Логотип Идель
Әдәбият

Очам да кунам утка!..

Кошларга да кайчак язмыш кирәк, Кешенең дә була канаты. Язмышкаем кошлар белән киткән, Йөрим җанкаемны канатып...

Галимҗан Гыйльманов

 

ЯШӘҮ ХАЛӘТЕ

Кошларга да кайчак язмыш кирәк,
Кешенең дә була канаты.
Язмышкаем кошлар белән киткән,
Йөрим җанкаемны канатып...

Кошлар яши  алмый пар канатсыз,
Язмышыннан башка – кеше дә!
Эссе челләләрдә ут йота ул,
Салкын яңгырларда күшегә...

Кош та түгел, кеше дә түгел мин. –
Шул халәткә, ахры, күнегәм.
Җир белән Күк арасында яшим,
Гүя шәүлә, гүя күләгә...

Кошлар кебек, канат кагыйм дисәм,
Язмыш чабуымнан тарткалый.
Язмышыма ияреп китәм дисәм,
Җан канатка ярыла урталай...

Ә шулай да, Җирдән күтәрелеп,
Бик еш кына канат кагынам.
Әмма шундук язмышыма тигән
Газиз Җиркәемне сагынам!

Йә Җирдә, йә Күктә каршы алам
Бәхет юрап аткан таңымны,
Шундый язмыш: көн дә бер мәртәбә
Пар канатка теләм җанымны!..

 

БӘХЕТ ХАКЫНДА

Бәхеткә ымсынганнар күп,
Бәхет табып, биючеләр!
Бәхет эзләү бәхеттән дә
Татлырактыр, диюче бар.

Кемдер җанын – йөрәгенә,
Кемдер аны учка куйган.
Бәхет эзләү – матур хистер,
Бәхет үзе – башка тойгы!

Кайчак бәхет, үзе килеп,
Йөрәгеңдә яши башлый.
Кайчак, аны эзли-эзли,
Бар гомерең өши башлый.

Бәхет хисен югалтма, дип,
Тукып тора күңел әнә...
Гомер буе бәхет эзләү – 
Бәхетсезлек түгел әле!

 

***

«Хәлең ничек?» – диеп сорыйсың син,
Үз хәлеңчә аңла барсын да.
Күңелеңә борчу-мазар алма,
Бер дә юкка, бәгырь, ярсынма!

Күңелемдә янган өмет бит син,
Йөрәгемдә калган яра син.
Җаным белән сине тоеп яшим, –
«Хәлем ничек?» – диеп сора син!

 


ТРОМБ

Менә тагын: «Кичер, кичер! – дисең, –
Кабат ялгыйк күңел кылларын. –
Йөрәк тамырларын ялгыйк, – дисең, –
Уртак итеп язмыш юлларын...»

Сөйгән җанга, һай, күп кирәкмени?! –
Җан ымсынды сиңа шул чакта.
Йөрәк кенә никтер үрсәләнде,
Ул да яралардан талчыккан!..

Кичерермен кебек... Бу кичерү
Төен булып канда каласы......
Һәм ул, эреп, юкка чыксын өчен,
Күпме яшисе бар, янасы!..

Ник кузгаттың инде, ник кузгаттың
Йөрәктәге иң төп тамырны?
Кичерүдән калган ул төерләр
Йөрәк аша үтә алырмы?

 


БЕРГӘ КҮРГӘННӘР...

Сине минем белән «күргәннәр»,
Мине синең белән «күргәннәр».
Безнең очрашканны, сөешкәнне
Кемнәр, ничек, каян белгәннәр?

Тәннәр, җаннар береккән булган,
Күзләр, йөзләр – сөю иркендә.
Аерып ала алмыйлар, имеш.
Һәм оялта алмый... беркем дә!

Мин ышандым моңа, ышандым.
Сөю хисләремне барладым...
Канат итеп яшьлек хыялымны,
Очып йөрдем, җырлар җырладым.

Кайсы офык җанга якын соң?
Кай тарафка торып чабасы?
Шушы чиксез дөньялыкта сине
Калды бары эзләп табасы...

 

Галимҗан Гыйльманов «Әдәби портрет» проектында:

 

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев