Логотип Идель
Әдәбият

Уалган бәхет

Вәсилә кулындагы телеграммада нибары өч сүз язылган: «Тиз арада кайтыгыз». Бәла килгәнлеген сизгән-аңлаган йөрәк йөзем җимеше кебек бөрешеп, куырылып килде.

Вәсилә кулындагы телеграммада нибары өч сүз язылган: «Тиз арада кайтыгыз». Бәла килгәнлеген сизгән-аңлаган йөрәк йөзем җимеше кебек бөрешеп, куырылып килде. Ире эштән кайтканын ничек көтеп җиткерергә белмәгән хатын фатир буйлап әрле-бирле йөренде, һава җитмәгәнлектән, тәрәзәне ачты. Күз алдын томан каплаган Вәсилә ялгыш вазага тиеп китте һәм нәфис савыт, идәнгә төшеп, әллә никадәр кисәкләргә бүленде. 

– Аһ, Хәкимнең никахыбызның биш еллыгына алган бүләге иде бит! Черек кул! – дип үзен-үзе битәрли-битәрли идәннән кыйпылчыкларны җыйды.

Авыллары каладан ерак булмаса да, юлда Вәсиләгә тулы гомер узгандай тоелды. Әле ярый, утырып чыгып китәргә машина кул астында гына – ире Хәким бер түрәнең шоферы булып эшләде, шуңа эш машинасында авылга кайтып килү мөмкинлеге бар. Түрә дисәләр дә, башкалар хәленә керә торган кеше ул. Өстәвенә, мондый хәбәр килгән вакытта каршы килә алмады.

Аяк киемен дә салмый өй эченә кабалана-кабалана үтте Вәсилә. Ул өч-дүрт карчыкны абайларга, ниндидер дога сүзләрен ишетергә һәм йорт уртасында ике янәшә караватта яткан дәү әнисенең һәм улы Булатның хәрәкәтсез йөзен күрергә өлгерде. Аннары аның гәүдәсе сыек камыр кебек сыгылып төште...

Вәсилә калган әйберләрне төшендә күргән кебек кенә хәтерли. Ул аңына килгәч, иң беренче итеп, дүрт яшьлек улының җансыз гәүдәсе янына килде. Булатның аларны ташлап китүенә ана йөрәгенең һич ышанасы килмәде.

– Улым, балам, ач күзләреңне! Ач! Без кайттык. Әниең яныңда, – дип, мәрмәр кебек салкын йөзен сыпырды, кечкенә кулын үпте. – Моннан соң үземнән бер адымга да калдырмам, икәү бергә йокларбыз. Җылы кочагымнан беркайчан да чыгармам. Ач, инде күзләреңне, улым, ач. А-а-а!!! – Хатын баласына капланып ачыргаланып елап җибәрде.

Фельдшер аңа тагын бер тынычландыра торган укол кадады. Бу вакытта ата кеше ишегалдында утын яра иде. Йөрәк әрнүенә түзә алмаган ир-атның кулындагы балтасы шундый зур көч белән утыннарга килеп бәрелә иде ки, агач кисәкләре әллә кайларга кадәр очты. Хәким кергән-чыккан кешеләрне дә күрмәде, исәнләшүләрен, юату сүзләрен дә ишетмәде.

– И-и-и, Фәһимә, мондый чакта үзең дә утын кебек ярылырсың. Бигрәк зур кайгы бит! Бер йорттан бер юлы ике мәет. Вәсиләнең иң якын кешеләре.

– Ие шул, күрше, бөтен авылны өнсез калдырды бит бу хәл. Кем уйлаган, диген, кем уйлаган? – Ике карчык капкадан чыгуга бер-берсенә елыша төшеп сөйләштеләр.

– Нәсимә жәл. Бигрәк әйбәт кеше иде. Капка төбендә җыелышып утырганда да гайбәткә кермәс, сөйли башласалар, сүзне икенчегә борыр иде. Намаз карчыгы бауга менәр дип беребезнең дә башына килмәде, – дип битен яулык очы белән сөртеп куйды Шәкүрә әби.

– Әй, Раббыбыз үзе кичерә күрсен Нәсимәне. Оныкчыгы үлемендә үзен гаепле тойгандыр инде, ата-анасы күзенә ничек карыйм дигәндер. Хәзер тәһарәтемне алып, дисбемне генә кыстырам да, тагын керәм.

– Мин дә керәм инде, керәм.

 ...Вәсилә белән Хәким балалар бакчасына йөргән уллары Булатның «Карт әби янына кайтасым килә. Карт әбине сагындым» дигән сүзләренә каршы килә алмыйча, бер-ике атнага дип авылга кайтардылар. Нәсимә карчык – Вәсиләнең әбисе генә түгел, әнисе урынына калган кеше дә. Юл һәлакәтенә очрап, яшьли фани дөньядан китеп барган кызы һәм киявенең бердәнбер балаларын үз канаты астына сыендырды. Аның алдагы тормыш мәгънәсе, сыгылып төшмәскә көч бирүче – кечкенә кыз Вәсилә иде...

Вәсиләнең улы тугач, Нәсимә карчык яшәреп китте. Болай да яшьләрдән җитезрәк йөргән әби, эшләрен тагын да өлгеррәк, яратыбрак башкарды. Оныкчыгының кайтуын олы бәйрәм итеп кабул итте...
Нәсимә карчык, «улым ярата» дип, токмачлы аш пешерергә уйлады. Ашның күбеген җыйды да камыр басты. Җыерчыклы, тамырлары күренеп торган куллары белән нәзек тасмалар кисте. Аннары аякларны аз гына ял иттерим дип, башын мендәргә төртте. Йоклап китүен сизми дә калды.

– Ай, ашым нишли икән? Булатның тамагы ачкандыр, – дип карчык торып утырды. – Улым, – дип эндәште. Аңа җавап кайтаручы булмады.

«Әллә һаман ишегалдыннан кермәгән инде?» – дип уйлап куйды һәм торып басып, өй эчен карады, аш бүлмәсен дә күздән үткәрде. Аякларына галош кына элде дә ишегалдына сөйләнә-сөйләнә чыкты:

– Улым, туңгансыңдыр, кер инде әйдә, – диде Нәсимә карчык шелтәле дә, шул ук вакытта йомшак та тавыш белән. Ул арада ишегалдын карашы белән урап чыкты. – Урамга ук чыгып киткәнме әллә? Монда гына уйна, дидем бит, – дип капкага таба юнәлде. Шул вакытта игътибарын түбәдән шуып төшкән кар, дөресрәге, ак өем астыннан күренеп торган пар аяк киеме җәлеп итте. Бу, язгы кояш нурлары тәэсиреннән эри башлап, түбәгә тотынып кала алмаган кар астында калган дүрт яшьлек малайның аяклары иде...

Вәсиләне авыл халкы акылдан язар дип уйлады. Чынлап та, беренче көннәрне аны күршеләре зираттан яңа гына калкып чыккан ике кабер арасында һавага карап яткан яки улының каберен кочаклаган килеш табып алып кайталар иде.

– Вәсилә, үлгәннәр артыннан үлеп булмый. Язмышка шулай язылган, димәк, –  дип юатырга тырыштылар аны. Гәүдәсен дә, җанын да буар елан урап алгандай хис иткән хатын йә бу дөньядан аерылып торган кешедәй эндәшмичә тора, йә тыныч холкына хас булмаганча кычкырып ук җибәрә:

– Нәрсә беләсез соң сез язмыш турында, ә?!

Аңа үпкәләмиләр, киресенчә, җилкәсеннән әкрен генә кочып, атларга булышалар. Җепшек кар өстендә яткан Вәсиләнең пәлтәсе юешләнгән, ә куллары салкыннан кызарган була.
    
Баштагы мәлләрдә акылга җиңеләйгән кебек тоелган хатын әкренләп тормышка кире кайтты, йөрәк әрнүен, кайгысын эш һәм өй мәшәкатьләре белән күмәргә тырышты. Ә менә ире шешәне якын дусты итте. Аек көне булмады диярлек. Шунлыктан эшеннән колак какты. Улларының үлемендә Хәким никтер хатынын гаепле санады. Кул да күтәргәли башлады. Ә беркөнне төнге бердә генә кайтты. Фатир ишеген бикләп тә тормыйча йокы бүлмәсенә үтте һәм йоклый алмый яткан хатынын чәченнән сөйрәп төшерде. Күпмедер вакыт кыйналганнан соң, Вәсилә иренең көрәк кебек кулыннан һәм каты йодрыгыннан ычкынып чыгып чаба алды. Әллә исерек булганга, әллә кул уйнатудан хәле беткәнгә, Хәким хатыны артыннан чыгып тормады, караватка ауды да шунда ук гырлап йоклап китте.

Вәсилә подъезд төбенә чыкты да аңын җуйды. Үтеп баручылар аңа ашыгыч ярдәм машинасы чакыртты.
    
Хастаханәдә Вәсилә бик әйбәт табиб кулларына эләкте. Илгиз Нуруллович чагыштырмача яшь булуына карамастан, бик белемле, тәҗрибәле һәм пациентларына карата игътибарлы. Озын буена һәм киң җилкәсенә ак халат бик килешә. Күпме кызларның башлары авырганнан түгел, ә Илгиз Нурулловичка гашыйк булганнан әйләнде икән? Тик табиб кына яше утыздан узуга карамастан, йөрәгенә беркемне дә якын китермәде. Әнисе улының өйләнмәгәненә бик пошынды. Җае чыккан саен шул турыда сүз кузгатты:

– Атаң исән чагында ук өйләнүеңне теләгән идем. Парлы вакытта никахыңны күрергә, оныклар сөяргә насыйп булмады. Инде хәзер атаңнан башка булса да киленле булган көнне күрә алырмынмы икән дип борчылам.

– Әни, мин көткән кеше әле очрамады.

– И-и-и, кем генә кирәктер инде сиңа! Бүлнистә дә җиләк кебек кызлар эшли. Әле узган атнада гына күреп кайттым.

..Вәсиләнең күп урыны кара янса һәм башы тишелсә дә, йөзенә зур зыян килмәгән. Шуңа матурлыгы шушы килеш тә үз көчен җуймаган иде. Илгиз Нуруллович, табибларга хас булганча, иң беренче чиратта яраларына түгел, ә соры тирән күзләренә игътибар итте. Аларга карагач, ул бер мизгелгә үзен галәмгә чыгарып ташланган кебек хис итте. Әмма ул тойгыдан аңа шундый рәхәт иде.

– Ниһаять, табылдың, – дип әйткәнен сизми дә калды егет.

– Гафу итегез, нәрсә дидегез? – Үз уйларына чумган һәм тәне авыртуга тешләрен кысып түзгән Вәсилә чынлап та ишетеп өлгермәгән иде.

– Нәрсә булды сезгә, сөйләгез.

– Баскычтан егылдым.

Илгиз Нуруллович бу сүзләргә ышанмаса да, милициягә хәбәр итмәскә карар кылды. Яшь хатынны кызганды. Әмма дөрес эшләдеме икән? Табиб яңа пациентының хәлен белергә бик еш керде. Вәсиләнең, гематомалардан тыш, баш мие дә селкенгән булып чыкты. Андый диагноз белән өйгә җибәрергә яраса да, табиб аңа монда тынычрак буласын һәм тизрәк тереләсен аңлап, калырга үгетләде. Әлбәттә, сәбәп анда гына түгел иде. Элегрәк Илгизгә бармак шартлаткан тизлектә гашыйк булырга мөмкин, дисәләр, ул һич ышанмас иде. Менә аның бар дөньясы, уйлары озын кара чәчле ханым тирәсендә бөтерелде...

Әйе, ханым... Бу турыда Вәсиләнең атсыз бармагында ялтыраган балдак кычкырып тора. Әмма ул бәхетсез. Бәхетле хатынның тәне булдыксыз ире кулыннан кара янмый. «Кем, кем сине, былбыл кошым, рәнҗетергә базды? Кайсы адәм актыгының шушындый матур гөлнең таҗларын өзәргә кулы күтәрелде?» – Илгиз күңел түрендә генә бөтерелгән сорауларына җавапны Вәсиләнең күзләреннән эзләде.

Вәсилә тән яраларыннан түгел, туктамый канаган җан ярасыннан – иң якын кешеләрен, бигрәк тә улын сагынудан сызланды. Бите буйлап аккан, табиб кергәндә сөртеп өлгермәгән күз яшьләрен күреп, Илгиз Нуруллович аның караватына утырды.

– Елама, Вәсилә, – диде ул йомшак кулны уч төбенә салып. Аннары каз мамыгыннан да йомшаграк итеп хатынның беләгеннән сыпырды. Вәсилә уңайсызланып кулын алды. Әйе, ул табибның үзенә башкалардан үзгә булган мөнәсәбәтен яралы һәм өлешчә кутырланган йөрәге аша да тойды. Назлы карашка, җылы сүзгә, җил-яңгырдан ышыклар җилкәгә мохтаҗ булса да, Илгизнең хисләренә җавап бирерлек көче дә, теләге дә юк иде. Ә иң беренче чиратта, ул – ир хатыны.

Илгиз Нурулловичның үзгәрүен, Вәсилә янында бөтерелүен аны өч елдан артык яратып йөргән шәфкать туташы Фирая сизми калмады, әлбәттә. Ул Вәсилә белән коры гына сөйләште, уколларны да юри авырттырып кадады. Ә беркөнне бөтенләй дорфа кыланды:

– Монда ятып мүкләнә башламадыгызмы әле? Өйдәгеләр сагынып беткәннәрдер үзегезне!

Ун көн хастаханәдә яткан Вәсилә үзе дә кайту турында уйлана башлаган иде инде. Үткен кызның сүзләре пәке кебек үткер булса да, җавап биреп тормады. Нибары икенче якка борылды да диварның бер ноктасына карап ята бирде. Башка берәү булса, чәчрәп чыгар, тавыш куптарыр, кызны үз урынына утыртырга тырышыр иде. Тик Вәсилә түгел. Аның кайгыдан каешланган йөрәгенә сүзләр пәкесе сызык та сыза алмады бугай.

Икенче көнне иртән хатын беркемне кисәтеп тормыйча өенә кайтып китте. Юк, Фирая әйткән аркасында түгел. Ул үзе дә кайтырга җыенган иде. Бары тик ул сүзләр аның аякларына көч өстәп җибәрде. Илгиз Нуруллович белән хушлашып тормады... чөнки үзенең дә күңелендә ниндидер хисләр бөреләнеп килгәнен сизде. Алар яфрак ярганчы һәм сагыштан җәй уртасында саргаеп коелганчы китәргә кирәк иде.
    
Фатир ишеген куркып кына ачкан Вәсилә ишек төбендә таныш түгел аяк киемен күрде. Ул хатын-кызныкы иде. Йөрәгенә йөгергән шомны, бәлки берәр туганыбыз килгәндер, дигән уй белән куарга тырышты. Ире янында йоклап яткан сары чәчле хатынны күреп, Вәсилә өнсез калды. Чыгып киткәндә эләктереп өлгергән сумкасы шап итеп идәнгә барып төшкәнен сизмичә дә калды. Тавышка йоклап яткан ир дә, хатын да уяндылар. Сары чәч куркуыннан ялт итеп торып утырды һәм юрган белән төренде.

Хыянәттә тотылган Хәким тезләнеп гафу сорар, үзен чуп-чуп үбәр дип уйлады Вәсилә. Әмма ир давыл кебек күтәрелеп, йодрыгын төйнәп, аңа таба килә башлагач, өметләре чәлпәрәмә килде.

– Нәрсә бәбәкләреңне акайтып торасың монда? Ничә көннәр кайтмыйча сөйрәлеп йөргән җиреңә олак! Күземә бүтән күренәсе булма!

Вәсилә кулыннан шуып төшкән сумканы гына эләктерде дә, гарьлегеннән атылып чыккан күз яшьләренә, үпкә хисенә буылып, фатирдан чыгып китте. Биш ел буе тир түгеп тапкан уртак малның берсен дә үзе белән алмады. Хәтта сыңар кашык та. Урамдагы утыргычтан караңгылана башлагач кына торды. Барыр җире булмагач, эшендә кунарга ниятләде. Ул бер кафеда аш-су остасы булып эшли иде.
    
