Логотип Идель
Әдәбият

Шәһәр меланхолиясе шәлкеме

Рүзәл Әхмәдиев шигыре.

ИРТӘНГЕ ДӘВА 

Төшләремдә күргән ямьсез затлар,
Минем чынбарлыкка сикерә,
Тәрәзәләр айга корбан була,
Ә җанкаем үз-үзенә өрә.
Беләм, бу төн син дә йокламыйсың,
Чит йөрәкләр таптап йөрисең.
Кайнар хәтирәләр саласың да
Елмаясың соңрак юри син.
Иртәләрне көтмәүчеләрдән син,
Көннәреңдә күптән мәгънә юк.
Өметсезнең күңеленә баксам,
Өмет яшәтерлек вәгъдә юк.
Яңа көнне каршы алыр идең,
Әнә үзе килә йөгереп,
Сиңа, миңа, барлык тереклеккә
Салкын сулыш белән җан өреп.
Хаста тәнгә шифа табып була,
Авыру җанга, хәер, дәва юк.
Яратмыйча яши алучының
Йөрәгендә бер дә яра юк.
Иртәләрен тәнем яра тулы,
Төшләремдә кайда йөрелгән?
Җанга дәва булган, бераз керле
Синең тавышыңа күнегәм.

МИНЕМ ТӨН

Тузан бөртегеннән җинелерәк
Гади матдә. 
Сыекчыклар, зәһәр төтен.
Саташулар, анып алу
Күзне йому кирәксезгә. Бу – минем төн.
Син урлаучы минем җанны һич рөхсәтсез,
Син хурлаучы, юраучыга әверелдең.
Айга очу, ялгыз, тынчу,
Җыерчыклы алиһәсе тәүлегемнең.
Минем төн ул – икеләнү, җавап эзләү,
Акыл кизләү, кара йөзләр,
Бөгәрләнгән төрмәләрдә ихласлыгым,
Хафалана-хафалана хәреф эзләр.
Ул сүзләрнең, галәм тынын ярып,
Өзелгәндә каләм очыннан, 
Шикләнүе, тәрәзәгә карап, 
Кычкыруы, елау, борчудан.
Ул офыклы, ләкин тәрәзә – чик.
Күкрәгемә мылтык төрткән аучы,
Ә мин корбан – мәңгелек вазифам,
Чит-ят язмышларны кабатлаучы.
Бу – минем төн...
Бу – минем төн...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев