ПАРЛЫЛАР ДОГАСЫ
Ландыш Равилова шигыре
Китә калсам мин беренче булып,
Син каласың ялгыз, җаным!
Ниләр уйлар, кемгә сыеныр,
Кемдә терәк табар ялгыз башың...
Мин яраткан зәңгәр күзләреңә
Кемнәр тагын шулай сөеп карар?..
Дулкын-дулкын кара чәчләреңне
Кемнәр тагын миндәй назлап тарар?..
Эчкән суың, капкан ризыгың да
Кемнең җан җылысын хаслап саклар?
Ваткан утыныңны, аткан карыңны да
Кемнәр тагын минем төсле мактар?
Юк, миңа китәргә ярамый!..
Китә калсаң син беренче булып,
Мин калам бит ялгыз, җаным...
Язганда ук күзем яшьләнә шул,
Китә яза хәтта аңым!
Мин нишләрмен, син әгәр дә
Сыенырга иңең куймасаң?..
Өйгә килеп кергән мәлдә
Беркайчан да каршы алмасаң...
Кош-кортларны хәтта керткәндә дә,
Бакча яктан миңа кумасаң...
Мин сөйләгән һәрбер кызык сүздән
Рәхәтләнеп көлеп куймасаң...
Чәй эчәргә бергә, чөкердәшеп,
Яннарымда, җаным, булмасаң...
Юк, сиңа – китәргә ярамый!
И, Раббым, биргәч гомер,
Биргәч саф мәхәббәт,
Бирче безгә тормыш көтәргә,
Тигез картлык күреп,
Бу дөньядан,
Мөмкин кадәр, бергә китәргә...
Ландыш Равилова
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев