Логотип Идель
Яңалыклар

"Таян Аллаһка" бәйгесенә йомгак ясалды

Бүген Россия ислам институтында “XI Якупов укулары” узды. Чара барышында «Таян Аллаһка» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да оештырылды.

Бүген Россия ислам институтында  “XI Якупов укулары” узды. Чара барышында «Таян Аллаһка» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү  тантанасы да оештырылды. 

Исегезгә төшереп узабыз, “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен оештырудв “Идел”журналы да актив катнаша. Проектка нигез 2010 елда Вәлиулла Якупов тарафыннан салынган иде. Бәйгене Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм “Идел” журналы белән берлектә татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уза.

 

«Идел» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова белдерүенчә, быелгы конкурсының географиясе шактый киң булган. Хәтта күрше республикалардан һәваскәр каләм тибрәтүчеләр (10 яшьтән 45 яшькәчә) үз иҗатларын жюри карамагына җибәргән. 

Конкурсның быелгы яңалыгы - әсәрләр Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына нисбәтле булуында. 

Конкурс эшләре өч номинациядә бәяләнде:
МАХСУС БҮЛӘК - Юсупова Рәмзия Рәүф кызы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре)

ШИГЪРИЯТ: 

1 урын - Галиева Гөләндәм Исрафил кызы (Татарстан Республикасы, Түбән Кама шәһәре)

2 урын - Халикова Нурфия Райнур кызы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре)

3 урын - Хәйруллина Гөлназ Әхәт кызы һәм Гаязова Нурия Тәлгать кызы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре)

ЧӘЧМӘ ӘСӘР: 

1 урын - Фәнис Низамов-Думави (Татарстан Республикасы, Аксубай районы)

2 урын - Галиева Райлә Муллаян кызы (Татарстан Республикасы, Әтнә районы)

3 урын - Мәссарова Гөлназ Җәүдәт кызы (Татарстан Республикасы, Чирмешән районы)

ПУБЛИЦИСТИКА

1 урын - Фәттахова Лилия Тәлгать кызы (Татарстан Республикасы, Лаеш районы)

2 урын - Курманова Илүзә Фирдәүс кызы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре)

Иң яхшы әсәрләр белән “Идел” журналының ноябрь санында  танышырга мөмкин булачак. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев