Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Әдәбият

Гөнаһлы мәхәббәт (повесть) бишенче бүлек

Үткәннәрне кире кайтару мөмкин түгел, хаталарны төзәтеп булмый. Гомерләр алда: язмышка буйсынып яшәргә генә кала...

Бишенче бүлек

Сәрия, бала тапкач, тагын да чибәрләнде, ныгыды. Оста хуҗабикәгә әверелде, өй эшләрен, бала тәрбияләү үзенчәлекләрен тиз үзләштерде. Малай да сәламәт, матур гына үсеп килә. Ят урында яңа дуслар табып, үзе кебек яшь әниләр белән бергә бала арбасы этеп, саф һавада йөрделәр, чиратлашып кибетләргә йөгерделәр һәм башка мәсьәләләрне хәл иттеләр. Укуын да ташларга исәбе юк иде аның, читтән торып уку бүлегенә гаризалар тапшырды.

Әнисенең көтмәгәндә авырып китүе генә борчыды Сәрияне. Үзе шалтратырга кыймаса да, Әлфиядән хәлен гел сорап торды.

Фәргатьнең дә эше уңай барды. Яңа эшендә сынатмады, җитәкчелек белән дә мөнәсәбәтләре яхшы. Бәлки, шуңадыр, аны еш кына җаваплы рейсларга җибәрә башладылар. Хезмәт хакы әйбәт, премиясе дә бар. Яңа ел бәйрәмнәренә яңа машиналар көтелә иде, бәлки аның берсен Фәргатькә тапшырырлар. Тормыш тыныч кына һәм бертөрле акты да акты. Ир башыннан үткән вакыйгаларны хәтерендә актарып вакыт-вакыт уйланды, үзе өчен ниндидер нәтиҗәләр ясарга тырышты. Саниягә өйләнү дә, уртак балаларының тууы да аның өчен ничектер сизелмичә үтте. Ә менә Сәрияне ул үзе үстерде, балачактан ук яратты. Мондый бәхеттән ничек баш тартырга мөмкин иде соң? Сәриянең Фәргатькә тартылуын күрде ләбаса! Ни өчен алар бу хатаны ясадылар? Ә бит ул Саниягә бернинди вәгъдә бирмәде. Туй тантанасына әверелгән туган көн... Бу алдан уйланылган ният булмады микән? ...Шул рәвешле фикерләп, Фәргать үзен һич гаепле санамады. Ничек булган, шулай булган, хәзер бернәрсә дә үзгәртә алмыйсың, вакыт үзе күрсәтер, нәрсә эшлисең инде?

Яңа ел алдыннан мәктәптә бергә укыган сыйныфташыннан әнисенең операциягә керергә җыенуы турында хәбәр алды Сәрия. Нишләргә? Операция ничек үтәр? Тәлгать кем белән калыр? Дәваханәдә ул кем белән булыр? Шундый сораулар аңа тынгы бирмәде, кәефен төшерде. Тормыш дигәнең һаман катлаулана гына бара. Әллә әнисе янына барып, барысы өчен дә гафу сораргамы? Әнисенә дә, аңа да күпме интегергә, түзәргә мөмкин? Кичен бу хакта ул иренә сүз какты.

- Фәргать, җитди сүз бар. Хәзер улымны гына яткырам да, яме?

Алар Саниянең авыруы, Тәлгать белән әнисенә ярдәм итү турында бик озак, җентекләп сөйләштеләр. Бу уңайдан фикерләре уртак иде. Фәргать эшеннән ике атнага ял сорап гариза язарга булды, шул арада ул бала белән утырыр, ә Сәрия әнисе белән күрешер, дип килештеләр.

Сәрия поселокка килеп җиткәндә, караңгы төшә башлаган иде. Автобустан чыгып, кичке урамнардан атлаганда берәү дә күтәрелеп карамаска тырышты ул. Үсмер еллары үткән йорты каршында тирән уйларга чумып, байтак басып торды. Калтыранган куллары белән ишекне ачып, фатирга керде. Бүлмәләрдә ниндидер серле тынлык, бары тик аш бүлмәсендә генә ут яна. Сәрия сумкаларын куеп чишенә башлады. Әнисенең алгы бүлмәдән чыгып янына килеп басуын сизми дә калды. Күрүе булды, күз яшьләренә буылып, әнисен кочып та алды.

- Әни, барсы өчен дә гафу ит! Мин башкача болай яши алмыйм...

Ана белән кыз ишек катында кочаклашып сүзсез генә шактый басып тордылар. Әйтәсе килгән гаепләү сүзләре күз яшенә кушылып акты. Җан сафланырга тырышып, гөнаһларны юарга омтылды...

Әнисенең сәламәтлеге чынлап та мактанырлык түгел иде. “Әни операциягә кергәч, Тәлгатьне, мөгаен үзем белән алырмын”, - дип уйлады Сәрия. Энекәше дә тиз ияләште үзенә. Сания, кызы Сәриягә һәм өй эчендә йөгереп йөргән Тәлгатькә карап, соклануын яшермәде: 

- Менә, безнең урамга да кояш елмайды, өебез дә яктырды, - дип шаяртты.

Операция вакытында Тәлгатьне үзләренә алып китүенә каршы чыкмады әнисе:

- Ярар, ничек яхшы дип уйлыйсың, шулай эшлә, - дип кенә килеште.

Реклама

Кызын озаткач, авыр уйларына тагын да тирәнрәк чумып, зур фатирда ялгызы гына калды Сания. Кызы белән серләшкәндә иң әһәмиятле сүзен әйтмичә калганга, йөрәге сызлады. Ниндидер эчке тавыш кисәтте кисәтүен. Ярар, хәерле булсын!

Сәрия исә өенә ашыкты. Фәргать аны автобус ишеге алдында ук каршы алды. Бер-берсен бик сагынышканнар иде күрәсең, тирә-яктагыларга игътибар итмичә, кочаклашып үбештеләр. Башка нинди генә авыр уйлар килсә дә, мәхәббәт үз эшен эшли шул.

Вакыт тиз үтте - Фәргать тә ерак арадагы рейсларга йөри башлады, хезмәт хакы да сизелерлек артты. Сәрия әлегә улы белән өйдә утыра, бала көн саен үзгәрә, матур һәм хәрәкәтчән булып үсә. Менә иртән рейстан кайтырга тиеш, дип ирен көтте яшь хатын. Сөенче дә әзерләде: үтә күренмәле төнге күлмәк сатып алды. Табын корган арада телефоны шалтырады. Сыйныфташы икән.

- Сәрия, әниеңнең хәле начарайды, хастаханәгә алып киттеләр. Тәлгать әлегә бездә... 

Хатын урынында катып калды. Аңына килгәч, Маратны күтәреп, күршеләренә йөгерде. Баланы калдырып, юлга чыгарга иде исәбе. Ул арада Фәргать тә кайтып керде. Хатынының кая китәргә җыенуын белгәч, такси чакыртты. Озаткач та, җаны әрнеп, озак кына урамда басып торды ир. Булган хәлләр һәм әлеге вакыйгаларның нәрсәгә китерүе йөрәген өзгәләде. Тормышы катлаулануын, бик нык буталуын ул яхшы аңлады...

Иртән, сәгать тугызлар тирәсендә телефон шалтырады. Трубканың аргы башында Сәриянең ачыргаланып кычкырган тавышы ишетелә.

- Фәргать, әни... китте... гомере өзелде... Моңа без икәү гаепле, ишетәсеңме, бары тик без генә. Мин үземне моның өчен гомерем буе гафу итмәячәкмен...

Санияне туган авылына җирләделәр. Мәетне юып, кәфенгә төрер алдыннан әнисенә соңгы тапкыр карар өчен Сәрияне чакыртып керделәр. Аның еларлык та, әнисе янында озак басып торырлык хәлеҗ дә юк иде. Ул каядыр китәргә, күз яшьләренә ирек бирергә теләде, әмма бик авырлык белән үзен кулга алып, йөзен юеш кулъяулык белән каплап утырды. Мәетне ишегалдына алып чыктылар, дога укыдылар һәм авыл башындагы зиратка алып киттеләр. Санияне соңгы юлга озатырга килгән кешеләр арасында Сәриянең әтисе дә бар иде, диделәр.

Күрше хатыннары идән юа башлады. Энекәше Тәлгать кенә “Әни кайда?” дигән сымак, аңа карап тора иде.

Әнисенең җидесен үткәргәч, Сәрия юлга җыена башлады. Автобус туктаган һәм кузгалып киткән чакларда йокысыннан уянып әнисен чакырган энекәшен: “Мин монда, әниең монда! Йокла, Тәлгать, йокла, минем акыллым!” - дип юатты. Беркайчан да Тәлгатьне кыерсытмаска, үзенең Мараты белән бергә тәрбияләргә, үстерергә сүз бирде ул. Әнисенә китергән сызланулар өчен Тәлгатькә ярдәм рәвешендә булса да акланырга кирәк. Ә Фәргатькә бернинди аерма да юк, чөнки алар икесе дә аның балалары, уллары.

Атналар, айлар, бер ел үтеп китте. Сәрия әнисенең ел ашын үткәрешеп кайтты. Йөрәк сызланулары гына кимеми. Балаларны йокларга яткыргач, мендәренә капланып елый. Әнисе алдында үзен бик гаепле санау, иң кирәкле сүзләрне әйтеп өлгермәве тынгы бирми аңа. Ләкин сулар кирегә акмый. Үткәннәрне кире кайтару мөмкин түгел, хаталарны төзәтеп булмый. Гомерләр алда: язмышка буйсынып яшәргә генә кала...

Шәфкать Иматдинов

Беренче бүлек            Икенче бүлек              Өченче бүлек                     Дүртенче бүлек
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев