Логотип Идель
Әдәбият

МӘХӘББӘТ «ПРОБКА»ГА ЭЛӘККӘН

Алинә Галиева хикәясе

хикәя

Ул мине көткән арада икебезгә дип алган кәһвәнең икенчесен эчә башлаган иде инде. Ә мин «пробка»га эләктем. Автобус озын-озак кичке шәһәр белән хозурланып басып торды. Аның белән мин дә. Урамда көзге яңгыр ява иде, шуңа җылы, рәхәт автобустан чыгасы да килмәде. Юл тыгымына эләккәнгә сөенеп, колакчыннардан берсе артыннан икенче җыр тыңладым.

– Беләм, «пробка»га эләктем, – дидем мин керә-керешкә, аның ачулы йөзенә карамаска тырышып.

Ул миңа сүзсез генә салкын кәһвәне сузды. – Ачуланма индее, – дидем мин, мөмкин кадәр ныграк сузып.

– Ачуланмыйм, аның каравы мин синең йорт каршында күпме машина тезелгәнен һәм һәркайсының хуҗаларын белеп бетердем.

– Рәхмәт көткәнгә. Кая барабыз соң?

– Кинога дип уйлаган идем, соңга калдык инде.

– Бәлки монда гына утырырбыз. Син өченче һәм дүртенче кәһвәне дә алырсың. Урамда салкын һәм яңгыр, ә монда романтика, – дидем мин.

Ул елмайды гына. – Хәзер.

Беркая да барасы килми, тәрәзәгә карап, моңсуланып утырасы гына килә. Көз көне кеше кулчатырын онытып, яңгырга эләккәнгә, юлда сәгатьләр буе юл тыгымында утырганга, эшкә барганда һәм кайтканда да караңгы булганга моңсулана торгандыр ул.

– Нигә көз шундый елак? – дип сорадым мин аннан. Ул кәһвәләр белән бергә, яңа пешкән хуш исле кабартмалар алган иде.

– Чөнки яңгырлар «пробка»га эләкмиләр, – дип һаман да минем соңга калуымны искә төшергән була.

– Тагын нинди фаразлар бар? – дидем мин аның шундый сәер сорауларга җавап табарга яратканын белеп.

– Көз елак түгел ул, көз көне кешеләр елак. Синең кебек... – һәм минем битемне сөртеп алды.

– Еламадым мин, яңгыр тамчылары ул.

– Күрдең, көзне гаепләп калдырырга ничек җиңел.

Мин елмайдым, ә куллары шундый җылы. Көзне нәкъ менә аның кебек кеше янында үткәрсәң рәхәттер ул. Җылыда.

– Күпме очрашып йөрибез инде без синең белән?

Ул мондый сорауны көтмәгән иде, хәтта чынмы дип, эндәшмичә дә торды. Күзләремә тутырып карады.

– Бүген безнең очраша башлаган көнебез дияр идең, ләкин алай түгел. Ә нинди дата?

– Болай гына сорыйм. Әйт инде.

– Бер елдан күбрәк...

– Ә син миннән бер тапкыр да: «Яратасыңмы?» – дип тә сорамадың...

– Бергә булырга ризалашкач, яратасыңдыр, дип уйладым, – диде ул шаярту белән, ләкин йөзендә ниндидер шәүлә йөгереп киткәнен тойдым.

– Мин болай гына ризалашкан идем, – дидем мин һәм тизрәк авызны кабартма белән тутырдым.

Аның йөзе тагын да ныграк үзгәрде.

– Моның белән нәрсә әйтергә телисең?

– Белмим, ничектер моңсу булып китте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев