24 август 2022 яңалыклары
-
24 августа 2022 - 15:28
Саба районы дөньякүләм #ӘДӘБИСАБАНТУЕ тантанасын кабул итә
Әдәби Сабан туе программасында #әдәбимарафон һәм #авылымгүзәллеге финалистларын бүләкләү, Белем радиосы ачылу тантанасы, әдәби көрәш, милли уеннар, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар һәм автограф-сессияләр, күргәзмәләр, “Миллион татар” журналының презентациясе һ.б. бик күп кызыклы чаралар үткәрү планлаштырылган. -
24 августа 2022 - 13:47
Шәһәр яшьләре & татар мәдәнияте
Күпләр башкалага тартылганда, ул туган шәһәрендә калып, анда берсеннән-берсе кызыклы һәм масштаблы проектлар белән шөгыльләнә. URBANTATAR шәһәр яшьләре берләшмәсе, шушы исемдәге радио, «Кыскасы» әдәби лабораториясе һәм тагын бик күп проектлар авторы, Казандагы Кабан күле буендагы чараларның быелгы кураторы Гүзәл Әхмәтгәрәй – шәһәрдә милли мохит тудыручы яшьләрнең берсе. -
24 августа 2022 - 13:40
Яхшы шигырь язуның серләрен "СЛЭМ" фестивалендә ачалар
27 нче августта «Черек күл» паркында «Слэм» бөтенроссия заманча шигърият фестивалендә лекторий һәм блэкаут-сессия оештырылачак. -
24 августа 2022 - 11:44
Банклар мошенникларга күчерелгән акчаларны хуҗаларына кире кайтарырмы?
Үзәк банк Россия банкларына мошенникларга күчерелгән акчаны хуҗасына 30 көн эчендә кире кайтару бурычын йөкләргә ниятли. Чит илгә юлланган акчаны кайтару вакыты исә ике айдан артмаска тиеш. -
24 августа 2022 - 09:56
Татар китабы йортында Иртәнге алмалы чәй
Июль һәм август айларында Шәриф Камал яшәгән йорт иртәләрен дә, кичләрен дә музей кунаклары өчен кызыклы программалар тәкъдим итте. -
24 августа 2022 - 09:45
Глобаль җылыну сәбәпле, гасыр ахырына «еврокышлар» киләчәк
Климатның глобаль җылынуы аркасында җәйге чор акрынлап озыная, ә кышкы чор кыскара бара. Әгәр тенденция үзгәрмәсә, гасыр азагына Казанда кышлар 5-7 градуска җылырак булачак. -
24 августа 2022 - 09:22
«Наше время - Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты - Республика көнендә
«Наше время-Безнең заман» фестиваленең иң яхшы чыгышларын 30 августта Казанда тәкъдим итәчәкләр. Бәйрәм концерты Камал театры каршындагы мәйданда 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр узачак. -
24 августа 2022 - 09:09
"Милли кием" фестивале: Милли мода, «Татар хатын-кызы дөньясы» һәм фэшн-уку
30 нчы августта, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә, Түбән Кабан күле яр буенда «Милли кием» фестивале узачак. Казанлылар бәйрәмгә милли яки милли төсмерләрне чагылдарган киемнәрдә килә ала, аларга чулпы һәм билбау бүләк итәчәкләр.