Логотип Идель
Әдәбият

Көзге яфрак - минем сагыш

Илсөяр Иксанова шигыре

Тып-тын гына урманнарда
Яфрак-яфрак сагыш ява.
Көзге яфрак - минем сагыш, - 
Минем җаным сагышлана.

Тамчы-тамчы сагыш яше
Күздән түгел, җаннан тама.
Тамчы-тамчы энҗе сагыш, - 
Минем күңел сагышлана. 

Көзге урманнарга кушылып, 
Минем җаным сагышлана.
Тәлгәш-тәлгәш миләшләрдә
Сагышларым дөрләп яна...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев