Логотип Идель
Әдәбият

СОҢГЫ ТАПКЫР...

«Яңа исем» иҗат лабораториясендә Ләбиб Лерон шәкерте - Камилә Халикова шигыре.

Сөйләшик без, әйдә , соңгы тапкыр – 
Аералмый күзне күзләрдән;
Аңлаулары мине авыр булыр,
Көтәрсеңме бәхет үткәннән?

Соңгы тапкыр... йөзләремне ятла.
Истә калдыр, бәлки иртәгә 
Онытырсың мине бөтенләйгә!
...Әмма бүген ярат, иркәлә.

Сиздермикме әллә , калсын, диик,
Барысы да ерак үткәндә...
Сүз бир әмма тутырып карарга,
Хәтта ялгыш үтеп киткәндә!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев