КҮЗЛӘРЕНӘ КАРЫЙМ...
Луиза Янсуар шигыре.
Исеңдәме сүзләр? Ул сүзләрнең
Мин исләрен һәм төсләрен тоям.
Җәй һәм җиләк тәме – иреннәрдә...
Һәм – тезләрдә кояш.
Уян, уян!
Син юк, диләр, бүтән...
Тасмаларда
Әйләнә бер сурәт – елмаюың.
Ә аннары – чәрдәкләнгән дөнья.
Һәм үлемнең – бик якында гына,
Бик якында гына тын алуы.
Мин күзләргә карыйм. Ул күзләрдә
Дөрли илләр. Һәм шәһәрләр дөрли.
Ә кешеләр инде бу афәтне
Туктатырга ничек – белми, белми.
Иренемдә – сүзләр. Ул сүзләрнең
Җуелды бар яме. Һәм бар гаме.
Мин юк, диләр бүтән.
Мин юк бүтән.
Һәм Җирнең дә хәзер ул үткәне –
Тасмаларда гына.
И әйләнә,
И әйләнә елмаюың...
Һаман!!!
Мин сүзләрне йотам.
(...тимер тәме...)
Бәгыремдә –
Борынгыдан калган
Сынмый торган һәм сатылмый торган
Инану бар.
Булмый аны алып.
Һәм үтереп.
Уян! Уян! Уян!
...Янәшәдә генә тора үлем,
Һәм кулларын суза бик көттереп.
Сорагандай нидер... Әллә аяу?!
(...сөякләргә кадәр салкын үрли...)
Мин тутырып күзләренә карыйм:
Ул да безне йоткан бу афәтне
Инде ничек туктатырга – белми.
Күзләренә карыйм..
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев