Логотип Идель
Шәхесләр

Язучы Шаһинур Мостафин вафат...

Хушлашу бүген Казанның 7нче хастаханәсендә була. Мәрхүмне туган авылында - Мамадыш районы Арташ авылында җирләячәкләр.

    Бүген иртәнге сәгать 5 тә, озакка сузылган каты авырудан соң, күренекле язучы, эзтабар Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин вафат булды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат үзәге хәбәр итте.

     Хушлашу бүген Казанның 7нче хастаханәсендә була. Мәрхүмне туган авылында - Мамадыш районы Арташ авылында җирләячәкләр.   

Белешмә: Шаһинур Мостафин - шагыйрь, прозаик, публицист, журналист. 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999). 1992—1999 елларда Шаһинур Мостафин "Казан утлары" журналында мөхәррир, бүлек мөдире булып эшләде.

Сайтыбызда чыккан берничә язмасы:

ГАЗИНУР БАТЫР

Заһир батыр истәлеге

Партизан Морат

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев