аларга иярә башлады.
Сарада бүген туган көн кайгысы юк. Иртәгә театрга алып баралар, кайсы күлмәген сайларга белми интегә ул.
– Карагыз әле, театрга теге ялтыравыклы күлмәкне кияргәме, әллә зәңгәр пута белән уратып алынганынмы? – диде ул шкафын ачкан көйгә.
– Синең башка эшең юкмы әллә? Әнә теге ямалган ыштаныңны ки, гәлүшеңне өстерә дә, бар театрыңа, – дип шаяртырга кереште Рухия. – Анысы да монысы, синең туган көндер бит бүген?!
– Чыннан да, синең туган көнгә без катырак сөенәбез ахры...
– Туган көнгә түгел, тортка диген, – дип пышылдап алды Рухия.
Кызларның онытылып китеп гәпләшүләренә бүлмәдәге Наташа да уянды.
– Сез нәрсә юри тавышланасызмы? – диде ул, күзен ачмас борын. Аннары тагын каты гына итеп Сараны «туган көне белән котлап» алганнан соң, икенче ягына әйләнеп ятты.
Әлеге көн шуның белән үтте дә, диярлек. Гомумән, туган көнен зарыгып көтүчеләрдән түгел ул. Иртәгә театрга барып, спектакль карап кайту Сараның күңелен катырак кытыклап тора иде...
***
Күптән көтелгән көн килеп җитте. Бүген, барлык коллектив белән җыелып, тамаша кылырга театрга киттеләр. Сараның сәер гадәте бар иде: театрга керү белән, соңгы рәттәге урынны алып куя ул. Берсендә, бу турында Сафираның соравына:
– Гадәттә, спектакль караганда, кешенең бөтен хис-кичерешләре йөзенә чыга. Ә мин арттан гына кеше турында бик күпне белеп утырам. Әмма минем турында белүләрен теләмим, – дип җавап бирде Сара.
Бүгенге тамаша бик ардырып җибәрдеме, кызлар үзалдына нидер сөйләнә башладылар. Аларның тавышын ишетеп алаган тәрбияче апалар, шунда ук бармакларын янап, канәгатьсез йөзләрен күрсәтеп алырга өлгерделәр. Тик бу аларның әңгәмәләренә чик булмады...
Театр ишекләреннән чыгуга, Сафира җыеп барган акчасын чыгарып:
– Беренче чыгуыбыз әйбәт булды, китап алырга менә дигән мөмкинлек бит бу! – дип шатлыклы елмаеп куйды.
Балаларр йортында кушылган билгеле бер эшләрне эшләсәң, күпмедер күләмдә акча биреп баралар. Әлбәттә, аның күләме баланың үз-үзен тотышына, катнашкан бәйгеләргә һәм, гомумән, активлыкка бәйле. Сараның әлеге акчага бер тапкыр тиеп тә караганы булмады. Ул аны бүлмәсендәге бер тартмачыкка җыя бара. Сафираның китап укырга яратканын ул бик яхшы белә, шуңа:
– Синең шул булыр инде... Бар, тизрәк бул, тәрбиячеләр чыкканчы алып чыгарга тырыш, – дип калды.
Көн кичкә авышып килә иде инде. Җәй булса да, салкын җилләр искәли, кызның тәнен куырып алырга да җөрьәт итәләр. Сара калтыранып куйды, учы белән беләкләрен сыпыргалап алгач, җылынып киткәндәй булды.
– Сара!
Сара артына борылып карады. Анда озын кызыл пәлтә, кулына өч пакет тоткан озын гына буйлы бер апа басып тора иде.
– Синме? – диде ул, кызның куркып калган йөзенә карап. – Сарамы?
Кыз тәмам гаҗәпләнеп калды. Каршыңда бер белмәгән, бер күрмәгән кеше басып торсын да, исемеңне туры китереп әйтсен әле...
– Мин, – диде ул үзен тыныч тотарга тырышып.
– Ә син... Соң син... Синең...
Сара бик кызу канлы кеше иде. Алдындагы апаның бер җөмләне бәйләп әйтә алмавын күреп:
– Сез кем? – диде дорфа гына.
Хатын сүзсез калды. Аның муенына уратылган шарфы әле бер якка, әле икенче якка китеп, комачаулыйдыр иде төсле. Ул, сораудан куркып калган кеше төсле:
– Ә син кайда яшисең? – дип сорады.
– Өйдә яшим! Кеше тагын кайда яшәсен ди...
– Әти-әниләрең кайда?
Бу сорау алу Сараның гайрәтен тәмам чигерде. Шуңа өстәп, артында аны куып җитә язган иптәшләре дә күңелен тырнап торды. Әле монда таныш булмаган апа, үч иткәндәй, ярасына тоз сибәрдәй сораулар биреп интектерә.
– Өйдә!
– Ничә яшь сиңа, балам?
Сара тәмам кызды.
– Беренчедән, мин сезнең балагыз түгел, икенчедән, минем яшьне белү шуның кадәр күңелегезне тырный икән, әйтегез, кем сез һәм ни өчен миннән сорау аласыз?
– Ленария апаң мин. – Ул бик каушаган хәлдә күзләрен уып алды. – Синең турыда бик күпне беләм, чөнки син...
– Бик күпне беләсез, – дип кабатлады Сара.
– Әйе, барын да: әти-әниең, синең турында, кайда яшәвеңне, үткәнеңне... Тик син куркып калма.
– Куркып калма? Миннән көләсезме? Каршыңда гомереңдә беренче тапкыр күргән, синең турында үзеңнән дә яхшырак белгән кеше басып торсын... Ә сез курыкма, дисезме?
Алар арасыннан әлеге әңгәмәгә сәерсенеп карый-карый бер көтү кеше узды. Сара, соңгы сүземне әйтеп калыйм дигән сыман:
– Әйе, мин ятим. Балалар бакчасында яшим. Әти-әнием исән түгелләр. Сезгә шушы дөреслек кирәк идеме? Дәвам итәргәме?
– Әтиең исән.
Сара ыжгырып килгән автобуска карап тора иде. Ленариянең бу сүзләре аны борылырга мәҗбүр итте. Ул, аңышып бетә алмый нәрсәдер әйтергә ашыкты, әмма аннан бары сабый бала авазлары гына чыкты.
– Борчылма, зинһар! – диде Ленария кызның аркасыннан сыпыра-сыпыра. – Ул озакламый килер.
Автобус тукталышыннан дорфа пассажирларның кычкырган тавышлары ишетелеп үтте. Аннары тагын гудок, тәрбияче тавышлары... Сара боларның берсенә дә игътибар итмәде. Бары тәрбияче аның кулыннан өстерәп алып киткәндә генә аңына килде. Ә башында һаман да бер сорау иде: «Әти исән?»
***
– Тә-ә-әк... Илле сигезенче бит бу! – дип, бозгаланып беткән кәгазь битләрен селтәп җибәрде Сара.
– Әле ярый дәфтәр битләрен саный беләсең, шул гына тулысынча акылдан язмаганыңны раслый.
– Ә, юк, илле тугыз икән...
– Сүзләремне кире алам, тулысынча. – Сара белән Сафира көлешергә тотындылар. – Кара әле, кем исемле соң ул?
– Белмим.
– Ә кайда тора?
– Белмим.
– Нишләп моңарчы килмәгән?
Сара иңнәрен сикертте. Башына шәп идея килгәндәй, күзләрен шар итеп ачты да, дөбер-шатыр китереп, дәфтәренә нидер язырга тотынды. Берничә секундтан соң, язганына кәнәгатьсез йөз белән карап-карап торгач, бозгаларга кереште.
– Алтмыш, – диде ул тыныч кына. – О, юбилей!
Сафира, алдындагы ноутбукны читкә куеп, дустының тәмам уйга калган йөзенә бакты.
– Синең шыр наданга чыгасың киләме әллә? – диде ул. – Бер белмәгән, бер күрмәгән, гомереңдә дә ишетмәгән кешегә хат язып утырасың. Ә бәлки, ул апа алдагандыр... Әйтик, синең торыр урыныңны белергә теләгәндер, ә!
– Юк, алай була алмый, ул мине һәм әти-әниемне беләм, диде.
– Хи, әйтер ул, – дип кул селтәде Сафира. – Әйт: ул синең адресыңны каян белер?
– Тукта, Сафира син минем яклымы? Әллә миңа комачаулап утырырга кердеңме?
– Мин дөреслек яклы, – диде һәм, маңгаендагы күзлеген киеп, ноутбугын алды. – Әгәр дә комачаулыйм икән, чыгып тора алам.
– Бик рәхмәтле булыр идем...
Язган көйгә Сара ләззәтле уйлар эченә кереп чумды. Менә әтисе килеп керә. Ул вакытта инде тәрбиячеләрнең дә, иптәшләренең дә кырын карашлары барыбер булачак. Меңләгән өмет тулы күзләрен аңа төбәгән балалар арасыннан әтисе аны – Сараны күреп ала да янына атлый... Килеп җитеп, кулларына күтәрә, әйләндерә һәм колагына: «Кызым, әйдә, җыен, киттек!» – дип кабатлый... Үзе зәвык белән киенгән, ерактан ук затлы хушбуй исе аңкып тора, озын буйлы, көчле...
Мәңге чиге-кырыена җитмәслек уйларыннан арынып, Сара тагын язарга кереште. Сәгать төнге унике тулып килә. Аңа сәгать угының келт-келт иткән тавышыннан һәм бүлмәдәшенең: «Йә ятасың, йә ручкаңны алып, чүп чиләгенә ыргытам», – дигән сүзләреннән ары берни дә ишетелми. Ул язганына күз төшерә: «Сәлам, әти!»
Сызылып-бозылып беткән кәгазь битләре арасыннан иң ачык аңлашылган бердәнбер җөмлә иде бу. Сара, ачуы чыгап, бөтен битне йомарлап алды да чүп чиләгенә ыргытты, бар ачуын җыеп, янә тиз-тиз язарга кереште.
«Сәлам, әти!
Исем-фамилияңне белмим, шулай эндәшү кулай булыр дип уйлыйм.
Мин – Сара. Бәлки, мине беләсеңдер, бәлки, оныткансыңдыр да... Болар инде мөһим түгел. Үткән белән түгел, бүгенге белән яшәү – минем төп принцип. Әгәр сиңа ачу тотам дип уйлыйсың икән, нык ялгышасың. Үткәндә калган хаталар, ялгышлар мине кызыксындырмый.
Ә синең исән булуың мине нык сөендерде. Тукталышта очраткан апа бу турыда әйтү белән, хат язарга керештем. Сине озакламый килә, диде ул. Килерсең дә, минсез китәрсең... Һәм минем гади сүзләр белән генә аңлатып булмаслык хисләрне аңламый калырсың... Ә минем сиңа сөйләрлек, син белергә тиешле уйлануларым бик күп. Әгәр моны укыйсың икән, рәхмәт сиңа, әти!
Миңа монда нык кыен... күңелсез... рәхәт түгел... Син килеп, мине үзең белән алып китәрсең, дигән өмет кенә җанның кайсыдыр бер почмагын җылытып тора... яшәргә көч өсти...
Үзеңнең хәлләр ничек? Минем белән булмасаң да, миңа языштыргала, килеп йөр. Синең булуың да миңа зур бәхет, әти! Синсез үткән еллар шундый авыр, газап белән тулы булгангадырмы, тормышыма син килгән көннәрне якты һәм өмет тулы булачагына ышанам.
Уйларымны бер җепкә тезү авыр. Унике тулып китте... Сәгать угына, янымдагы бүлмәдәшемнең канәгатьсез чыраена, меңәрләгән бөгәрләнеп аткан кәгазь битләренә текәлеп утыру ардырды. Шуңа ятыйм инде. Өзек-өзек, мәгънәсез җөмләләрем өчен зинһар кичер.
Уналты ел сине көткән кызың Сара».
***
Төшке аштан соң Сафира Сараны үз бүлмәсенә дәште. Укыган китабына тәэсирләре белән бүлешәсен әллә-каян сизеп тора иде Сара. Төшке якта бик суытып алганга, Сара өстенә бәйләнгән калын свитерын киде дә Сафира янына ашыкты.
– Клэнси дигән кыз була, туганнан бирле әбисендә яши, – дип башлады ул күптән түгел укып бетергән китабының эчтәлеген сөйләүне. – Әти-әнисе турында бер дә сөйләргә яратмаганга күрә, кыз нидер сораган саен авызына суга торган була моңа әбисе. Соңыннан ачыклана: әлеге әби Клэнсины әти-әнисеннән сатып алган була.
– Гаҗә-ә-әп, – диде ул сузып. – Әкияттер ул, ничек үз балаңны сатып биреп булсын ди!
– Әкият түгел, тормыш бу, Сара! Тор-мыш! – диде Сафира иҗекләргә бүлеп һәм Сараның борын очына кагылып үтеп. – Аннан... ник гаҗәпләнергә? Монда килгәннәрнең тормышын да әкият белән тиңләрлек түгел дисеңме әллә?
– Ә болай карасаң, әти-әниләре кызын әбисенә биреп, дөрес эшләгәннәр ләбаса. Күз алдыңа китер: алар үз кызларын шулай сатарлык булгач, нәрсә генә эшләтеп бермәсләр иде... Хәтта балалар йортына илткән булырлар иде... Аңа караганда, әби белән, әби назын тоеп яшәү меңе белән хәерле...
– Әле сөйләп бетермәдем, – дип ашыкты Сафира. – Менә шул кыз, Клэнси, үскәч бизнесвумен була, ди. Хәтта миллионнар эшли башлый.
– Кыз-ы-ы-ык! – диде ул сузып.
Алар арасында озын гына тынлык урнашты. Сара бик тирән уйларга баткан иде. Сафира исә әйтергәме-әйтмәскәме дип интегеп торган кеше сыман, Сарага бер авыз сүз әйтергә куркып торды.
– Килмәдеме?
– Көтмим дә.
– Алай димә... Бәлки, килер...
– Әле кем кайчан гына юк-барга өметләнмәскә кушкан иде? Йә китим үз бүлмәмә, алайса тагын йөз тонналы гәүдәсе белән ишектән Людмила апай карап йөри башлар.
Кызлар көлештеләр. Кинәт шул арада ишектән шакыган тавыш ишетелде.
– Инде килде ахры, – дип көлемсерәде Сара. – Керегез!
Ишектән илле-алтмыш яшьлек ир килеп керде. Аннан чыдап булмаслык тәмәке исе аңкый иде. Үзе алама киемнән, бертуктаусыз йөткерә, карлыккан тавышы бар бүлмәгә кайтаваз булып яңгырый.
– Кайтасыңмы? – диде ул читенсенеп. – Мин – синең әтиең.
Күптән көткән көн килеп тә җиттемени? Нигә Сараның йөзеннән сөенеч тә, шатлык чалымнары да күренми? Әллә аңышып бетмәдеме? Югыйсә, әтисе икәнен ачык әйтте бит. Ничә еллар көткән, «Кызым!» – дип янып торасы, ишектән керүгә кулларына күтәреп, хәлен сорыйсы кеше аның алдында бит! Нигә ул тораташ сыман катып басып тора?
Сафира аның күзләрен ачып җибәрергә теләгәндәй, янына килеп басып, бармагы белән әтисенә төртеп күрсәтте, аннан: «Кара, әтиең!» – дип пышылдап үтте.
Сара үзен кулга алды, берни әйтми, вак-вак кына атлап, өстәл янындагы тармачыкны ачты. Аннан әллә ничә кат төрелгән, төрле-төрле апликацияләр белән ясалган хатны тартып чыгарды да учына каты итеп кысып:
– Юк, – диде.
***
«Юк!» Ничек җиңел һәм... горур яңгырый! Тик Сара өчен генә бу сүз бик авыр йөк, тирән буразналы сагыш калдырадыр иде сыман. Дөрес эшләдеме ул әтисен кире кагып, әллә юкмы? Дөрес түгел икән инде, ничек кабаттан арадагы җепләрне бәйли ала соң ул?
Әтисе барда, ничек кенә күренмәсен, Сара аны бик ярата һәм нык сагына иде. Шулкадәр көтеп тә, шундый бәхеттән – якын кешесе белән бергә булу бәхетеннән кул селтәгәнен Сара көннәр, ә аннары соң инде айлар үтү белән тагын да ныграк аңлый барды. Дөрестә исә, аның өчен әтисенең тышкы кыяфәте дә, эчке билгеләре дә мөһим түгел. Ул аның белән калырга тели иде. Ансыз калудан, ялгыз калудан курыкты ул.
Тик горурлык... Каһәр суккан горурлык!
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев