15 сентябрь 2022 яңалыклары
-
15 сентября 2022 - 16:12
Диния нәзарәтенә 30 ел тулды
Татарларда Коръән бастыру традицияләрен торгызу, Россиядә Коръәннең мәгънәсен дөрес аңлау максатыннан заманча фундаменталь база төзү һәм Коръәнне бастыру буенча эксперт буларак ислам дөньясында югары абруй казану – Татарстан мөфтияте үзенең 30 еллыгын менә шундый казанышлар белән каршылый. -
15 сентября 2022 - 11:57
Татарстанда уртача хезмәт хакы 50 мең сум тәшкил итә
Татарстанда уртача хезмәт хакы 2022 елның гыйнвар-июнь айларында 50 065 сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте. -
15 сентября 2022 - 10:13
Ярлылык дәрәҗәсе буенча Татарстан Россиянең башка субъектлары арасында бишенче урында
Татарстанда узган ел нәтиҗәләре буенча ярлылык дәрәҗәсе 6,2 процент тәшкил итә, ә гомумроссия күрсәткече – 11 процент. Бу күрсәткеч буенча республика ил субъектлары арасында 5нче урынны алып тора. -
15 сентября 2022 - 09:33
«Мәдәни чәршәмбе» проектында 25 мең кеше катнашкан
Казанның «Мәдәни чәршәмбе» проекты чаралары сериясендә 25 мең кеше булган. Җәй дәвамында «Черек күл» паркында һәм «Әкият» курчак театры янындагы скверда 12 тематик вакыйга – татар һәм джинс мәдәнияте кичәләре, квиз, игезәкләр бәйрәме, джаз һәм рок кичәләре, бию мастер-класслары һ.б. узды. -
15 сентября 2022 - 09:28
Күңел» радиосының 25 еллык концертында Дәниф Шәрәфетдинов җырлаячак
Концертта Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Эльвира Хәйруллина, Рөстәм Закиров, Гөлдания Хәйруллина, Сәгыйть Гыйбашев, Асаф Вәлиев, Асылъяр һ.б. башкаруында популяр хитларны ишетергә мөмкин булачак.