Иртә таңнан эшкә килгән кафе җитәкчесе Хәлил утыргычны кушып йоклап яткан Вәсиләне күреп бик аптырады. Вәсилә үзенә төбәлгән карашны сизепме уянды һәм тизрәк торып басты. Исәнләшергә дә онытып, сүзен башлады:
  

 – Гафу итегез, Хәлил Ибраһимович. Бу хәл бүтән кабатланмас.
 – Вәсилә, син монда юктан гына кунмагансың бит инде, нәрсә булды?
 – Мин... ни... мине ирем өйдән куып чыгарды, – дип, хатын дәрескә әзерләнмичә килгән укучыдай башын аска иде һәм кызарып чыкты.

Хәлил Ибраһимович таләпчән җитәкче булса да, ярдәмчел кеше. Кеше яшәми торган өстәмә фатиры барлыгын әйтте, шунда яшәп торырга тәкъдим итте. Вәсилә үз хәленнән, җитәкченең ярдәменнән уңайсызланса да, ризалашмый чарасы юк иде.
    

– Мин сезгә, һичшиксез, акча түләрмен!
– Ярар, анысы өчен борчылма.

Вәсилә ял көннәрендә дә эшкә чыкты. Бер яктан, тормышны яңа баштан башларга акча кирәк булса, икенче яктан, япь-яшь башына ишелеп төшкән кайгы-хәсрәтләрдән сынып төшмәс өчен эшләде дә эшләде ул.

Вәсилә кечкенәдән шәфкать туташы булырга хыялланса да, никтер ул белгечлеккә укырга кермәде. Тормышында булган вакыйгалар аның хыялын күңел төпкеленнән казып чыгарды. Кешеләргә ярдәм итү, авыруларны савыктыруга үз өлешен кертүне изге бурычы дип санады. Эштән соң төн уртасына, ә кайвакыт таңга кадәр имтиханнарга әзерләнде. Уку йортына керүчеләр исемлегендә үз фамилиясен дә күргәч, кечкенә кыздай бер урында сикергәләп, кулларын чәбәкләде.

Көннәр аккан судай үтә торды. Вәсилә кафе хуҗасы фатирыннан чыгып, уку йорты тулай торагында яшәде. Эшен, Хәлил Ибраһимович белән килештереп, дәресләренә яраклаштырды.

Вәсилә укуын тәмамлагач, кафедан китте һәм шәһәр кырыендагы хастаханәгә эшкә урнашты. Бер атна тирәсе эшләгәннән соң, таныш та, шул ук вакытта биредә моңарчы ишетелмәгән тавыш аңа эндәште:
    

– Вәсилә!..
Хатын, барган җиреннән туктап, артына борылды. Аны таныш, назлы коңгырт күзләр һәм елмайган иреннәр каршы алды. Әйе, бу аның төпсез карашы иде...
– Илгиз Нуруллович? Сез монда нишлисез?
– Шушы ук сорауны минем дә бирәсем килә.
– Менә эшкә урнаштым, – диде Вәсилә ак халатын сыпырып. – Сез монда берәр йомыш беләнме?
– Мин бер ел элек бу хастаханәгә күчендем. Әле отпускта идем. Ял иткәннән соң бүген беренче эш көнем.
    

Икесе дә тынып калдылар. Илгизнең күзләрендә сагыну да, күрешү шатлыгы да, сагыш та бар иде.
 

– Вәсилә, сорауларың туса, рәхәтләнеп мөрәҗәгать итә аласың. Мин әнә теге бүлмәдә, – дип, борылып уң яктагы беренче ишеккә таба күрсәтте табиб.
– Рәхмәт, Илгиз Нуруллович.
– Илгиз генә дип әйт әле миңа, «сез» түгел, «син» диген. Икәү түгел лә мин.
    

Вәсилә соңгы сүзләрдән көлеп куйды.
– Тырышырмын, Илгиз Ну... Илгиз, – дип оялчан гына елмайды һәм керфек арасыннан гына күз сирпеде.
    

Төшке ашта алар бер вакытка туры килделәр. Алдан сөйләшенеп куйган кебек, чөнки башка беркем дә чәй эчү бүлмәсенә кермәгән иде.

– Вәсилә, беләсеңме, – дип сүз башлады Илгиз чәй ясый-ясый. – Мин бит синең кинәт кенә юкка чыгуыңны бик авыр кабул иттем. Һәр палатаның ишеген ачып, хастахәнәнең өч катын да йөреп чыктым. Саубуллашмый да китеп бардың... Ә вакытында күңелемдәгене ачып салырга кыюлыгым җитмәде. Яралы йөрәгеңне тагын да ныграк яралаудан курыктым. Урамда син дип уйлаган кызларны очрата идем дә, ярты секундтан ялгыш күрүемне аңлап кәфем төшә иде. Күрешми торган елларда тавышың, күзләрең, йомшак кулың җитмәде. Күпме хатлар язылды. Алар, әлбәттә, сиңа җибәрелмәде. Аларны мин бары хыялымда синең белән сөйләшү, күңелемне бушату өчен генә яздым. Ә ертырга кул җитмәде.

– Ә хәзер син өйләнгән, – диде Вәсилә аның балдагына карап.
    

Илгиз зур гаебе бар кеше сыман иңнәрен салындырды, идәнгә карап утыра башлады.

– Синең үз юлың, минеке – үземнеке икәнлеген аңлагач, синеке төсле соры күзле кызга өйләндем. Юк, нәрсә сөйлим! Алар берничек тә синеке төсле була алмый! – Бу мизгелдә Илгизнең карашы кояш нурларыннан җылырак, саба җиленнән назлырак иде. Ул каршында Вәсиләнең кулларын үзенекенә салды.
– Илгиз, син өйләнгән! – Вәсилә күзләренә тулган яшьләрне күреп алуыннан куркып чыгып йөгерде. Аның бу мизгелдә йөрәге читлек эченнән чыгарга талпынган кошны хәтерләтте.
    

Вәсиләгә Илгиз белән бер хастаханәдә эшләү зур сынауга әйләнде. Бер яктан, ул, аны күргәч, тулган айдай балкыса, икенче яктан, шул ук мизгелдә кырау суккан гөлдәй шиңеп төшә иде. Аның җанын ярату хисе һәм бергә була алмау ачысы телгәләде.
    

Бер ай чамасы ике ут арасында яшәгәннән соң, Вәсилә, үз-үзеннән качарга теләп, Ташкентка әнисенең сеңлесе янына китәргә карар кылды. Аның күңелендә һаман бер җыр бөтерелде:
– «Туеп кем дә китә ала, 
Яратып китеп кара...»

Әйе, ул үзенең тормышына ташкын булып килеп кергән сөю хисеннән, сагышлы һәм ярату тулы күзләрдән качып китеп бара... 
Аэропортта сумкасыннан билетын күпме генә эзләсә дә, таба алмады. Аптырагач, бар булган әйберен утыргычка бушатты.

– Моны эзләмисеңме?
    

Вәсилә таныш тавышны ишетеп, күтәрелеп карады. Аның каршысында самолет билеты тоткан Илгиз басып тора иде.

– Тагын мине калдырып китмәкче булдыңмы? Билетың эш өстәлендә калган иде.

Вәсилә нәрсә әйтергә дә белми торды. Аннары билетны алып, рәхмәтен әйтеп тиз генә китмәкче иде, Илгиз кулыннан эләктереп туктатты. Вәсилә упкын төсле күзләрдән карашын ала алмый торды. Аның яңаклары буйлап кайнар яшь бөртекләре тәгәрәп төште.
    

– Миңа да билет алыйк инде. Бүтән сине үзеңне генә җибәрәсем килми, – диде Илгиз бармак очы белән Вәсиләнең битендәге яшь бөртеген сөртеп.

– Ә хатының?

– Хатын бала көтә. Әмма миннән түгел икән. Элек йөргән егетеннән. Кичә әйберләрен җыеп чыгып китте. Ярый, бәхетле булсыннар! Ә минем бәхетем үзем янымда! Моннан ары миннән качасы булма, былбылым...

Дания Нәгыйм

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев