Логотип Идель
Яңалыклар

МИЛЛИ КОСТЮМ КӨНЕ: кайда? кайчан?

«Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале кунакларын халык кәсепләре эшләнмәләре күргәзмәсе, кулинария буенча мастер-класслар, шулай ук концерт көтә.

5 сентябрьдә Казанның Иске Татар бистәсендә Милли костюм көне билгеләп үтеләчәк.

«Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале кунакларын халык кәсепләре эшләнмәләре күргәзмәсе, кулинария буенча мастер-класслар, шулай ук концерт көтә.

Сәүдәгәр Муллин утары ишегалдында (Каюм Насыйри ур., 38) урнашкан Татарстан һәм Идел буеннан Казанга килгән осталарның халык кәсепләре һәм һөнәрчелек эшләнмәләре күргәзмәсе ачылачак. Шунда ук утын мичендә удмурт ризыгын пешерү буенча мастер-класслар узачак. Моннан тыш, биредә милли ашларны татып карарга мөмкин.

Кече сәхнә мода күрсәтү өчен биреләчәк - монда модельерлардан этно-стильдә дефиле узачак, шулай ук коуч-сессия, дискуссияләр, модалы күзәтүләр, Казан, Чабаксар, Йошкар-Ола һәм Ижау модельерлары белән аралашу көтелә. 

Фестивальнең төп сәхнәсендә Татарстан халыклары вәкилләре һәм күрше төбәкләрдән килгән этно-фолк башкаручылар катнашында концерт узачак. Бәйрәмнең хедлайнерлары булып ТР атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина һәм «Репа» Мәскәү фолк-төркеме торачак.

Бәйрәм 14.00 сәгатьтә башлана.

Шулай ук укыгыз:

Миллилек һәм мода: алар бер-берсенә ник кирәк?

Таш карурман арасындагы миллилек

Мода дия күрмәгез

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев